Туган як

Бервакыт шулай, бакчага баргач

Бервакыт шулай, газеталар, радио-телевидение, атна дәвамында диярлек, ниндидер бик алама, тешләве авыр хәлгә дучар итеп, әгәр дә ул тешләгәндә аракы-шәраб ише нәрсә капкан да булсаң, тешләү нәтиҗәсе үлем белән тәмамлану мөмкинлеге булган бөҗәк барлыкка килү турында хәбәр таратты. Бу бөҗәкләр сулыкларга якын булган урман-куаклыкларда яши икән. Шәһәребезнең биолог укытучысы, хәтта...

Бервакыт шулай, газеталар, радио-телевидение, атна дәвамында диярлек, ниндидер бик алама, тешләве авыр хәлгә дучар итеп, әгәр дә ул тешләгәндә аракы-шәраб ише нәрсә капкан да булсаң, тешләү нәтиҗәсе үлем белән тәмамлану мөмкинлеге булган бөҗәк барлыкка килү турында хәбәр таратты. Бу бөҗәкләр сулыкларга якын булган урман-куаклыкларда яши икән. Шәһәребезнең биолог укытучысы, хәтта Кама буена урнашкан безнең бакчачылык ширкәтендә дә күргән, имеш...

Уйларга бирелеп, бакчага килеп җитүемне дә сизми калганмын. Бакчам - бакча гынамы соң! Оҗмахның бер почмагы инде. Кул сузымында гына Иске Кама, Койма артыннан ук юкә урманы башланып китә, ширкәттәшләр белән үзара салым җыеп, җил ярдәмендә су күтәрүче насос булганга, суга да кытлык юк. Эшләргә яратмаганга, хатын да сирәк килеп чыга. Атна арасында, хатыннан ял итеп, чит-ят хатыннар авыз итү мөмкинлеге дә бар. Җиләк вакыты булганга, пока эшкә урнаша алмыйча йөрүче кайнешне кичә генә шушында китереп куйган идем, күренми әле, нишләптер...

Юк-бар эшләремне эшләштереп, өйгә керсәм... Өстәлдә, юылмаган савыт-саба, төрле шешә-банкалар арасында - ятылаш эчелгән аракы шешәсе, ә идәндә - авызыннан күбек килеп ятучы кайнеш... Бар билгеләре, теге бөҗәк тешләп, инде җан тәслим кылырга җыенучыны кешенеке! "Ашыгыч ярдәм" чакырырга уйлаган идем, ләкин, бездәге "Ашыгыч ярдәм"нең, күп чакта, җеназага гына килеп җитүен белгәнгә, кайнешне машинага чыгарып салдым, мөмкин булган тизлектә шәһәргә элдердем. Юлга чыгуга, бер "гаишник" таягын болгап калды, аңа карап тормыйча, яныннан выжлап кына узып киткән идем дә, юлга аркылы "керпе" салып куйганнар булып чыкты. Туктар-туктамас:

- Күрмисезме, салонда үлем хәлендәге кеше ята, тизрәк больницага барып җитәргә кирәк!дип әйтүемә карамастан, хәрәкәт сакчысы, яралы ташбакадан да акрынрак хәрәкәт белән салонга карап алды да:

-Кәкрәйгән бугай инде ул. Моннан бер чакрымда торган инспекторга буйсынмаган, тизлекне арттырган, өзлексез юл сызыгын кискән өчен протокол төзибез,- дип, үз машинасына таба юнәлде. Кайнеш кыймылдап куймаса, тагы ярты сәгать протокол төзеп утырган булыр иде дә, инде үлгән дип исәпләгән кешесенең тере булуын күрү, бу малайда бераз миһербанлылык тойгысы уятты.

- Абзый, мин сезне машинагыз белән җибәрә алмыйм. Юл кагыйдәсен бозуыгыз камераларга төшерелгән. Ишеткән булсагыз, Чистай юлындагы авариядә, машина йөртүченең куркынычсызлык каешын эләктермәгән булуын күрүгә карамастан, штраф салмаган ГИБДД инпекторын гаепләделәр. Бездән кешенең исән калуын түгел, кагыйдәләрнең үтәлүен тәлап итәләр. Хәзер берәр машина туктатам да, шуның белән авыруны алып китәрсез, машинагызны алырга килгәч, протокол төзербез,-дип, бер иномарканы туктатты.

Руль артындагы зәп-зәңгәр күзле, ак чәчле, фәрештәнең үзе кебек чибәр кыз, инспекторның соравына, көзгегә карап, үзенең матурлыгына соклануыннан аерылмыйча гына:

-Утырсыннар,- диюгә, кайнешне арткы урындыкка салып, үзем фәрештә янындагы утыргычка кереп утырдым. Кызкаем, юлга караганда, үз йөзен күрсәтүгә борып куелган көзгегә карый-карый, Фирдәвес Кәбировка караганда да тизрәк җилдерә башлады.

- Матурым, өч мәет була бит хәзр, әзрәк юлга кара инде,- диюемә, артка борылып карады да, авызыннан күбек килеп ятучы кайнешне күреп... һуштан язды. Ярый әле, рульне тотып кала алдым да, машина автомат коробкалы булды. Юлдан төшеп, куак арасында гына тукталсак та, имгәнү-мазар булмады. Ничек кирәк алай, машинадан чыгып, юлга күтәрелүемә, мигалкаларын яндырып, сиреналарын үкертә-үкертә бакчаларга таба "ашыгыч медицина ярдәме" машинасы узып китте. Кулларымны болгап, күпме генә басып торсам да, ялгышып та берсе дә туктамый. Бер үземә ике авыру кеше бит. Юл буена алып чыксам, авыруларны күреп туктамаслармы ичмасам, дигән уй белән, куак арасына кереп, теге "фәрештә"не алып чыгарга маташканда, кемдер сыртыма ни беләндер терәп:

-Ирен үтереп, хатынын көчләргә булдыңмы?- дигәч, чак кына тәһарәтемне югалтмадым. Борылып карыйм дигәндә, чигәмә суктылар, һуштан язганмын, ни булганын хәтерләмим...

Аңыма килгәндә, больница палатасында идем. Хатыным-күгәрченем янымда утыра. Баксаң, кайнешне бер нинди корт та чакмаган, бөҗәк тә тешләмәгән икән. Алдагы көндә, хатыным-күз нурым, иссез-төссез үтә-күренмәле кул юу перепараты алып, бакчага илтеп куйган булган. Кайнеш, шушындый кызу көнне, борыныннан гына ярты шешә аракыны каплап куйган да, су дип белеп кул юу өчен алынган шул сыек сабын белән бастырыклаган. Күрәсең, сабын белән аракы, яхшы ук башына киткәнгә, йокыга талган, ә сабын, күбекләнеп авызыннан чыга башлаган. Ә минем чигәгә утыртуга килгәндә, полициянең махсус отряды, кемдер биргән сигнал буенча, урманда, куаклар арасында мәхәббәт белән шөгыльләнүчеләргә каршы ауга чыккан булган икән...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: