Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Берсеннән-берсе уздырган

Шулай бервакыт, кибет киштәләре буш заманнарда, Мансур хатыны белән бер «ярты» юнәтәләр дә, алып кайтып, «стенка»ның иң күренә торган урынына куялар. Кунаклар килсә, әзер торсын, янәсе. Хатыны тынычлап эшкә йөри. Ә теге «ярты», күз алдында торгач, өйгә кайткан саен Мансурның күңелен кытыклап тора. Бер көн кытыклый, ике көн, бер атна, ун көн... Мансур түзеп тора-тора да, түземлеге беткәч, «ярты»ны ипләп кенә ачып, икенче шешәгә бушата һәм тегесенә су тутырып, ябып та куя. Әкренләп-әкренләп йоткалап йөри бу моны...

Көннәрдән-беркөнне парлап туганнары килеп төшә. Табын янына утыралар. Хатынының исенә төшеп, чыгармаса ярар иде дип, Мансур эчтән генә бөтен белгәннәрен укып бетерә. Тик ярдәме тими. Хатыны, үзе андый әйбер белән шаярмаса да, шешәне өстәлгә чыгарып та куйган.
Мансур бичара, нишләсен:
– Әйдә айнык баштан, сер итеп кенә бер нәрсә әйтим әле, – дип, ир кунагын балконга чакырган да хәлне бәйнә-бәйнә сөйләп биргән. 
Кунак ир дә Мансурның хәленә кереп, хатын-кызларга белдертмәскә сүз куешканнар. Утыралар икән мактый-мактый «салып». Вакыт-вакыт, ышандыру өчен:
– Градусы шәп моның... бигрәк хәтәр нәрсә бу... башка китте... ш-ә-ә-п! – дип сөйләнгәлиләр. 
Әзрәк саф һава сулап керик дип, балконга чыкканнар. Кунагы Мансурны да уздырып җибәргән – исереккә сабышкан. Хәтта Мансурга, аны балконнан күтәреп алып кереп, урынга салырга туры килгән.  
Кыен хәлдән шулай җиңел генә котылганга, Мансурның күңеле булган, әлбәттә.
Икенче көнне бик җылы саубуллашканнар. Ир кунагы, Мансурны үзе кебек «сыйларга» сүз биреп, кайтып киткән...  
Сүзендә торган. Әллә инде Мансур сыман бик кытыкланган вакыты туры килгән? Кунакка баргач бик нык «сыйлага-а-н». Мансур да, үз чиратында, «аракы»ны бик мактага-а-н. Алып керә алмаслар, шунда гына йоклатырлар, дип куркып, балконда егылмаган егылуын... 
Кайтып киткән чагында: «Бик зәһәр булды бу, исе киләдер», – дип, руль артына утырмаска да маташкан. Хатын-кызларның исни-исни җаннары чыккан. Әле машинасын калдырып, автобус белән кайтып китәргә дип тәкъдим дә ясаган булган. Хатыны бик ялынганга гына, хәленә кереп, машинасына утырган.
Мирзанур ШӘЙМОРЗИН.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев