Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Бер тиенлек бурыч

Почтальон кыз «заказной» хат китереп бирде. Бер җирдән дә хәбәр көтмәгәнлектән, аны җентекләп карап чыктым. Дөрес килгән, салым инспекциясеннән икән. Конверт эченнән бөкләнгән ике бит кәгазь килеп чыкты. Беренчесендә салым хезмәтенә бурычым булуы турында язылган. Куркытырга да онытмаганнар: янәсе, бурычымны түләмәсәм суд приставлары аша эзләтеп алачаклар икән. Ә икенче биттә...

Почтальон кыз «заказной» хат китереп бирде. Бер җирдән дә хәбәр көтмәгәнлектән, аны җентекләп карап чыктым. Дөрес килгән, салым инспекциясеннән икән. Конверт эченнән бөкләнгән ике бит кәгазь килеп чыкты. Беренчесендә салым хезмәтенә бурычым булуы турында язылган. Куркытырга да онытмаганнар: янәсе, бурычымны түләмәсәм суд приставлары аша эзләтеп алачаклар икән. Ә икенче биттә бурычның күләме язылган - 1 тиен. Түләмимме соң, түлим, әлбәттә. Миңа 1 тиен булса, ил күләмендә тагын күпме кеше бурычлыдыр?! Бу бит илнең экономикасын какшата, күпме юллар салынмыйча кала, йортлар төзелми һ.б.
Каяндыр 1 тиен акча табып алдым да, салым инспекциясенә киттем. Барганда 18әр сум түләп ике автобуска утырырга туры килде. Инспекциядә ярты сәгатьләп чират торганнан соң, инде чиратым җиткән иде, касса тәрәзәчеге ябылды, «Обед» дигән язу элделәр.
Кәгазьләр кулда, басып торам касса каршында. Читкә китсәң, чиратны башкалар алачак. 1 тиенемне кабат барлыйм дип кесәмә тыгылсам, акчадан җилләр искән. Төшеп калгандыр инде.
Обед узгач, тәрәзәдән кәгазьләремне һәм бер сум акча суздым. Кассир кыз: «Мы деньги не принимаем, идите в банк», - диде. Автобуска 18 сум түләп, банкка киттем. Анда ярты сәгатьтән артык чират көткәч, кассир хатынга кәгазьләремне һәм 1 сум акчамны суздым. Теге аларны әйләндереп-әйләндереп карады да, «В одну копейку операцию не проводим, ждите когда пени вырастут до рубля», - диде. «Менә бит бер сумым бар», - дисәм дә: «Тут написано, одна копейка» дип, кәгазьгә бармагы белән төртеп күрсәтте. Хәтерем чуалды, ничә елдан 1 сумга туласы икән соң ул пеня дигәннәре? Банкка килгәндәгечә, тагын 18 сум түләп өйгә кайттым. Пеняның ничә елдан соң 1 сумга туласын өйдә дә чутлап чыгара алмадым. Нәрсәгә соң башны катырыйм, көне килеп җиткәч, хәбәр итәрләр, дидем...
Менә ел да тәмамланды, яңа елның беренче кварталы да узды. Бервакыт өйгә суд приставлары килеп керде. Алар, «налоговый»га бурычым булганлыктан, суд карары нигезендә, мөлкәтемә опись язачаклар икән. «Күпме соң бурычым?» дип сораган идем, «Нас сумма не интересует, дело поступило и мы на работе» дип җавап бирделәр. Йорт җиһазларын описька алганда, фотога да төшереп тордылар. Кем әйтмешли, күтемдәге чалбарымны да яздылар. Кесәмдәге 1 сум акчаны белмәделәр, шуңа сөенеп бетә алмыйм. Югыйсә, «Яшереп калдырган өчен» дип, җинаять эше ачарга мөмкиннәр иде. Мин описька кергән әйберләрне кешегә дә биреп тора алмыйм, сата да алмыйм икән. Әле чит илгә дә чыгармаячаклар, ди.
Суд приставлары кисәтү кәгазьләренә кул куйдырдылар да китеп бардылар һәм ярты елдан соң тагын килделәр. Янәсе, описьтагы әйберләр сакланамы икән? Аягымдагы башмагым бик искергәч, яңаны алып кигән идем. Приставларның берсе, фотодагы киемнәрем белән чагыштыргач, моны сизеп алды бит. «Описьтагы башмагыңны кая куйдың», - дип бәйләнде. Алланың рәхмәте, искесен ташламаган булганмын, алып килеп күрсәттем. Иске башмакларымны аягыма кидерттеләр дә, яңасын конфисковать иттеләр. «Нарушение есть», диләр. Әле, өстәвенә, «судебные издержки» дип, 200 сум акча да сорыйлар.
Болар минем 1 тиеннең 1 сумга кадәр үскәнче тора алмаячагымны аңлап, «алай-болай үлеп котылырга чамалама, кабереңнән дә эзләп табарбыз», дип чыгып киттеләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев