Туган як

Бер сарык, ике сарык...

Ашарга утырган Гомәр, кулындагы тавык ботына тешләрен батыруга, яңагы авыртудан сискәнеп китте. Ныклабырак карасалар, өске казналыкның бер теше сынган, икенчесе кителгән булып чыкты. Чәй шупырып утыручы уллары үзенә җәйге спорт велосипеды тәтемәячәген шундук аңлап алды. Әтиләре белән ни булганын сизеп өлгергән кызларына да яңа смартфон алу хыялы белән хушлашырга туры килде. Гомәрнең берничә ел элек теш дәвалап йөргәндә күпме акча тотканын балалары әле бик яхшы хәтерли иде. Ул чакта теш табибына ничә баш мал киткәнен хәләл җефете Филүсә дә бик озак оныта алмый йөрде.

Икенче көнне иртүк Гомәр автобуста утыз чакрым ераклыктагы район бүлнисенә чыгып китте. Авызын ачуга, табиб эшне озакка сузмыйча, аның ике тешен суырып атты һәм моның ничә сумга төшкәнен әйтте. «Бу бит бер сарык бәясе», – дип уфтанып куйды ир, ике сынык тешнең шул тикле торганына шаккатып. Кабинет ишегеннән чыкканда табибның: «Өскә ясалма казналык куйдырсагыз яхшырак булыр», – дигән киңәшен ул тыңлап та тормады. «Адәм көлкесе! Ике тешкә бер сарык китсен әле! Сөйләсәң кеше ышанмас», – дигән уйдан яман ачуы кузгалган Гомәр, акны-караны күрмичә автобус тукталышына йөгерде.
Өенә кайткач, ул беренче эш итеп, авызын зур ачып, озак кына көзгедән карап утырды. Өске казналыкның ике тешен алудан соң зур ярык хасил булуын күреп, кәефе кырылып киткән ир: «Ярар, авызымны йомсам күренмәс әле, ит чәйнәргә калганы да җитәрлек», – дигән булып, үзен-үзе тынычландыргандай итте. Әтиләренең ни кыяфәттә йөргәнен күреп торган өйдәгеләр аның авызына карамаска тырыштылар. Тик көннәр буена өйдә генә утырып булмый, берәр сәбәп белән урамга да чыгарга кирәк.
Беркөнне йомыш белән кибеткә барганда аның тешләре арасындагы ямьсез бушлык барлыгын берничә кеше күреп калды. Бу юлы капканы ябуга аның каршына иң беренче булып: «Нәрсә, районда сугып төшерделәрме, әллә егылгач коелдымы?» – дип, авызын ерган күршесе килеп басты. Кичәге аракысы аңкып торган иргә Гомәр үзе белән ни булганын аңлатуны кирәк дип санамыйча, салмыш Гарәфетдинне уратып узып, үз юлында булды. «Гомәр районнан тешсез кайткан», – дигән гайбәтне ишетеп өлгергән, кибет янындагы хатыннарны күргән ир: «Боларга кызык кирәк, күрми торсыннар әле», – дип уйлап, тәртәсен шундук кирегә борды. Бер уйласаң, урамга чыкмаска да була, әмма кунак-фәләнгә чакырганда нишләргә кирәк? Тавышы шәп булганга Гомәрне мәҗлесләргә еш чакыралар. Анда баргач, тешсез авызыңны ачып, оялмыйча ничек җырлап утырасың ди?! Хәләле Филүсә, читенсенүеннән тора-бара мәҗлесләргә генә түгел, ире белән урамга да чыкмый башлады.
Күпмедер вакыт узуга, Филүсә бу хәлгә түзә алмыйча: «Болай яшәп булмый, бар теш куйдырып кайт», – дип, ирен районга чыгарып җибәрде. Теш табибы ясалма казналыкның күпмегә төшкәнен әйткәч, «сигез сарык бәясе» дигән уйдан Гомәрнең чәчләре үрә торгандай булды. Шулай дөньясын онытып, теш куйдырып йөргәндә, ул туган көне җиткәнен сизми дә калды. Кунакка җыелган туган-тумача: «Безнең кияү маладис, кияү булдыра», – дигән сүзләр белән аны күкләргә чөеп мактап утырганда, табынга тәмле исләр бөркетеп, кыздырылган каз чыгардылар. Сөяк кимерүдән гайрәте чиккән Гомәр, түземлеген җуеп, куркып кына каз ботына үрелде. Шулчакны телеңне йотарлык каз итеннән ләззәтләнүдән туктатып, нидер сынганны аңлаткан үтергеч таныш тавыш ишетелде. Сигез сарык бәясенә төшкән ясалма казналыкның авыз эчендә урталай сынганын бу минутта ир инде аңлап өлгергән иде. Кискен авыртудан күзенә яшь бәреп чыккан Гомәрнең кычкырып җибәрәсе килде, әмма табын артында утырганга, түзде, дәшми чыдады.
Кунаклар таралуга ул бушап калган лапасны карап керергә булды. Теш белән әвәрә килеп йөри торгач, андагы сарыклардан җилләр искән иде. Күп санлы маллардан соң калган бердәнбер бозау, күшәвеннән туктап, «инде нишләтәсез мине» дигәндәй, мөлдерәмә тулы күзләрен хуҗасына текәде һәм моңсу тавыш белән мөгерәп җибәрде...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: