Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

«Белочка» кемнәрнең күзенә күренә?

Энҗе Галиева

Безнең авылда айный алмый, эчеп йөргән кешене «Төмәнгә киткән» диләр. Беренче мәртәбә ишетеп, мин аптыраган идем. Хәзер, аңламаган кешенең үзем башын катырам. Гадәттә, авылга кунакка кайткач, барлык күрше-күләннең, таныш-белешнең хәлләрен сорашып чыгасың бит инде. Бу юлы да, сүз арты сүз чыгып, чират Кадыйр (исемен үзгәрттем билгеле) абыйга җитте.

Апа артык уйлап тормый гына: «Төмәндә әле ул» – дип әйтеп куйды. Мин апаны сораулар белән күмеп ташладым: ничек, кая чыгып киткән, озаккамы? Акча эшләргәме? Эш каян тапкан? һ.б. Өйдәгеләр башта аптырап калды. Аннары бер биш минут чамасы өйләрне селкетеп көлгәннән соң, көчкә тынычланып җавап бирделәр: абзый кеше айный алмый эчеп йөри икән әле. Кызганыч, аның хатыны мин алда сөйләячәк очракны ишетмәгән булгандыр. Югыйсә, ирен бик тиз айныткан булыр иде.

Ә менә Алсу апа, үзе дә сизмичә, ирен бик тиз айныткан. Махсус түгел инде, кыек атып, туры тидергән. Безнең Түбән Камада гына түгел, алар яшәгән шәһәрдә дә паркта яшәүче тиеннәр кулга ияләшкән икән. Алсу эштән кайтканда бер тиеннең аксаклап йөргәнен күреп, чакырып кулына китерә һәм ветеринарга алып бара. Бичара тиеннең аягына шактый зур шырпы кадалган була. Табиб шул шырпыны алып, тиеннең аягын бәйләп җибәрә. Ә Алсу апа кире паркка барырга иренеп, теге тиенне өенә алып кайта.

Эштән соң бераз салып алган, телевизор карап утыручы иренә бу хакта әйтеп тормый. Чөнки иртәгә тагын эшкә барасы, шунда юл уңаеннан калдырып китәрмен» – дип уйлый. Тиенне шыпырт кына кухня өстәле астына тыгып, ышанычлырак булсын өчен кечкенә этләренең муенчагы белән өстәл аягына бәйләп куя да ире янына барып ята. Тик иртәдән эшкә барганчы, караңгылы-яктыда ук иренең әллә нинди ят тавышлар белән үкерүеннән хатын гына түгел, биш катлы шәһәр йортында яшәүчеләр барысы да уянгандыр.

Баксаң, кичтән шактый гына салган ир заты иртән иртүк башы авыртуга чыдый алмый, күзләрен ачса – шкаф башында аңа карап, чып-чын тиен утыра. Бәлки күземә генә күренәдер дип күзләрен ачып-йомып карый – тиен кымшанмый. Бәлки төш күрәмдер дип, үзен чеметә, юк төш түгел, чеметкән җире шактый авырта. Ирләр өчен «Белочка»ның нәрсә аңлатканын исегезгә төшереп тору кирәкме икән? Менә шуңа, куркудан үкерүе булган ирнең. Алсу апа, башта көлә, аннан кичәге булган хәлне сөйләп бирә.

«Күбрәк эчсәң, күзеңә тиен генә түгел, төлке дә күренер әле» – ди. Әллә чыннан да тиен нык куркыткан, әллә вакыты җиткән, Алсу апаның ире хәзер эчүен ташлаган бит, җәмәгать. Тик Алсу апа иренең эчмәвен бик авыр кичерә. Ирләр эчсә, яхшырак икән. Күп белми, күп күрми. «Хәзер бар нәрсә дә ирем кулында. Юкка теге вакытта тиенне өйгә алып кайтканмын» – ди ханым уфтанып.

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев