Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Белмим, нигә яратмыйлар...

Дусларым аз минем. Нигәдер үз итмиләр. Югыйсә, мин шундый шат, шук. Гел шаяртып йөрим, ә алар үпкәли.

Миңа калса, үпкәләрлек берни дә юк. Әле менә берничә көн элек кенә “Ябыгырга булышам” дигән белдерү яздым да, астына хәйран тулы гәүдәле хезмәттәшем телефонын куйдым. Иренмичә, шуны шәһәребезнең бик күп почмакларына элеп тә чыктым. Әй, шалтыраталар теге хатынның телефонына көне буе! Тирләп-пешеп чыкты,  шалтыратучыларга кычкыра ук башлады, тәгаен берничә килограмм югалтты.  Бу белдерүләрне мин элгәнне әйтмәсәм дә була иде дә, әйттем шул, телем авызга сыймый минем. Хәзер, әнә, мине күрмәмешкә салышкан була! Ябыкса, миңа рәхмәт укыр әле үзе дә.

Икенче хезмәттәшемнең ире бик көнчел. Кеше күзе төшмәсен дип, гел модасы чыккан киемнән йөри, бизнгәне дә юк. Аны да тынычлыкта калдырмадым: интернетка аның телефон номерын  “эротик массаж ясыйм” – дип элеп куйдым. Өйләрендә “Сафура бураны” куптымы икән, белмим. Бик йомыкый нәрсә ул, беркайчан да иреннән зарланганы, өйдәге тавыш-гаугаларын сөйләгәне юк. Бер бүлмәдә утырабыз бит инде, әйтсә дә була! Имештер мин күп сөйлим!

Әле узган атнада гына хезмәттәшләрем белән пикникка чыккан идек. Шунда яңа гына эшли башлаган бер кызга: “Кара әле, бу чалбарың синең камыт аягыңа килешеп тора” – дип комплимент ясаган идем, елап кайтып китте. Икенче көнне үк эштән китәргә гариза язган! Әйтерсең, моңа кадәр аягының кәкре икәнен белмәгән дә, күрмәгән!

Шул ук пикникта хатыны көнләшкән ирнең кесәсенә хатын-кыз иннеге салып җибәрдем. Монысы бер көнне мине эштән утыртып кайтмаган өчен. “Хатыным көнләшә” дигән булган иде, вәт кирәген бирсен әле! Икенче көнне күрдем, шактый хәйран эләккән бичарага, битендә тырналган эзе шактый вакыт бетмәде.

Бу шаярулар үземә дә шактый кыммәтткә төшә төшүен. Минем дә ирем бар, ул миңа гел “телеңне тый” дип әйтеп тора. берәр мәҗлескә барасы булса, өч көн алдан нотык укый. Чөнки белә, минем тост гел үзенчәлекле була. Тыярга уйламыйм да, тел сөйләр өчен бирелгән! Мин дә шаяртмасам, кем әйтер сезнең кимчелекләрне. Җенем сөйми күзгә карап, ялган сөйләүчеләрне.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев