Туган як

Бәби көткәндә

Икетуган сеңлем бәби көтә. Инде икенчесе булса да, табиблар кушканны төгәл үти. Хәзер бит бәби көтүче әниләрне кайларда гына йөртмиләр дә, нинди генә анализ бирдертмиләр. Әти буласы кешенең вакыты юк, акча эшләргә кирәк. Минем эшем аз дип, сеңлемне миңа озатып йөрергә туры килә. Аларның тозлы кыяр белән баллы чәй эчкәненә...

Икетуган сеңлем бәби көтә. Инде икенчесе булса да, табиблар кушканны төгәл үти. Хәзер бит бәби көтүче әниләрне кайларда гына йөртмиләр дә, нинди генә анализ бирдертмиләр. Әти буласы кешенең вакыты юк, акча эшләргә кирәк. Минем эшем аз дип, сеңлемне миңа озатып йөрергә туры килә. Аларның тозлы кыяр белән баллы чәй эчкәненә кемдер күнегә, кемдер авызын ачып карап тора. Әйе, беркөнне поликлиникадан кайтышлый, мине юл буендагы кафега керергә кыстады бу. Авырлы хатынның сүзе закон - кердек. Тозлы балык, торт, чәй китертте бу. Торт белән тозлы балыкны бергә «сыптыра» гына, аның ашаганын официантлар видеога төшереп торалар. Мондый хәлне күргәннәре булмаган, ахры, бичараларның.
Табар вакыты җиткәч, сеңлем безгә кунакка килде. Кунакка килүе - тудыру йортына киткәнгә кадәр. Белмәссең, төн уртасында бәбили башласа, аңа кем ярдәм итәр. Чәй эчәргә генә утырган идек, и көлә дә көлә бу. Баксаң, әле кичә генә, бәби тудыру йортына матур булып барасы килеп, иренә «аяк тырнакларын буя әле» дип ялынган. Ә ире «акылдан яздың бугай инде» дип башта хатынын пыр туздырган, аннары йокы бүлмәсенә кереп киткән. Сеңлем елаудан шешенеп беткәндә, ире чыгып баскан моның каршысына. Үзе һаман «ярар, күңелең булсын инде, мә, кара» дип сукрана икән. Сеңлем сөенеп, иренә күтәрелеп караса, теге бичара үзенең аяк тырнакларын кып-кызылга буяп куйган!
Ярар, бераз көлештек тә, шуның белән бетте. Бераз торгач, ашарга пешердем дә, кунакларны табынга чакырдым. Ә сеңлемнең ашавы... Миңа ризык кызганыч түгел, билгеле. Ә менә ике тәлинкә пилмән, майонез сылаган ипи - монысы инде артык. Күпсенеп түгел, аны кызганып: «Күп ашама шулкадәр, шартлыйсың бит», - дип әйтеп куйдым. Ярый әле вакытында туктатканмын, шушы төнне үк тулгагы башланып, хастаханәгә озатып куйдым.
Үзе тудыра алмады, бәбиен ярып алдылар. Иртүк уянгач, олы кызы әнисен таптырырга тотынмасынмы!.. Мин әниеңне хастаханәгә озатып куйдым диюгә, «күп ашаганга эче шартлаган» дип еларга тотынды. Көчкә тынычландырдым. Әнисе өйгә кайткач, аның эчендәге операция эзен күреп, тагын акырып еларга тотынды. Ничек кенә үгетләсәк тә, күп ашаганга шартлаган дигән уеннан кайтмады. Шартлыйм дип куркып, хәзер бик аз ашый. Ничек кенә сөйләшеп карамадылар, тик минем сүзләрем күңеленә нык сеңеп калган шул.
Мин шулай инде, кайчак баш эшләп җиткерми. Үзем дә бәбигә узганымны белгәч, табибка исәпкә басарга дип бардым. Аның «ничәнче ай?» дип соравына, ай исәбен сорый дип, «алтынчы» дип җавап бирдем. Чөнки июнь аенда булды бу хәл. Табибә ханымның күзе маңгаена менде. Эчемне өч мәртәбә үлчәде, үзе кулдан тотып УЗИга кертеп җибәрде. Шуннан соң гына аның бәби турында сораганын төшендем. Ул вакытта әле аңа 9-10 атна гына булгандыр.
Менә шундый хәлләр. Ә бәби елак булып, аның белән декрет ялында утырганда күргәннәрне һәм күрсәткәннәрне язарга тотынсаң, өч томлы китап бастырып чыгарга җитәрлек материал булачак.
Энҗе ГАЛИЕВА.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: