Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Башкача аңлаган

Вәдүт эштә бер ай тирәсе аксабрак йөрде. Аңа санаториедә дәвалау курсы узарга киңәш иттеләр. Юкка әйтмәсләр, дигән уй белән, заводының профкомына кереп, гариза язды ул. Аңа путевка тәкъдим иткәндә, авырту басылган, аксавы да беткән иде инде. Шулай да баш тартмады.

Юризән елгасы буенда урнашкан иде санаторий. Шәһәрдән шактый ерак. Ошады Вәдүткә биредә. Табигатьнең гүзәл почмагында урнашкан, дәвалау курсларын да кызганмыйча бирде табиб. Саф һавада күбрәк йөрергә киңәш итте.
Бер көнне урамда йөргәндә, аны өч хатын-кыз туктатты да фотоаппарат суздылар: «Безне фотога төшерегез», – диде берсе. Икенче көнне аларның юллары тагын кисеште. Бусында инде әллә кайчангы танышлар шикелле күрештеләр...
Көннәр акрын гына алга барды. Ялның беренче яртысы да үтеп китте. Бүлмә күршесе, кайчандыр мул гына салырга яраткан кеше, аңына килеп, намазга баскан. Төнлә дә намаз укый торган гадәте бар. Утны яндырып, намазлыгына баса да, ашыкмый гына укый башлый. Юк, Вәдүтнең моңа ачуы килми, киресенчә, эретеп ябыштыручы булып эшләгән күршесенең шундый ихтыяр көченә ия булуына соклана ул. 
Бер көнне, афишалар карап торганда, якында гына таныш тавыш ишетте Вәдүт. Борылып караса, беренче көннәрдә танышкан кешеләр икән. Яннарында  бераз гына калкурак гәүдәле бер хатын да бар. Таныштылар. Теге хатын Түбән Камадан булып чыкты.
Шуннан соң алар саф һава суларга бергә чыга башладылар. Вәдүт хатынны баскыч ясалган биек ярдан су буена алып төште. Төшүен төштеләр, ә менә кире күтәрелү мең газапка әйләнде. Нишлисең, ярдәм итми хәле юк. Вәдүт кайда җитәкләп, кайда тартып, дигәндәй, менәргә булышты.
Гомумән, Вәдүт ярдәмчел кеше, бергә булырга туры килгәндә, ярдәменнән ташламады. Ә яңа танышы аны үзе белән якынаерга теләү дип аңлады булса кирәк...
Дәвалау йортыннан Вәдүт алданрак кайтып китте, танышлары калды әле. Тагын бераздан теге хатын шәһәрдә булуын хәбәр итеп, очрашуга... чакырды. «Мин ялгыз яшим, бер уңайдан ватылган урындыгымны да ремонтлап китәрсең», – диде ул, гадәти нәрсә әйткәндәй.
Вәдүт бармады. Очраган бер кешегә ярдәм итеп йөрүнең башка ягы да бар икәнен шунда аңлады ул.
Вәсил КАМАЛОВ.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X