Туган як

«Барысына үзем гаепле»

Дилбәр әти-әнисенең беренче көтеп алынган баласы булып дөньяга килә. Аннары ике энесе – Данис һәм Данир туа. Кыз – өлкән бала, аларны карап, әнисенә ярдәмче булып үсә. Шулай да, ике малай арасында игътибарның иң зурысы – аңа. Нечкә билле, зәвыклы киенүче кыз, үсеп җиткәч, ир-егетләрне үзенә җәлеп итә, әлбәттә.

Эшкуар әтисе гаиләне матди яктан тәэмин итү өчен көне-төне эшли, шуңа күрә балаларны тәрбияләү эшендә катнашырга вакыты җитми. Бу эш әни кешегә йөкләнә. Тик әнисе нәкъ менә Дилбәрне артык ярата, иркәли. Кызга башкаларның яратуларын, игътибарын тоеп яшәү рәхәт. Сыйныфташы Габделнур да мәктәптә укыган чакта ук Дилбәрне ошатып йөри, чыгарылыш кичәсендә алар гел бергә була: тирә-юньдәгеләрне сокландырып бииләр, җырлыйлар.
Тиздән егеткә хәрби хезмәткә чакыру кәгазе килә. Озату кичендә Габделнур һәм Дилбәр бер-берсенә мәхәббәтләрен белдерә, вәгъдәләр бирешә. Бергә төн уздырып, алар киләчәккә планнар коралар, хыялланалар. Егет армия сафларына киткәч тә элемтә өзелми: телефон аша сөйләшәләр, хатлар язышалар.
Озак та узмый, Дилбәр үзенең йөккә узуын белә, әмма моны сөйгәненә җиткермичә, дус кызына сөйли. Анысы исә: «Син әле яшь, хезмәттән кайткач, егетең баланы үзенеке итеп санармы?»– дип коткы сала. Шуңа күрә яшь хатын, табибка барып, баласын төшертә. Шул «яхшылык» эшләгән дус кызы Дилбәрнең йөкле булып, хастаханәгә баруы турында Габделнурга хәбәр итә. Яшьләрнең икесенә дә горурлык беренче адым ясарга ирек бирми. 
Нәтиҗәдә, аралары суына, аннары бөтенләй өзелә. Дилбәр югары уку йортында белем алырга хыялланса да, булдыра алмый, шуңа күрә техникум гына тәмамлый. Аннары кафега официант булып урнаша. Көн саен шунда ашарга килүче егет беркөн хатынга сүз ката. Икенче көнне эштән соң аны урамда каршы ала. Рамил белән телефон номерлары алышалар. Матур гына башланган очрашулар туй белән тәмамлана. Гаиләнең яме нидә? Әлбәттә, балаларда. Дилбәрнең авырга уза алмавына Рамилның эче поша. Хатын исә сәбәбен дә белә, теге вакытта аборт ясатыр алдыннан, табиб «башка бала таба алмаячаксың» дип кисәтсә дә, уеннан кире кайтмады шул. Дилбәр иренә сабыйны балалар йортыннан алырга тәкъдим итеп карый, әмма тегесе каршы килә һәм «уртак бала булмагач, бергә яшәүнең мәгънәсе юк»  дип, хатыныннан аерыла.
Дилбәр Рамилны югалтуын авыр кичерә. Күпмедер вакыт узгач, язмыш аны Георгий белән таныштыра. Грузин милләтеннән булган ирне хатынның матурлыгы җәлеп итә. Танышуның беренче көненнән үк акчасын кызганмый: кочак-кочак чәчәк, чәшке тун, алтын әйберләр, хәтта квартир бүләк итә. Шулай очрашып, вакыт уздыралар. Әмма Дилбәр хатын-кыз бәхетен тели, иргә кияүгә чыгасы килгәнен белдерә. Георгий аның хыялларын тиз җимерә. «Сиңа ни җитми? Назым азмы, кием-салым начармы, бәлки акчаны җитәрлек бирмимдер? Мине болай очрашулар да канәгатьләндерә. Хатыным, балаларым бар инде. Синең өчен генә аларны ташлап китмәячәкмен», – дип коры гына җавап бирә. 
Дилбәр өчен бу көтелмәгән хәбәр була, шуңа да мондый сүзләрне авыр кабул итә. Ул бит аңа чын күңелдән гашыйк! Бу сөйләшүдән соң Георгий башка күренми, бүләк иткән бар әйберен, шул исәптән квартирны да хатынга калдыра. Дилбәрнең ирләр белән яши алмавын күреп, әти-әнисе дә газаплана, киңәшләрен бирә, тик файдасыз була. Тора-бара энеләре дә аннан ераклаша. 
Хатын ел ярым ялгызы яши. Беркем белән аралашмаска тырыша, үзенә кызыкканнарга әйләнеп тә карамый. Әмма өйдә ир булу бик кирәк икән ул. Торба тишелсә дә, сантехника ватылса да йорт идарәсеннән эшчеләрне чакыртмыйча булмый. Бервакыт идарәдән бер сантехникны җибәрәләр. Торбаны ясап киткәч, ул Дилбәргә шалтыратып, «проблемалар юкмы» дип сораша, ярдәм кирәксә чакырырга куша. Тора-бара танышалар. Исеме Фәргать, эшкә кулы ята, буйсыны ярыйсы гына, сөйкемле. Дилбәр тагын бер тапкыр тәвәккәлләргә була, әмма бу юлы да ялгыша. Ир хатыныннан аерылган икән, исерткеч эчемлекләр ярата. Эчкәч сүгенә, өстәвенә, кул уйната башлый. Монысыннан да котылырга туры килә. 
Чир китәр, гадәт калыр, диләр. Дилбәр «мин әле матур, миңа кызыгалар» дип, берничә ир белән яшәп карый, әмма бәхет тапмый. Илнурын кибеттә  башка хатын белән күрә, анысы сөяркәсе булып чыга. Андрей Дилбәр эшеннән 5-10 минутка соңга калып кайтса, сорау ала, кычкыра, үтерү белән яный. Ибраһим көн саен мәчеткә йөри, намаз укый, ураза тота. Таләпләре дә күп була. Хатынны кешегә дә санамый: бары тик җыярга, юарга, ашарга пешерергә, ире рөхсәт итмичә, эндәшмәскә, йокларга ятар алдыннан аның аякларын юарга тиеш. Ә беркөн Ибраһимның хатыны, ике баласын ияртеп килеп, эт итеп сүгеп китә. Тагын берсе авылга яшәргә чакыра. Дилбәр анысына да ризалашып карый. Саф һава, чиста су, бакча дип барса, ирнең авыру әнисен карарга кеше юк икән...
40 яшен тутырган хатын үз гомерендә рәхәт күрми, ничек кенә теләсә дә, бәхетле була алмый. Якыннары белән кушылырга теләп, өйгә кайта. Анда кайгы икән. Бер энесе хатыны белән авариягә очрап, һәлак булган. Әти-әнисенең үтенече буенча, Дилбәр аның өч яшьлек сабыен тәрбиягә ала. Марат матур апасын тиз үз итә, беркадәр вакыттан соң аңа «әни» дип эндәшә. «Менә бәхет нәрсәдә икән – дип шатлыгыннан малайны кочаклап елап җибәрә хатын. – Бу балага бары тик назым, игътибарым кирәк. Ә ул ярату белән җавап кайтарачак». 
Дилбәр ирләргә башка борылып та карамый. Барлык гөнаһлары өчен Аллаһыдан гафу үтенеп, туганнары белән аралашып яши башлый. Әле балага да тиешле тәрбия биреп, аны аякка бастырасы бар бит.   
Суфиян МИНҺАҖЕВ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: