Туган як

Банкрот

Карале, күрше, икенче ел бергә торып маташасыз, хәләл җефетең синең белән ни өчен яши, шуны төгәл әйтеп бирә аласыңмы? Нәрсә уйга баттың, булмыймы, әйтергә телең әйләнмиме? Ярар, башыңны юкка ватма, хатыным белән тугыз ел яшәп, моны бер сулышта үзем дә әйтеп бирә алмыйм. Тик шулай да, әлеге уй тынгылык бирмичә, башымны һәрчак бораулап тора.

Күрше, кыш башлануга, барчасын шаккаттырып, хатыныңа кыйбатлы чәшке тун алып бирдең. Озак та үтмәде, чүлмәкчедән күрмәкче  дигәндәй, минеке дә нәкъ шундыйны сорый башлады. Бирешмичә, баштарак соңгы туныңны алганыңа әле бер ел да узмады дип оялтып карадым. Ояла ди, хәзер! «Ул тунның фасоны күптән искерде, хәзер андыйны берәү дә кими, мин аны ишегалдын җыештыручы хатынга чыгарып бирдем», – дип авызын ерды. Хәзер безгә килгән таныш-белешләр: «Баюыгыз җитте, сезнең дворниклар чәшке туннан гына йөри икән», – дип,  бот чабып көлешә башладылар. Ярар, монысын оныттык, ди. Тун алып бирүеңә озак та узмады, яшь кәләшеңне җылы якларга ял итәргә җибәрдең. Аның китүен ишетеп, минеке дә шунда җибәрүемне сорый башлады. «Нәрсә, яңа чәшке тун киеп, диңгез буендагы гарәпләрне шаккаттырмакчы буласыңмы әллә?» – дип көлгән булдым. Керфеге дә селкенмәде. «Аларны тун белән шаккаттырып булмый, үтә күренмәле берәр кием кисәң генә, бәлкем, борылып карарлар», – дип, авызымны каплады. 
Күрше, хәләл җефетең хәзер нәрсә сорар икән дип куркып торам. Кит, җүләрләнмә, ялгыш ишетмимме, машина сорамыйдыр бит!? Әгәр минеке дә синекеннән күреп: «Кайчан машина алып бирәсең», – дип, тавыш куптарса, ни диярмен!? Бу бит минем өчен сулышымны томалау белән бер дигән сүз. 
Беркөнне эшкә барганда: «Ник әкрен йөрисең?» – дип, машинамны гаишник туктатты. «Гафу итегез, үземнекен уйлап, уйга батканмын. Заводта гади инженер булып эшләп, кредиттан кредитка тикле яшим», – дип зарландым. Өстәвенә, хатынымның ниләр сораганын сөйләп биргәч: «И-и, туган, үземдә дә нәкъ шундый ук хәл, бу салкында таяк болгап торыр идеммени!?» – дип, үзен кызгандыра башлады.  
Ярар, күрше, болай булгач, хатыныңны яңа машина алып сөендерергә җыенасың. Инде дөресен әйт, сине үгетләгәндә нәрсә дип җаныңны эретә алды соң? Әһә, үлеп яратам дип әйттеме? Их, күрше, безнең хәләл җефетләребез генә гыйшык-мышыйк дигән булып, теләкләрен шулай оста итеп яшерә алалар. Бик беләсең килсә, санап китсәң, үземнең дә тормышка ашмаган хыялларым җитәрлек. Бик шәп моторлы көймәгә утырып, елга буйлап, көннәр буе балык тотасым килә. Кафеда дусларым белән футбол караганда юк-бар сөйләшеп, күбенгәнче сыра эчү турында да күптән хыялланам. Онытканчы шуны сорыйм әле: синеке көзгедән карап, чибәрлегенә сокланырга яратамы? Каян белдең дип, минеке инде күптән битендәге җыерчыкларын куркып саный  башлады. Озак та үтмәс, чыраенда берәр гаеп табыпмы, борын тишегем зурайган дипме, иренем шәлперәеп төшкән дигән сылтау беләнме,  сөеклем пластик  операциягә акча даулый башлар. Син моның якынча күпме торганын беләсеңме? Белмәсәң, кирәк тә түгел, анысы синең өчен хәерлерәк булыр дип уйлыйм. Тик шунысын онытмыйк: кесәбез такыраеп,  банкротлыкка чыксак, кем кызганыр безне? Хатыннарыбыз ярдәм кулы сузар дип өметләнә дә күрмә, туган. Булышыр кешебез калмады, болай дәвам итсә, аз гына да шикләнмә, тиздән безнең өчен дә бу көн килеп җитәчәк. 
Илдар ХӘЙРУЛЛИН.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: