Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Банкир

Малай бәләкәй чактан ук очучы булырга хыялланды. Аның зур тизлектә болытлардан югарырак менеп, уктай җиргә таба атыласы килде. Оныгының кем булырга омтылуын аңлап алган әбисе, куркуыннан шундук йөрәгенә ябышты: – Син нәрсә, нинди очучы?! Оныт бу турыда! Кая карама самолетлар һавадан мәтәлеп төшә. Уйларга да куркыныч, аларның кайсысы күлгә чума, кайсы чөгендер басуына утыра башлады.

– Әйе, әбиең белеп сөйли, сиңа берәр тынычрак һөнәр сайларга кирәк, – дип, бәхәскә малайның әнисе дә килеп кушылды.
– Ярар, алайса коткаручы булырмын, төрле янгыннарда кеше коткарып йөрермен, – дип, бәләкәч яңа һөнәр сайлавы турында белдерде.
Моны ишетүгә әнисенең кан басымы сикерде, бу хәтәр яңалыктан йөрәге лепелдәп тибә башлады.
– Нинди коткаручы, бу турыда уйлый да күрмә! Хәзер бөтен җирдә урман яна, тамырыннан янып бетсен дип, аны сүндерүче дә юк ахры. Синең ялгызың гына урманда ут эчендә каласың киләме?
Малай үзенең янгын уртасында калуын күз алдына китергәч, күзеннән яшь бөртеге атылып чыкты һәм коткаручы булу хыялы үзеннән-үзе онытылды.
– Юк, минем артист, йә клоун буласым килә, – диде ул, бераз уйлап торгач.
Бу юлы улына ярдәмгә әтисе ашыкты. Нинди артист, нинди клоун, нәрсә сөйли бу малай, дигән уй аның башына китереп бәрде.
– Улым, артист иң хәерче халык ул, шулай булмаса авылдан-авылга концерт куеп, акча җыеп йөрмәсләр иде. Әле аның клоуны да кимен куймый. Дөрес, кайдадыр аларның берсен халык президент итеп сайлады, хәзер ни кылганнарын аңлагач, аннан ничек котылырга белмиләр.
Малай берни аңламыйча, еларга җыенып борынын лышкылдата башлады. Моның ни белән бетәчәген аңлап өлгергән әтисе улын тынычландырырга ашыкты:
– Прокурорлыкка укысаң ничек булыр, башкалар утыртканын көткәнче, үзең утыртсаң лутчырак ул. Аннан агрономга укысаң да ярый, алар да хәзер начар яшәми, басукырлар буйлап иномаркада гына элдерәләр.
Әмма бәләкәй малай үзенең басу буйлап пычрак ерып, иномаркада йөргәнен күз алдына китерде һәм куркуыннан:
– Әйтегез, кем булыйм, – дип, чәрелдәп елап җибәрде.
Баядан бирле гаилә бәхәсенә тыкшынмыйча утырган оныкның бабасы, түземлеген җуеп, үз сүзен әйтми кала алмады:
– Син балам, берәүне дә тыңлама, бабаң начарга өйрәтмәс. Миңа калса, шәһәрдә укып, авылга кайтып банк ачып җибәрсәң, шуннан да яхшырагы булмас дим. Хәзер халык акчасын кая куярга белми, ну ничек, банк ачасың киләме?
– Килә, бабай, бик килә.
– Алайса минем оныгым авылда банк тотучы иң беренче кеше булыр, безгә акча ишелеп керә башлагач, әйтте диярсең, кая куярга белмәбез әле. Аннан килгән працинтка әтиеңә яңа машина алырсың, әниеңә кыйбатлы тун, әбиеңә берни кирәкми, аңа арзан чүәк булса да ярый...
Авыл халкы шәһәргә китеп бетсә, оныгының көймәсе комга терәләчәге турында карт бу минутта башына да китермәде. Киресенчә ул, әкияттәге кебек, елга үз агымын үзгәртеп, шәһәр халкы кире авылга кайта башласа, банкка килгән табыштан баесы көннәре алда әле дип шатланып куйды.. Туктале, чыннан да эшләре уңса, нишләрләр иде икән? Иң беренче итеп, яңа клуб салырлардыр, авыл урамы буйлап асфальт түшәсәң дә зыян итмәс иде. Аннан карчык-корчыкка кан басымын үлчәр өчен берәр бәләкәй генә бүлнис шикелле нәрсә дә артык булмас кебек. Бу хыялларыннан кәефе күтәрелеп киткән бабай:
– Карале, әй, җыелышып эзли торгач, бердәнбер оныгыбызга тәки эш таптык бит, – дип, кеткелдәп көлеп җибәрде һәм учы белән яраткан оныгының башыннан сыйпап куйды.
Илдар ХӘЙРУЛЛИН.

Рәсем pixabay.com сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев