Туган як

Балык тоту – сәламәтлек чыганагы

«Туган як»ның 18 ноябрь санында басылган «Нәрсә җитмидер?..» дигән мәкаләне укыгач, үземнең фикеремне язарга булдым. Илһамия ханымның балыкчыларны наркоманнарга һәм эчкечеләргә тиңләве бернинди кысага да сыймый, дип уйлыйм. Сүзләремне нигезләү өчен, үз башымнан кичкән бер вакыйганы бәян итәм. Узган гасырның 80нче еллары башыннан мине беренче колониянең җитәкчесе итеп билгеләделәр. Күрәм,...

«Туган як»ның 18 ноябрь санында басылган «Нәрсә җитмидер?..» дигән мәкаләне укыгач, үземнең фикеремне язарга булдым.
Илһамия ханымның балыкчыларны наркоманнарга һәм эчкечеләргә тиңләве бернинди кысага да сыймый, дип уйлыйм. Сүзләремне нигезләү өчен, үз башымнан кичкән бер вакыйганы бәян итәм.
Узган гасырның 80нче еллары башыннан мине беренче колониянең җитәкчесе итеп билгеләделәр. Күрәм, хезмәткәрләр арасында ял көннәрендә гаиләләрендә даими рәвештә спиртлы эчемлекләр кулланучылар
бар. Аның шаукымы дүшәмбегә дә кала бит - эшкә махмырдан килгәлиләр. Шул сәбәпле, беренче ел эшлә-гәндә алты хезмәткәр белән хушлашырга туры килде. Бу бәладән ничек котылырга, дигән уй төште башыма. Әгәр ял көннәрен ничек уздырырга белми аптырап йөргән егетләрне балык тотарга алып барсаң, нәрсә булыр икән, дим?
Ярдәмчеләрем белән ки-ңәштем дә, алдагы шимбә көнне теләүчеләргә Чишмә елгасында балык тоту буенча ярыш үткәрелә, дигән игълан элеп куйдык. Менә ул көн килеп җитте, гаҗәпләнүнең чиге юк: егермедән артык хезмәткәр, кармакларын тотып, җылы киемнәр киеп, автобус янында мине көтеп тора.
Чишмә елгасына килеп җитсәк, күрәбез, әйтерсең, ярты Түбән Кама халкы монда җыелган! Алар белән аралашып, бергә балык тотканда, биредә төрле һөнәр ияләре - укытучылар, табиблар, инженерлар, җитәкчеләр һәм башкалар барлыгын аңладым.
Ул көнне бер хезмәткәр дә балыксыз кайтмады. Әле эш балыктамыни?! Бу ярыштан соң хезмәткәрләрнең кыяфәтен үз күзең белән кү-рергә кирәк иде. Һәрберсендә бала-чага шатлыгы: бер-берсен бүлдерә-бүлдерә кем нинди балык тотуы турында гапләшәләр.
Шул көннән башлап, ат-наның һәр шимбәсендә коллектив белән балыкка йөрү традициягә әйләнде. Моның нәтиҗәсе озак көттермәде, әйткәнемчә, эшли башлаганда хәмер эчеп эшкә килгән өчен алты хезмәткәр белән хушлашырга туры килсә, калган ун ел дәверендә бер хезмәткәр дә мондый «бәхет»кә дучар булмады. Шулай итеп, балык тотуны без, сәламәт тормыш алып бару рәвеше, дип кабул иттек.
Хәзер олы яшьтә булу сәбәпле, кышын балыкка йөрү юк инде, ләкин җәй көне балыкка гаилә белән төрле күлләргә, елгаларга еш барабыз, табигать кочагында ял итәбез. Минем өчен моннан да кызык, актив һәм сәламәтлеккә файдалы ял юк.
Дөрес, көз көне катып җит-мәгән, яз көне эри башлаган боз өсенә керүне берничек тә хуплап булмый. Ләкин шуны да әйтергә кирәк, МЧС хезмәткәрләре кайчан боз өстенә керергә яраганлыгын, ә кайчан ярамаганлыгын һәм бу тәртипне бозган өчен нинди штрафлар каралганын массакүләм мәгълүмат чаралары аша вакытында кисәтеп торсалар, мондый очраклар бермә-бер кимер иде.
Шулай ук, Илһамия ханымның, тиешле кагыйдәләрне бозып, бәлагә дучар булган адәмнәрне МЧС хезмәткәрләре коткарып йөр-мәсен, үзләре теләп алган бит, дигән фикере белән дә килешеп булмый. Әйе, үзегез әйткәнчә, бу - кансызлыкның бер төре. Аларның да гаиләләре бар, балалары ятим кала, анысын да онытмаска кирәк. МЧС дигән оешма шушы эшләрне башкару өчен махсус төзелгән бит инде.
Кабатлап әйтәм, балык тотуны наркотиклар һәм спиртлы эчемлекләр куллану белән чагыштыру, йомшак кына әйтсәк, дөрес фикер түгел, күпләр минем белән килешер дип уйлыйм.
Мәснәви ҺАДИУЛЛИН.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: