Туган як

Балыгы да балыгы иде!..

Балыкчы балыкчыны ерактан күрә, диләр. Әлегә кадәр таныш булмаган ике кеше балык тотканда очрашса, аерылышканда алар инде туганнар була.

Бик оста булмасам да, миңа да балык җене кагылган. Буш вакытым булдымы, һава торышына карамастан, чиләк-кармагымны эләктерәм дә элдертәм яр буена. Кайсы көнне, бәхет елмаеп, чиләк тула, буш кайткан чаклар да була. Инде менә-менә чиләккә төшә, дип торган балыгың ычкынып китсә, шуннан да яманы бармы икән?! Минем белән дә булды шундый хәл.
Яхшы кәеф белән килеп утырдым елга буена. Берзаман калкавычым уйнаклый башлады. Әлегә түзәм. Әһә, калкавыч су астына кереп китте. Нишләргә: тартып чыгарыргамы, әллә иртәрәкме икән; нинди балык капты икән; тиз генә тартып чыгарыргамы, әллә ипләп кенәме? Артык мыштырдарга да ярамый. Инде яр буена чыгардым дигәндә генә, балыгым: «Сау бул, абый», – дигәндәй, койрыгын гына күрсәтте дә, алдавычымны капкан килеш, суга чумды. Мин дә, аны-моны уйлап тормыйча, аның артыннан кереп киттем. Тик балык миннән өлгеррәк шул: секунд эчендә күздән югалды.
Шулай да күреп өлгердем үзен: җәен балыгы иде ул, чама белән 5-6 килограммлы булгандыр. Шулай да буш кул белән кайтмадым: берничә алабуга, чуртан балыгын чумдырдым чиләккә. Теге җәенне эләктерәсе килеп, шушы урынга берничә тапкыр килсәм дә, нәтиҗәсе булмады.
Сүземне җыр сүзләре белән тәмамлыйм: иртән таң атканда да, кичен кояш батканда да кармак салыгыз. Саф һавада сәламәтлегегез ныгыр, нервыгыз тынычланыр, алып кайткан балыгыгыз белән гаиләгезне сыйларсыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: