Туган як

Баллар санына карап...

Күрше, улыгыз быел мәктәп бетерде, укырга кая кермәкче, җәмгысы күпме балл җыйды? Безнең малай, үзе әйтүенчә, шактый балл җыйган, берьюлы өч җиргә керерлек дип мактана. Хәзер хәләл җефетем белән: «Кайда укыса яхшырак булыр икән?» – дип баш ватабыз.

Улыбыз үзе банкирлыкка укырга каршы түгел. Дөрестән дә, телевизор күрсәткәнчә, алар фасунлы костюм киеп, кыйбатлы машинада гына йөриләр, димәк, акчаны көрәп алалар. Әмма алганы ала, алмаганы юктыр шул. Ул банкирлар ришвәт алып, акча җыеп, тизрәк чит илгә чыгып таю ягын гына карыйлар. Китеп җитешә алмаганын рәшәткә көтә. 
Малайга бу турыда сөйләгәч, бик тиз фикерен үзгәртте: «Үзем прокурорлыкка укып, аларны утыртсам, яхшырак булмасмы», – ди хәзер. Хәләл җефетем шунда ук: «Дөрес, улым, укы, аңа гына балларың җитәрлек», – дип, аны канатландырып җибәрде. Тик мин аларны: «Балларыгыз җитә, акылыгыз җитми», – дип, бик тиз чынбарлыкка кайтардым. 
– Хәзер заманалар үзгәрде, ришвәт алган өчен прокурорларның үзләрен дә утырталар. Алай гынамы, нәфесен тыя белмәгән губернаторларны да таш капчыкка ябарга күп сорамыйлар. Моны ишетүгә хәләл җефетем: «Улым, прокурорлыкка бара күрмә, балларың җитәрлек, башка берәр тынычрак һөнәр сайла», – дип, шунда ук икенче төрле сайрый башлады. «Ярар, болай булгач, врачлыкка укып, сезне бушка дәвалармын», – дип, тегесе әнисен сөендергәндәй итте. «Җүләрләнмә, шул кадәр балл җыеп, шунда баралармы?» – диебрәк малайны ачуланып аттым. 
– Әнә бер танышымның  ике кызы да табиб. Белемнәрен ташка үлчим. «Чирли китсәм, алар янына барырга куркам, башкасын табам», – дип әйтә икән әтиләре. 
Халык хәзер бик нык үзгәрде, күпләр үзләре интернеттан карап кына дәвалана. Табиб янына барсаң, көчле чирдән барыбер дәвалый алмыйлар, аның вак-төягеннән әптиктән дару алып та терелеп була. Безнең малай моны ишетүгә: «Инде нишлим, кая барыйм, күпме балл җыйдым, барысы да әрәм була», – дип, үрсәләнә үк башлады. Ата буларак: «Улым, кеше буласың килсә, коткаручылыкка укы», – дигән киңәшемне бирдем. Эшләре авыр түгел, бер смена янгын сүндереп, кеше коткарып йөриләр дә, рәттән өч тәүлек ял итәләр. Утырталар дип тә куркасы юк, коткаручыга кем ришвәт бирсен, ди. Тик шулай да кичә бер танышым: «Озак еллар  янгын сүндерүче булып эшләдем, хәзер утыртырга җыеналар», – дип, зарланып торды. Аның сөйләвенчә, янгын чыккач, алар дөрләп янган зур коттеджны «ә» дигәнче сүндереп ташлаганнар. Баксаң, моның бөтенләй кирәге булмаган, хуҗасы страховка акчасын алу өчен үз йортына үзе ут төрткән. Хәзер ул кеше: «Коткаручылар бөтен планымны боздылар, янгын сүндереп, миңа күпме зыян китерделәр», – дип, алар белән судлашып йөри, ди.
Күрше, бер уйласаң, баланың мәктәп бетергәндә, күп балл җыюының бөтенләй файдасы булмады. Институтлар күп, укыр җир муеннан, әмма кирәкле һөнәр таба алмыйча, тәмам иза чигеп беттек. Миңа калса, улым минем юлдан китеп, сантехник булса, шуннан  да яхшысы булмас иде. Ничәмә ел эшләп, ришвәт биргәннәре булмады, шуңа утыртабыз дип тә куркытмыйлар. Күрше, ничек уйлыйсың, безнең башлык риза булырмы, малайны сантехник итеп эшкә алырга? Улыбызның бик башлы булып, мәктәп бетергәндә артыгы белән балл җыюы турында да сөйләп бирсәм, башлыгыбыз каршы килмәс дип уйлыйм. Шунысы, кызганыч, сантехникка укыта торган институт юк. Малайның җыйган баллары әрәм була, тик нишләргә кирәк, күрше, акчалы эш табуы җиңел түгел шул хәзер!
Илдар ХӘЙРУЛЛИН.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: