Туган як

Балдак

Үзем белән күптән булып үткән, кичәге, бүгенге вакыйгаларны төштә күрә торган начар гадәтем бар минем. Кичә дә, ирем белән парлап йоклаганда саташып, төш күрдем. Бик тә акыллы, мул сөтле «Манька» кушаматлы савым сыерыбыз бар иде. Шуны «Ой, Манька, Манька» дип сыйпаштырып, җилемнәрен тарткалап, савып утырам, имеш. Инде чиләгемне тутырам дигәндә...

Үзем белән күптән булып үткән, кичәге, бүгенге вакыйгаларны төштә күрә торган начар гадәтем бар минем. Кичә дә, ирем белән парлап йоклаганда саташып, төш күрдем. Бик тә акыллы, мул сөтле «Манька» кушаматлы савым сыерыбыз бар иде. Шуны «Ой, Манька, Манька» дип сыйпаштырып, җилемнәрен тарткалап, савып утырам, имеш. Инде чиләгемне тутырам дигәндә генә, ирем эндәшкән тавышка уянып киттем:
- Нишләп төшеңдә Ванька дип дәшәсең? Машинада сөт ташучы Ванька белән гыйшык-мыйшык уйныйсыңдыр әле?!
Төшемдә ап-ачык итеп «Манька» дип әйттем, югыйсә. Юк, тәки бәгыремне ашап, төне буе йокы бирмичә, таң атканчы бәйләнеп чыкты, дивана. Яше кырыкка җитте инде, шул көнчелеген һич бетерә алмады. Алтыдагы - алтмышка дип, белми әйтмәгәннәрдер шул! Бәйләнергә сәбәбен табып кына тора. Төш кенә бит инде ул, төш кенә. Төшкә ниләр кермәс.
Менә бүген минем туган көнем. Елдагыча, берәр бүләк әзерләгәндер инде, кайчан тапшырыр икән дип, көне буе көттем. Борын астыннан гына нидер мыгырданып йөри шунда. Ник авыз ачып берәр сүз әйтсен! Мин дә телне йоттым, сынатмыйм. Чөнки аның беренче булып миңа сүз кушасын беләм. Күп мәртәбә кабатланган хәл бит инде.
Озак кына түзде бу көнчел, көчле зат. Кичке аштан соң, күңеле хуш булыптыр инде, (бик тә тәмле ашарга ярата ул) мине кочагына алды да:
- Күзләреңне йом! - дигән була.
Бер сүз дә әйтмичә, йомган булдым инде. Ипләп кенә, үзенең тупас, кытыршы кулларына минем уң кулымны алып, исемсез бармагыма йөзек кидереп куйды да:
- Ә хәзер ач! - ди.
Күзләремне ачтым да, ышанмыйча, гаҗәпләнеп карап торам. Минем бармакта йөзек түгел, ә калын гына алтын балдак иде!
Үземнең дә «өйләнешкән чакта балдак та бирә белмәдең бит син» дип әйткәнем бар иде аңа барын, ләкин бу хәлне һич тә көтмәгән идем.
Ну, бу ирләрнең аңгыралыгы. Егерме ел элек кигезәсе балдагын, менә бүген генә кигезде. Ә минем күңелем барыбер булды. Булды гына түгел, тулды да. Күз яшьләрем атылып чыкты. Хатын-кызга күп кирәкмени-и-и!
Шулай итеп, өйдә бәйрәм тантанасы урнашты. Ир белән хатын арасындагы дуслык, мәхәббәт җиңде!
Хатын-кыз авызыннан ишеткәннәрне бәян итүче: Инсаф КАШАПОВ.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: