Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Баланы бәхетле итеп, үзебез бәхетле булдык

Гаиләңдә бала булу, аларны үстерү ир өчен дә, хатын өчен дә зур шатлык һәм бәхет.

Әмма ул бәхет син теләгәнчә генә булмый. Кемнәрдер бала сөяргә хыялланганда, кайбер затсыз әтиәниләр булган сабыйларын җәберлиләр, тәрбияләмиләр. Җәмил белән Гөлгенә дә гаилә коргач, бала тууын теләсәләр дә, бәхет аларга елмаймады. 

Күпме табибларга, имтомчыларга йөреп карасалар да, гаиләнең баласы булмады. Ир дә, хатын да бу очракта үзләрен гаепле санадылар. Балага уза алмауны аеруча Гөлгенә бик авыр кичерде. Йөрәк әрнүен басар өчен бар көчен, сәләтен эшкә җикте. Вакыт белән хисаплашмыйча, һәр кушылган эшне җиренә җиткереп башкарды. Шулай итеп, иренә игътибарны киметте кебек. Җәмил хатынына бераз үпкә белдерсә, Гөлгенә шундук елый башлый иде. 

Ир озак вакыт бу хәлдән чыгу юлын эзләде. Көннәрдән бер көнне хатынының иңнәренә йомшак кына кагылып, балалар йортыннан сабый алу хакында сүз кузгатты. Гөлгенә иренең бу тәкъдименнән баштарак телсез калса да, соңрак аек акыл белән уйлап, ризалашты. «Гаилә тулы һәм бәхетле булсын өчен, бала кирәк, әлбәттә. Үзебездән юк икән — бер ятимне бәхетле итик, Җәмил, рәхмәт сиңа», — диде хатын күз яшьләре аша. 

Үзара киңәшләшкәннән соң, озакка сузмыйча балалар йортына бардылар. Анда аларга тәрбиягә яки уллыкка бала алу өчен нишләргә, нинди документлар җыярга кирәклеген аңлаттылар. Ә ул кәгазьләрне җыяр өчен шактый бусага таптарга, күп йөрергә туры килде. Барлык сынауларны узып, рөхсәт алгач, тагын балалар йортына килде Җәмил белән Гөлгенә. Иң беренче итеп күрсәткән өч яшьлек баланың фотосурәтен күрүгә ошаттылар һәм шул баланы алырга карар кылдылар. Әлеге сабыйның әти-әнисе исән, тик спиртлы эчемлекләргә өстенлек биргәнгә атаана хокукыннан мәхрүм ителгәннәр. Шушы нәнинең әти-әнисе тарафыннан ничек җәберләнүен тыңлагач, Гөлгенәнең күзләреннән яшь килде. 

Беренче мәртәбә Марат белән очрашканда малай шикләнде, чит-ятлар янына якын килергә дә курыкты. Күренеп тора, әти-әнисе кулыннан шактый зыян күргән сабый. Ир белән хатын аңа үзләре белән алып килгән уенчыкларны бүләк иттеләр. Баштарак ятсынып тәрбияче апасының итәгенә ябышкан Марат, бераздан ияләште, ачылып сөйләшә башлады, алар белән рәсем дә ясады. Әйе, өч яшь кенә булуга карамастан, бала ачык итеп сөйләшә иде. 

Гөлгенә белән Җәмил бала янына көн саен килеп йөри башладылар. Марат та аларга ияләшеп бетте. Бер көнне эше күп булгач Гөлгенә килә алмаган иде, «Гөлгенә апам кая?» — дип, Марат күңелсезләнде. 

Күпмедер вакыттан инде алар сабыйны үзләренә алып кайттылар. Маратка ияләнгән тәрбияче апасыннан аерылу бик авыр булса да, яңа тормыш аны кызыксындырды. 

Баланы квартирга алып кайтып керүгә икенче тормыш башланды дисәк тә була. Гөлгенә тиз арада табын көйләде. Маратны үз бүлмәсе белән таныштыргач, бергәләп утырып чәй эчтеләр. Малай ашаганда кулыннан кашыгы төшеп китеп, өстәлгә ашы түгелде. Үзе шундук куркып, өлкәннәргә карады. Җәмил аның башыннан сыйпап: «Курыкма, мин үзем дә шулай түгәм кайчак. Аны хәзер Гөлгенә апаң сөртеп ала», — дип, тынычландырырга ашыкты. 

Йоклар вакыт җиткәч, бергәләп әкиятләр сөйләп йоклаттылар сабыйны. «Курыкмыйча, тынычлап йокла, әгәр кирәк булсак — без каршы бүлмәдә генә», — диде Гөлгенә. 

Өлкәннәр дә йокларга ятты, тик икесенең берсенең күзенә әле озак вакыт йокы кермәде. Аптырагач, булачак әти шыпырт кына Марат бүлмәсенә керде. Ә анда малай тавыш чыгармаска тырышып, юрган астыннан гына елап ятканын күреп, тынычландырырга ашыкты. Сабый яшьле күзләрен төбәп: «Сез кем буласыз, мине бер дә ачуланмыйсыз», — дигәч, ир артык сузып йөрүне кирәк дип тапмыйча: «Без синең әтиәниең. Сине яратабыз һәм бер вакытта да сәбәпсез ачуланмабыз», — дип җавап бирде. 

Шушы сөйләшүдән соң Марат та тынычланды. Яңа әти-әнисенә тиз ияләште, тәртипле, сүз тыңлаучан булды. Өстәвенә бик зиһенле булып, үзенә сөйләгән һәр әкиятне, шигырьне хәтерендә калдырды. 

Әледән-әле килеп, баланың яңа гаиләдәге тормышын күзәтеп барган социаль яклау хезмәткәрләре дә малай өчен бик сөенде. Чөнки алар тәҗрибәсендә балаларны ошатмыйча кире бирү, яки балаларны кыерсыту очраклары да шактый очраган... 

Вакыт — аккан су кебек. Әле кичә генә Маратны өйләренә алып кайтканнар кебек иде. Бүген инде аны беренче мәртәбә мәктәпкә озаталар. 1 сентябрь — Белем көнендә матур киемнәрен кидереп, зур өметләр һәм бәхет теләп, улларын мәктәп ишегеннән кертеп җибәрделәр. 

Гаиләдә балалары булмаган, һәм сәламәтлекләре ягыннан бала алып кайта алмаган гаиләләргә үз киңәшләрен бирер иде Җәмил. «Балалар йортында «әнием», «әтием» дип әйтергә тилмерүче күпме сабый бар! Шуларны уллыкка-кызлыкка алып, бәхетле итү сезнең кулда. Сабыйларның хыялларын чынга ашырып сез үзегез дә Аллаһ тарафыннан бүләкләнерсез» — ди ул.

Фото: freepik.com

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев