Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Балалар сөйләшә

Кемнең улы яхшырак?

Ике ир уллары турында гапләшеп утыралар:
– Минем малай берәр эш кушсаң, ‹‹юк›› кына ди. Ну, ялкау да инде!
– Алайса минеке синекенә караганда яхшырак икән. Кушкан эшне эшләр өчен кылын да кымшатмас, әмма ләкин ‹‹ладно, ярар›› дип ышандыра белә үзе.
Инсаф КАШАПОВ.

«Күкәй салырга җибәрдем»

Биш яшьлек Эльвинаның дәү әтисе тавыкларга җим сала.
– Ти-ти-ти-ти...
Тавыклар күренми. Шулчак Эльвина: 
– Дәү әти, хәзер килерләр, мин аларны күкәй салырга җибәрдем.
– Ничек итеп, кызым?
– Барыгыз, тиз генә күкәй салыгыз да, дәү әти янына килегез, ул сезгә ашарга тәмле әйбер алып чыга, дидем. 
Ул арада тавыклар да күренә. Эльвина:
– Әйттем бит, әнә киләләр, – ди дә, кетәклеккә йөгерә.   
Бераздан кулына йомыркалар тотып килеп чыга: 
– Менә күкәй дә салганнар. Дәү әти, син тәмле итеп ашат. Ашагач, мин аларны тагын күкәй салырга җибәрермен...

Әйтер сүзе калмагач..

Бервакыт дүрт яшьлек Динар бакчага кергән тавыкларны куып йөри.
– Барыгыз, бакча тибеп йөргәнче, күкәй салыгыз!    
Куа-куа да, куып чыгара алмый. Аптырагач: 
– Күкәй салмыйча, бакча тибеп йөрсәгез, суеп та ашарбыз әле, – ди малай.
Мирзанур ШӘЙМОРЗИН.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев