Туган як

Бала бишеге маҗаралары

Бу хәл күптән, ике дистә ел элек булгандыр.

Кечкенә бала белән авылга кайтабыз. Шәһәрдән эштән чыгу белән кайтып киткәнгә, машинага бензин салырга өлгермәдем. 90 нчы еллар, «заправка»ларда төрле бәяләр. Кама Аланы янындагы кечкенә АЗС ка туктап, бакны тутырдык (очсызрак, имеш!). Тик ерак китеп булмады: Кызыл Яр авылын чыгып, ун чакрым да узмадык, машина бер-ике төчкереп, туктап калды. Начар бензин булгандыр, «бензовоз»га солярка калдыклары эләккәндер дип уйладым...
Нәкъ шулай булып чыкты. Инде караңгы төшә башлаган иде, шуңа күрә машинаны үтеп баручы тракторга тагып, авыл уртасында урнашкан АЗС янына илттек. Хатын машина эчендәге бар җылы киемнәргә баланы төреп, йокларга ятты. Икетуган энекәш (минем адаш) ул вакытта машина өчен запчастьлар сату белән шөгыльләнә иде. Аның өй телефонына шалтырату өчен, Шешма елгасының озын күпере аша чыгып, кайдандыр СПТУ филиалы бинасын табып, көчкә Түбән Камага шалтырата алдым. Тик каениш каядыр чыгып киткән, өйдә туры килмәде. Кире Кызыл Ярга киттем.
«Автозаправка» өстендә зур прожектор утларын сибә иде. Машина янына җиткәч карыйм – иптәшем йокыга талган. Ә мин, капотны ачып, бензин кудыргыч насосның өске капкачын сүтеп алып, яхшылап чистартып, кире җыеп карадым. Файдасы булмады. Аннары корпусын мотордан аерып, яктырак урынга киттем. Прокладкалар арасына яхшылап герметик клей сылагач, насосны тиешле урынына шөрепләрен ныклап кысып урнаштырдым. Ачкыч белән стартерны кушып алган идем, мотор кабынып, машина җиңел генә эшләп китте...

Әкрен генә трасса ягына борылып, Чистайга таба юнәлдем. Без авылга кайтып җиткәндә, әле көтү чыга башламаган иде. Ләкин бу юл маҗараларының тагын дәвамы булды. Икенче көнне багажник эченнән бала бишеген таба алмадык. Кире киткәндә машина ватылган җирдә туктап эзләдек – тапмадык.
Шәһәргә кайтып берничә көн узгач, хатын газеталардан бала бишеге сатылу турында бел-дерүләр эзли башлады. Ниндидер адрес табып, шунда китте һәм бер сәгатьтән бик гаҗәпләнгән кыяфәттә кайтып керде:
– Мин коляскабызны таптым!
Иптәшем белдерүдә күрсәтелгән йортка килгәч, дистәләгән бала бишеге урнашкан квартирага керә. Карый торгач, алар арасын-да үзебезнекен дә күреп ала. Хуҗаларга бер сүз әйтмичә, кире чыгып китә. Бишек эзләүгә мин дә кушылдым. Адрес буенча барып, үзебезнең коляскабыз турында хуҗа хатынга сөйләдем. Тик бу усал марҗа: «А чем докажете, что ваш?..» – дип, каршы килеп маташты. Ә мин юләр түгел – бишек каплавычына хатын теккән төсле резинка бәйләмен кесәмә салып килгән идем, шуны чыгарып күрсәттем. Бу дәлил дә ярдәм итмәгәч, йорттан ерак түгел генә урнашкан Актубә эчке эшләр бүлегенә барып, милиционер (ул вакытта полиция юк иде әле) алып киләм дип куркыткач, коляскабызны кире кайтарды.
Мине иң нык гаҗәпләндергәне шул булды. Безнең бишек бу йортка ничек эләккәне түгел, ә ничек бер квартирада шулай дистәдән артык кулланышта булган коляскалар җыелу... Ул вакытта кибеттә бар нәрсә дефицит – кытлык заманасы иде. Димәк, кемдер үзенчә шундый «бизнес» оештырган. Хәтерлим, ул елларда балалар бакчасынннан коляска, кыш көне чана урлау очраклары да еш булды.
Кибеттән яңасын шәм яндырып эзләсәң дә таба алмассың. Һәм Авито түгел, кесә телефоннары да ул заманда юк иде әле...

Фәрит Вагыйзов

фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: