Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Бакча

– Агай-эне, бакча сатам, алай-болай сиңа кирәк түгелме? Нинди дип, шәһәр читендәге дүрт сутыйлы, карап торышка менә дигән җиләк-җимеш бакчасы.

Кай тирәдә дисеңме? Урыны бик шәп аның, тугыз гына чакрым ераклыкта зур елга ага. Будка түбәсенә менеп бассаң, анда йөзеп йөргән ак пырахудларны күреп хозурланырга мөмкин. Дөрес, басу буйлап елгага таба барганым юк. Нәрсә калган анда, мин пырахуд күрмәгән кешеме?
– Агай-эне, синең әле безнең бакча уңышын күргәнең юк. Күрсәң, шаккатырсың, кыярлар яртышар метрлы, помидорлар банка авызына сыймый. Юк, дөрес әйтмисең, мондый уңыш алу өчен көне-төне су сибәргә кирәкми. Су булса, бәлкем сибәр идек тә, бездә аның булганы да юк. Табигать үзе җайлый ул, көн аралаш яңгыр булып тора. Моның сере әллә кайда ятмый, бакчаларга терәлеп торган химия заводының морҗасыннан чыккан төтен болыт белән кушыла да, ишеп сары яңгыр ява башлый. Аның сихәтле тамчыларыннан соң котырып үскән җиләк-җимеш, яшелчәне җыеп бетереп булмый. Ышанасыңмы, чия алма зурлыгында, ә алма карбыздан да болайрак була. Минем үземнең яшелчәгә алай исем китми. Кайсыдыр елны бакча помидорын яратып ашагач, нишләптер, чыраем зәңгәрләнеп китте. Ярый янымда хәләл җефетем булып, вакытында дару каптырып алып кала алды. Ул үзе дә җиләк-җимешне бик өнәп бетерми, кулына алма алып иснәсә, шул җитә, башы әйләнә башлый. Атнаның ике-өч көнендә елга ягыннан саф җил искәндәй булып китә, тик без аны сизмибез. Безгә якындагы химия заводы һавасы да бик җиткән. Аннан атна буе искән кайбер газ исләрен инде без аера башладык. Кайбер көннәрне арзан кәнфит исе килгәндәй кебек була. Башка көннәрне завод ягыннан лимон, мандарин исләре дә килгән чаклар булгалый.
– Узган атнада хатынның әнисе яшәгән утыз чакрым ераклыктагы авылда кунакта булып килдек. Авыл урамнарын яшел чирәм баскан,  кая карама миләш, шомырт агачлары үсеп утыра. Безнең хөрмәткә мунча ягып җибәрделәр, морҗасыннан төтен чыкмый диярлек, бары хуш исле каен себеркесе исе генә бөр-
келеп тора. Шул чакны күкрәк тутырып сулап җибәрүгә, күз алларым караңгыланып китте, аяк буыннарым тотмый башлады. Карыйм, хатынымның кинәт кан басымы күтәрелеп китте, дөпелтәп йөрәге уйный башлады. Хәләл җефетем: «Безгә мондагы  һава килешми, яхшы чакны сыпыртыйк», – дип, тизрәк юлга әзерләнә башлады. 
Агай-эне, син аны-моны уйлый күрмә, без үзебезнең бакча һавасына күнеккән инде. Ят һава безгә ярамый, бераз читкә китсәк, андагы хуш истән сулышыбыз томалана башлый. Үзең уйлап кара, химия заводы ягыннан җил искәндә, анда тулысынча Менделеев таблицасы бар дияргә була. Шулай булганда, монда тиреснең кирәге дә юк. Болай да бакча уңышын кая куярга белмибез. Авылга соңгы кайтуымда әби сыерына ашатыр дип, машина багажнигын яшелчә белән тутырдык. Аны-моны уйламыйча әби, яртышар метрлы кыяр белән чәйнек кадәрле помидорларны сыерына берьюлы ашатып бетергән. Ул сыерның печәннән башка рәтле ризык күргәне бармыни? Икенче көнне үк: «Сыерымны харап иттегез, ул хәзер яшел сөт бирә башлады, – дип, әби сотовыйдан шалтыратты. – Әгәр башка сыер алып бирмәсәгез, сезгә кыш чыгарга киләм», – дип тә куркытып куйды. Әбинең сыерына пычагым да булмас, ә менә ул монда килеп, безнең белән яши башласа, минем кыш чыга алуым икеле. Хәләл җефетем әнисенең холкын бик яхшы белә, шуңа: «Әйдә, тизрәк бакчаны сатып, әниеңә сыер алыйк, шулай итсәк, бәлкем кыш чыгарга монда килмәс», – дигәч,  риза булды.
– Син, агай-эне, аз гына да шикләнмә, без үстергән яшелчә, җиләк-җимеш кибетнекеннән күпкә чистарак ул. Әйткәнемчә, бакчабыз да елга буенда гына, һавасы сулап туймаслык. Күптән таныш булганга гына сиңа шундый арзан бәягә сатам. Күп сорамыйм, әбинең холкы бик дуамал, минем дә тыныч яшисем килә, бер сыерлык булса, шул җитә...
Илдар ХӘЙРУЛЛИН.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев