Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Багучыга барма

Сез ничектер, җәмәгать, тик мин үзем бик ышанып бетмим күрәзәче, экстрасенс дигәннәренә. Ә телевизор рәхәтләндерә генә безне шулар турыда тапшырулар күрсәтеп. "Чудотворец" сериалы дисеңме, "Битва экстрасенсов", "Белое и черное" һ.б. тапшырулар һәр телеканалда диярлек бар. Ул тапшыруларда күрәзәчеләр фотога карап кеше язмышын әйтеп бирәләр, югалган әйбернең урынын күрсәтәләр һ.б. Һәрберсенең...

Сез ничектер, җәмәгать, тик мин үзем бик ышанып бетмим күрәзәче, экстрасенс дигәннәренә. Ә телевизор рәхәтләндерә генә безне шулар турыда тапшырулар күрсәтеп. "Чудотворец" сериалы дисеңме, "Битва экстрасенсов", "Белое и черное" һ.б. тапшырулар һәр телеканалда диярлек бар. Ул тапшыруларда күрәзәчеләр фотога карап кеше язмышын әйтеп бирәләр, югалган әйбернең урынын күрсәтәләр һ.б. Һәрберсенең нинди дә булса үз атрибуты бар, фотога карауга кешенең үлеме-тереме икәнен, нәрсә кигәненә кадәр әйтеп биргәннән соң, сөйләгәннәренә ышанмас җиреңнән ышанырсың

Үз гомерендә нәрсәсен дә булса югалткан, каты авыруга дучар булган кешеләр, чарасызлыктан дип әйтимме соң, күрәзәчеләргә мөрәҗәгать итәләр. Соңгы араларда күбәеп тә киттеләр үзләре. «Ворожу», «снимаю порчу», «помогу вернуть мужа», «для успешного бизнеса» дигән игъланнар белән дөнья тулы. Болар гына җитмәсә, "сарафанлы радио" да шәп эшли. Иң үтемлесе - "фәлән җирдәге багучыга минем танышым барып кайткан. Күзеңә карап, чиреңне белә" дип әйтү.

Яшерен-батырын түгел, үземнең дә, кызыксынып багучыга барган булды. Хәтта әле багучы юраганнарның дөреслеккә туры килгәне дә булды, анысыннан, кайткач, көлеп үлә яздым. Чөнки, ишектән керүгә, "вәт йокларга яратасың икән" дип әйтеп куймасынмы!? Дөресе шул бит, эшкә бармаганда, уятучы булмаса, тәүлек буе йоклый алам мин...

Тагын шуны да әйтеп үтәргә кирәк, күрәзәчеләр - оста психологлар. Алар белән аралашу күңелгә җылы өсти, үзеңне борчыган проблемаларны кемгәдер сөйләп биргәч, рәхәт булып, эч бушап китә.

Мин, ярый инде, кызык эзләп кенә бардым. Әмма шунысы кызганыч, кемнәрдер экстрасенсларга чын күңелдән ышана. Шундый беркатлы бер хатын, ачуым бер килмәгәе, экстрасенслар кушмаса туалетка да бармый. Бервакыт бу хатын түрә булган бер чыбык очына шәхси йомыш белән керсә, тегесе урынында юк икән. Дөрестерме-юктырмы, ишек төбендә утыручы сәркатибе керүчеләргә шулай ди. Хатын аның әйткәненә ышанмыйча, үзенең күрәзәчесенә шалтырата. Күрәзәче, ул хатынның түрә туганы сөяркәсе белән утыра дигәч, тегесе туганына байтак кына эндәшми йөри. Чынлыкта түрә кешенең дәваханәдә ятканы ачыкланса да, туганнар арасыннан кара мәче үткән була шул инде. Икенче бер хатын күрәзәчегә барып, "ирең йөри" дигән сүзләр ишетеп кайта да, аерылышырга гариза бирә. Тагын берсенең күрәзәчеләргә баруы үтә дә аянычлы тәмамлана: хәлсезләнеп йөргәндә күрәзәчеләргә барып "синдә рак" диагнозын ишетеп кайтып, бауга менә. Мондый мисаллар шактый.

Күрәзәлек итү, дәвалау бик төшемле бизнес, ахры. Шулай булмаса, 1-2 елда "халык дәвалаучылары" хан сараедай йортлар салып кермәс иде.

Әйе, җәмәгать, экстрасенсларга ышану яки ышанмау һәркемнең үз эше. Тик шунысын да онытмагыз: беренчедән, дин күрәзәчеләргә йөрүне өнәми, икенчедән, сезнең үзегезгә кирәкме соң ул дөреслекне белү? Кайчакта татлы ялган ачы дөреслектән хәерлерәк бит...

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев