Туган як

«Аю хезмәте»ннән файдаландым

Бәкер шифахәнәсендә, ял белән дәваны кушып, 12 көн үткәргәннән соң, китәргә дип машина янына чыктык. Сумкаларыбызны һәрберебез арткы утыргычка, үзебезнең арка терәгеч артына куйдык. Ачкычны борып, моторны кабызам гына дигәндә, аккумулятор утырмасын дип, аның бер клеммасын ычкындырып куйганым кылт итеп искә төште.

Капот капкачын ача торган рычагны тартып, машинадан чыктым да, ишекне япмыйча гына, капотны ачып, аккумуляторны тоташтыра башладым. Юлдашым да, миңа булышам дипме, яныма килеп басты. 
Кечкенә ачкыч белән клемманы беркетеп, капотны «шалт» итеп ябуым булды, арттагы көпчәкләр бераз түбәнрәк торганга, машинаның ачык ишекләре бер-артлы ябылдылар. Сигналның ике мәртәбә «фик-фик» дип «сәламләве» генә ишетелде. Ишекләрне ачып керик дисәк, алар бикле. Ә ачкычка беркетелгән брелок та кабыза торган йозакта эленеп калды. Менә сиңа тамаша! 
Чуваш юлдашымның кәефе кырылды. Әлбәттә, минеке дә шәптән түгел. Дүрт ишекне дә тартып карадым – файдасыз. Нишләргә? Ике пенсияне җыеп алган юлламабызның санаторийда булу вакыты да чыкты. Бүлмәбезне хуҗаларга тапшырганда ук яңа кешеләр кереп калганлыктан, кунарга урыныбыз да юк.  
Машинаның ишеген ватып ачасы килми, шайтан алгыры! Хәлләр шәптән түгел! Кәефе кырылган юлдашымның нәрсәләр әйткәнен колакка салмадым. «Хәл ителмәслек нәрсә булмый», – дидем, аны тынычландырырга тырышып. Ул кыза гына төште. Югыйсә, машинаның ишеге ябылуга ул үзе дә гаепле. Гел кирәкмәскә, урыныннан торып, минем арттан чыккач, машинаның алды җиңеләеп күтәрелде, шул сәбәпле ишек шапылдап ябылды...  
Бераз йөреп килик, уйлашыйк дип, шифаханә бинасына юнәлдек. Анда кереп, су эчтем. Борчылу бераз кимеде кебек. Уйлый торгач, шундый фикергә килдек: берәр дустыбызга шалтыратып, аны күндереп, Түбән Камадан запас брелокны китертәбез, имеш. Юлдашымны җылы бинада калдырып, кесә телефоныннан шалтыратырга дип, машинага таба чыгып киттем. 
Алланың рәхмәте төшкере, машинам янына килгәндә, капка янында дежур торучы хатын-кыз каршыма чыкты. Күреп торам, ул нәрсәдер әйтергә тели. Ул безнең нинди хәлгә дучар икәнебезне күреп калган иде. «Әйдә, «дежуркага» керегез әле» – дигәч, аның артыннан ияреп кердем. Тиз арада телефоннан номер җыйды да, «мәгез, минем улым белән сөйләшеп карагыз, бәлки булыша алыр» дип, трубканы миңа сузды. 
Трубканы алып исәнләшүемә, ир-егет тавышы ишетелде. Нинди маркалы машина, ничәнче елда чыккан, дип сораштырды. Трубканы куймагыз, хәзер мин үземнең машина янына барып киләм, диде. Бер-ике минуттан кабат тавышы ишетелде. Аның да машинасы минеке шикелле икән. Шуннан ул миңа, ишекне ватмыйча гына, ничек итеп ачарга мөмкин икәнлеген аңлата башлады. «Булдыра алмам, бәлки үзегез килерсез», – дигән идем, «Мин бит бик еракта», – диде. Нәрсә булса – шул, мин әйтәм, әйткәннәрен эшләп карыйм әле. 
Өч  минут үттеме икән, тирләп-пешеп чыктым, берзаман машинаның сигналы төрле тоннарда үкереп-үкереп улый башлады! Мин бу вакытта, ачылган ишектән кереп, ачкыч беркетелгән брелокны кабызу йозагыннан салдырып алган идем инде... 
Менә кесә телефоныннан юлдашыма шылтыратам. Шатлыгымнан шаяртырга тырышам: «Сине күпме көтәргә була инде монда? Машина эшли, бензин файдасызга яна, син һаман юк», – дип сөйләнгән булам. Менә шулай, башыңа төшсә башмакчы буласың, дигәндәй, урысча әйтмешли, «медвежатник» хезмәтеннән файдаланырга туры килде. Янәшә торып түгел, телефон аша булышты бит, Алланың рәхмәте яугыры! Исемен дә сорамадым бит, ичмасам. Әнисенә зур рәхмәт әйтеп, юлга кузгалдык.
Васил КАМАЛОВ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: