Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Айныту ысулы

Безнең илдә шундый гадәт - машина сатып аласыңмы, чәшке тунмы, яки юк кына бәягә башка нәрсәме, аны зурлап «юарга», сиңа бернинди катнашы булмаса да, календарьдагы һәр «кызыл көн»не бәйрәм итәргә кирәк. Гадәттә, бергәләп җыелып мондый «юу»лар шампан шәрабеннән башланып, өйдә булган бар запасны эчеп бетерү, ә икенче көнне көчкә торып...

Безнең илдә шундый гадәт - машина сатып аласыңмы, чәшке тунмы, яки юк кына бәягә башка нәрсәме, аны зурлап «юарга», сиңа бернинди катнашы булмаса да, календарьдагы һәр «кызыл көн»не бәйрәм итәргә кирәк. Гадәттә, бергәләп җыелып мондый «юу»лар шампан шәрабеннән башланып, өйдә булган бар запасны эчеп бетерү, ә икенче көнне көчкә торып баш төзәтү белән тәмамлана.
Мин сөйләргә теләгән очрак та шул сценарий буенча ук бара диярлек. Мединститут тәмамлаган егетнең дипломын юулары исәпкә алмаганда. Үзегез беләсез, «мед»та башка институтларга караганда озаграк укыйлар, бәлки шуңадыр, ә бәлки спирт үз кулларында булгангадыр, табиб дипломын берничә көн һәм зур масштабта юарга кирәк икән.
Җәйнең кыл уртасында берничә кыз һәм егет дачага,
яңа өлгергән табибның буявы да кибеп җитмәгән дипломын юарга китәләр. Үзләренә бер атнага җитәрлек шашлык-машлык, сыра һәм башка кирәк-ярак алалар.
Алганда шактый күп тоелса да, нишләптер, сыра беренче көнгә генә җитә. Билгеле инде, икенче көнне компаниядәге бар халыкның башы авырта. Буш шешәләрне никадәр генә селкесәң дә, төбендә калган тамчылар баш төзәтергә җитми.
Шунда кичәге студент, бүген инде дипломлы табиб, бер литрлы банкада спирты барлыгын искә төшереп, өйгә кереп китә...
Тик аның кулындагы банканы күрүгә, барысы да укшып, агач төпләренә чүгәли. Баксаң, спиртлы банкада, аларга төбәлеп, кеше күзе карап тора икән. Егет, гаепле елмаеп, бу органны берничә көннән тикшерүгә илтергә кирәклеген, эшкә бакчадан гына китәргә җыенганлыктан, банканы да үзе белән алганын, спиртын бераз эчеп су салып куйганнан гына күзгә бернинди дә зыян килмәячәген әйтә. Ләкин, нигәдер, бу спиртны эчәргә теләүче табылмый.
Ничә ел буе мединститутта укып, егет әллә нинди шаярулар күрергә, үзе дә уйлап табарга остарган. Һәм бу диплом юу тантанасына да үзенчәлекле итеп әзерләнгән. Таныш шәфкать туташларына шоколад биреп спирт алган. Аны бер литрлы банкага салган. «Прикольные подарки» кибетеннән кеше күзенә охшаган муляж сатып алып, анысын да шунда тондырган... Әле моның белән генә бетсә икән. Чәй эчәргә утырсалар, чәйләрендә чебен йөзеп йөри! Монысы да шул ук кибеттән сатып алган шикәр галәмәте. Ул шикәрне чәйгә салуга, эченнән шундый вак, пластмасс чебен чыга.
Дипломлы егет үзенең дусларын шундый үзенчәлекле ысул белән айныта да, кичкә өйләренә озатып җибәрә.
Ә банкадагы күзнең чын булмавын ул бары тик күпмедер вакыт үткәч кенә дусларына әйтә.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев