Туган як

Аянычлы мәхәббәт

23 яшен тутырган Илфат өйләнү турында сүз катты. Ни дисәң дә, яшьтәшләре берәм-берәм гаиләле булып бара. Аллага шөкер, сөйгәне, мәктәп елларыннан ук дуслашып йөргән авылдаш кыз Вәсилә дә быел институт тәмамлый. Әгәр кулына диплом алганчы язылышып, кулында ЗАГС кәгазе булса, аны ире янына җибәрәчәкләр икән. Тырыш булсаң, ялкауланып ятмасаң авылда...

23 яшен тутырган Илфат өйләнү турында сүз катты. Ни дисәң дә, яшьтәшләре берәм-берәм гаиләле булып бара. Аллага шөкер, сөйгәне, мәктәп елларыннан ук дуслашып йөргән авылдаш кыз Вәсилә дә быел институт тәмамлый. Әгәр кулына диплом алганчы язылышып, кулында ЗАГС кәгазе булса, аны ире янына җибәрәчәкләр икән. Тырыш булсаң, ялкауланып ятмасаң авылда да менә дигән итеп яшәп була хәзер. Икесенең дә әти-әниләре исән сау, аерым йорт җиткереп керергә булышырлар. Калганы икесенең тырышлыгыннан тора. Кичләрен капка төбендә кошлар сайраганын тыңлап утырганда шулай хыялланды яшь пар.
Озак сузып йөрмичә, планнарын башта Илфатның әнисе Сания апа белән уртаклаштылар. Анысы каршы килмичә, шатланып риза булды. Әтисе Нәҗип хатынының сүзеннән чыкмаганга, кичен гаилә советы җомга көнне тәвәккәлләп Вәсиләләргә кыз сорарга барырга хәл итте. Ата-бабадан килгән йолаларга тугры калып, яучы җибәрергә, туй көнен билгеләргә кирәк иде.
Тик Вәсиләләр өендә аларны кочак җәеп каршы алучы булмады. Бу гаиләдә, киресенчә, гаилә башлыгы -
ир. Хатыны Фәния, кызы Вәсилә аның күзенә генә карап торалар. Ярулла кызу холыклы, ачуы килсә, кулына нәрсә туры килә - шуның белән алып бәрергә дә күп сорамый.
Булачак кода кыз сорарга килүчеләр сүз башлауга, күркә кебек кабарынып, «сез хәерчеләргә дип кыз үстермәдем. Кызымны мәңге сезгә бирәчәгем юк. Вакытыгызны юкка уздырып йөрмәгез» дип җикеренде. Нидер әйтергә теләгән юаш хатынына бер генә акаеп карады, кызының яшьле күзләренә дә игътибар итмәде. Иртәгесен, көтү куганда «Илфатка кыз биргәнче, мин лучше фәлән нәрсәмне кисәм» диде.
Ярулла Илфатларны хәерче дип атаса да, төп сәбәп башкада иде монда. Сүз дә юк, Яруллалар Нәҗипләр гаиләсенә караганда күпкә хәллерәк тормышта яшиләр. Нәҗип гомере буе тракторда тир түксә, Ярулла беркайчан да авыр эштә интекмәде. Лесник булып эшләгәндә авыл клубы кадәр итеп йорт салдырды, аннан соң участковый булып йөрде дә, хәзер инде бригадир вазыйфаларын башкара. Хатыны Фәния кияүгә чыккан көннән башлап колхоз эшенә йөрмәде. Аңа ашарга пешерү, өйне чиста тоту, мал-туар карау кебек хуҗалык эшләре йөкләнде. Кая инде Нәҗип белән Саниягә алар белән ярышу!
Ярулла яшьтән Санияне яратып йөрде. Бер-ике мәртәбә озата да кайткан иде дә, тик кыз тракторчы Нәҗипне артыграк күрде. Бу хәл тәкәббер Ярулланың йөрәгенә шырпы булып кадалды, мәңге эремәс боз кисәге булып бәгыренә кереп утырды. Еллар узу белән дә ул боз эремәде. Фәниягә да яратып өйләнмәде, карусыз булганы өчен генә сайлады.
Бу вакыйга хакында авылдашлар да, Сания үзе дә күптән оныткан булганлыктан, кырыс атаның катгый карары күпләрне аптырашта калдырды.
Кич җиткән саен Илфат белән Вәсилә дә очрашып, ни эшләргә белми уфтаныштылар. Илфатның «барыбер өйләнешик» дигән тәкъдимен Вәсилә куркып кире какты. Гомере буе әтисенә буйсынып яшәгән кыз бүген генә аңа каршы чыга алмый шул инде.
Вәсилә берничә көн клубта күренмәгәч, егетнең дус-ишләре «разведка» ясап, Ярулланың кызын күрше авыл егетенә бирергә җыенуын ишеттеләр.
 
Чарасызлыктан ни эшләргә дә белмәгән Илфат бик озаклап уйлап утырды да, катгый карарга килеп, колхоз идарәсенә юл тотты. Председатель уңган тракторчыны җибәрәсе килмәсә дә, егетне колхозда калдырырлык сәбәп тапмады. Алай борчылырлык урын юк кебек. Егет укырга китәргә генә рөхсәт сорап йори. Моңа өстәп, колхоз стипендиаты итсәң, егет югары белем алып авылга кайтачак дигән сүз.
Илфатны зурлап укырга озаттылар. Вәсилә дә әтисе тапкан егеткә кияүгә чыкты. Аларның уңышсыз мәхәббәт тарихы 1-2 ай халык телендә булды да, тора-бара башка вакыйгалар астында күмелеп калды.
... Биш ел институтта укып, Илфат югары белемле автомеханик булып авылга әйләнеп кайтты. Үзе генә түгел, аның һәр адымын хуп-
лап, теләктәшлек биреп торучы хатыны Гөлфия, «әттә, әннә» дип авыз эчендә ботка пешерүче кечкенә сабые белән. Хатыны югары белемле укытучы булса да, эштән куркып тормый, сыерын да сава, көтүен дә куа. Каенанасы белән каенатасы уянганда инде ярты эшне башкарырга өлгергән була. Хәзер инде Сания белән Нәҗипнең иске генә өе кичләрен шатлыклы авазлардан гөрләп тора.
Ә Ярулланың өендә кабер тынлыгы. Авылда сөйләүләренчә, Вәсиләнең ире бик көнче һәм аны үзеннән башка бер адым да читкә җибәрми, хәтта кул күтәрә икән. Җитмәсә әле, Ярулла белән хатыны Фәния, кызларын яклап, нәрсәдер әйтсәләр, кияүләре аларга да йодрык белән янарга күп сорап тормый, ди...
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: