Туган як

Аяклы лаборатория

Нәрсә дисең?! Хатынымны аерам, дисеңме? Чамалабрак сөйләш әле син, энекәш. Уйлап, башыңа килгән фикереңне фәнни яктан анализлап хәл итәргә өйрән! Әнә, башларында бик күп булса бер тамчы ми бардыр - чыпчык-лар да гомерләре буе бер генә хатын белән тора... Әйттем мин сиңа җиде ел элек: энем, дидем, югары уку йортына...

Нәрсә дисең?! Хатынымны аерам, дисеңме? Чамалабрак сөйләш әле син, энекәш. Уйлап, башыңа килгән фикереңне фәнни яктан анализлап хәл итәргә өйрән! Әнә, башларында бик күп булса бер тамчы ми бардыр - чыпчык-лар да гомерләре буе бер генә хатын белән тора...
Әйттем мин сиңа җиде ел элек: энем, дидем, югары уку йортына кер, дидем, Һич югы аспирантура тәмамла, фәннәр кандидаты бул, фәнни анализ белән яшәргә өйрәнерсең, дидем... Колагыңа да элмәдең, гыпытуга барып кердең. Көн туса, пычкы тартасың, балта чабасың, такта ышкыйсың...
Менә без - гыйльми-фәнни хезмәт кешеләре, энем, нинди дә булса нәтиҗәгә килү өчен, лабораторияләрдә анализлар, экспериментлар үткәрәбез. Шуннан соң гына ныклы нәтиҗә ясыйбыз. Әйтик, дары ни өчен шартлый? Артык кызганнан! Без ешрак салып Һәм каядыр кунып кайтсак, хатыннар да шартлый. Алар шартласа, уклаулар, тәлинкәләр, үтүкләр оча. Хатын кыз ул, энекәем, үзе бер уникаль лаборатория! Менделеев таблицасында нинди матдәләр булса, хатын-кыз эчендә барысы да бар! Биологик, психологик якларын да истә тотсак, синең хатының да гомер буе экспериментлар үткәрерлек фәнни академияга тиң, энекәем.
Менә, мәсәлән, мин озак вакытлар бакалар белән тәҗрибәләр үткәрдем Һәм зур ачыш ясадым: баксаң, алар да салкынга караганда җылыны, алай гына да түгел, иркәләүне ныграк яраталар икән! Күз алдыңа китер: салкын сулы аквариумдагы баканы алып, сыкылы пыяла өстенә салып, аркасына яткырам. Аякларын, ботларын җәеп ята бахыркаем, нәрсә эшләр микән бу, дип. МиҺербанлы мөнәсәбәт көтә инде... Бездә дә бар бит ул бүлнисләрдә була торган җылыткычлар. Ие, грелка дип әйтәбез инде... Кайберләре түшәк хәтле, кайсылары уч төбе кебек кенә. Бакакаемның корсагына шуны салуым була, күз читләрендәге сөрмәләре балкып китә прәме! Әле шуннан соң кендегенә җылы май да тамызсаң, рәхәттән, ләззәтләнүдән дерт-мерт килә, телен чыгарып, күзләрен йома. Хәзерге яшьләрчә әйтсәк, полный кайф!
Ә бит, энекәем, хатыннар да нәкъ шул җан иясе кебек. Алар да якты караш, җылы мөнәсәбәт өмет итеп яши. Монысын мин үз хатыным мисалында да яхшы беләм. Әйтик, үзең дә беләсең: кайдадыр кәеф бозылып, йә булмаса, эштән талчыгып-таушалып кайтсак, хатыннарыбызга игътибарыбыз җитми. Урынга яткач та салкынлык бәреп торадыр инде бездән андый чакларда. Хатын, мескен, миңа ешына, кайнарланып куенга сеңәргә ниятли, җылы өмет итә. Ә мин ятам, күзле сал бүрәнәсе кебек түшәктән түшәмгә карап. Птамышты кәеф юк... Әгәр дә шул килеш йокыга китсәң, беләсеңме иртән хатынның караваттан ничек күтәрелеп кузгалачагын? Сикереп тора теге, карават «дырк!» итеп кала. Үзем дә түшәмгә таба күтәрелеп киткәндәй булам. Ашказаным да селкенә хәтта. Йокы бүлмәсеннән залга чыгып китүе була, ике балабыз берь-юлы акырып җибәрә. Әллә күтләрен чеметә, әллә борыннарына чиртә - белмәссең аныкын... Балаларның тынын катырырлык итеп җикереп тә җиффәрә:
- Бакырмагыз, атагыз сыңарлары, тамакларыгыз тыгылгыры!
Андый чакларда, кичтән калган салкын йомырка да күренми өстәлдә, чәй дә куелмый... Китәсең эшкә, ач карынга тәмәке суырып... Әйе, бакалар да яратмый салкын мөнәсәбәтне, энем. Берсенең корсагына, җылы өмет итеп ятканда, суыткычтан алып боз терәгән идем, беләсеңме нишләде? Чикый-чикый килеп, каядыр сикерде. Сикергәндә, хәтта, чәлт итеп, йөземә чәпәлде хәтта!
Ә, әйе, хатын турында сөйли идем бит әле... Ә менә төнлә кочагыма алсам, күңелен күреп, яхшылап җылытсам, хатыныным иртән мамыктай гына күтәрелеп китә дә, йомшак кына атлап, залга - балалар янына чыга. Әгәр дә кайсыдыр шыңшып куйса, хатын имән бармагын ирененә куеп, пышылдый тегеләргә:
- Чү! Атагыз йоклый!! Шым булыгыз - тыныгыз чыкмасын!
Шуннан соң өйгә коймак исе тарала, чәйнек сызгыра башлый... Килә дә, назлап кына уята:
- Тор, атасы... Эшкә барасың бар. Ашарга әзер...
Нинди генә тәм-томнар юк өстәлдә! Хатын үзе дә май кояшы кебек балкып тора, минсиңайтим! Менә бу бит инде, энем, үзе бер эксперимент. Әгәр дә мин егет чакта синең кебек ялкау булсам, аспирантура бетереп, фәннәр кандидаты булмый калсам, анализлар, экспериментлар ясый белмәсәм, аңлый алыр идемме тереклекләрнең уртак сыйфатларын? Шундый зур ачышлар өчен сәләтем җитәр идеме? Ту-ты!.. Яшәгән булыр идем синең кебек надан булып, хатыннан гаеп эзләп...
Әгәр мин хәзер шушындый ачышларымны Америкага сатсам, беләсеңме кем булам? Мил-ли-он-ер!.. Ә бу илдә безне милли пионер итеп тә танымаска тырышалар...
Әйтәм бит инде мин сиңа, хатын-кыз үзе бер лаборатория, дип. Шуңа күрә, тату яшәү өчен, аларны гомер буе фәнни яктан өйрәнергә, күп төрле тәҗрибәләр үткәрергә кирәк. Хәзер бигрәк тә. Чөнки фән заманы бу!
Примир, без нинди дә булса мәтдәне икенче мәтдә белән колбага салганда, реакциягә керткәндә, Һәрвакыт, «нәрсә килеп чыгар икән?» дип баш ватабыз, дулкынланабыз. Көтелмәгән нәтиҗәләр дә килеп чыгуы бар бит! Бигрәк тә атом бомбалары эченә тутыра торган реактивларны бер-берсенә кушканда... Лабораториябез шартласа, бөтендөнья сугышы башланмас дип иман китерә алабызмы без?! Хатын-кыз дигән лаборатория дә көтелмәгән нәрсәләр китереп чыгара. Исеңдәдер бит әле, мин өйләнгәч, аннары хатынны бала табу йортына илткәч, кем чыгар икән, малаймы икән, кыз микән, дип йөрдем. Малай булсын иде дип теләдем. Ә нәрсә килеп чыкты? Кыз... Чөнки ул вакытта әле мин фән дөньясына тирән кереп җитмәгән булганмын - хатыныма назым җитеп бетмәгән. Уйлагандыр эченнән генә: синең кебек мүкләкләр үстергәнче, үзем кебек затлар үрчетим әле, дип...
Мүкләк дигәннән, мүкләк кәҗә дә ярата иркәләүне, энем. Безнең фәнни академиядә бар андый кәҗә. Баш түбәсен ипләп кенә кашысаң шуның, рәхмәт әйтүе күзенә мөлдерәп чыга. Әгәр дә инде сыйпап-кашып утырган мәлдә, кинәт кенә сакалын учлап, бөтен көчеңә тартсаң, юк мөгезләре белән сөзә башлый үзеңне. Кабыргалар чатнагандай була! Тагын бер мисал сиңа: әгәр куян алдына кишер салсаң, сөенә-сөенә кимерә, инде дә мәгәр колбаса куйсаң, иснәве була - иманнан качкан иблис шикелле, лабораториянең икенче стенасына хәтле ыргыла. Әллә сыер исен, әллә эт исен яратмый - аңлавы кыен... Ә моны, тәҗрибәләр үткәреп, фәнни яктан өйрәнү кирәк. Безгә бит замана колбасаларының составын өйрәнү өчен дә приборлар кайтардылар күптән түгел.
Менә син үзең дә бер тәҗрибә үткәреп кара әле хатының белән, җае чыкса. Тәлинкәсенә печән сал да, өстәл янына чакыр... Нәрсә килеп чыгар икән? Үзе бер эсперимент булыр ул фән дөньясында.
Юк, юк, аерма, энем. Бигрәк юкка бозылышкансыз бит... Хуш, машина сатып алмакчы булгансыз җыйган акчагызга - автокибеткә баргансыз. Аңа аркалары төшә торган утыргычлы машина ошаган. Бик әйбәт бит инде! Андый утыргычлар «ә» дигәнче ятакка әйләнә дә куя. Бәлки, синең шау-шуыңнан котылып торасы, урман аланына барып, сузылып ятып ял итәсе киләдер. Машинаны шәп йөртә бит ул! Бәлки әле үзеңне дә өйрәтер, тора-бара... Татулашыгыз, ыштубы! Үзе йөрмәгәе, дип куркасыңмыни әле син?! Йөрсә дә исең китмәсен. Ул бит, барыбер, сине ташлап китмәячәк. Хатын-кыз ул сине яратмаганнан йөрми башка ирләр белән. «Минем ирем башкалардан шәбрәк яки хөртирәк түгел микән?» дигән сорауга җавап эзләүдән, чагыштырып карарга омтылудан гына йөри ул! Ягъни, Һәр лаборатория кебек үк, фәнни анализ ясарга тырыша дигән сүз!
Менә син мине гаеп итеп утырасың. Хайваннар, ерткычлар белән чагыштырып, кешеләрне мыскыл итәсең, дип, дәгъва белдерәсең. Юк, энем, хайваннарны кешеләр белән чагыштырмыйм мин, кешеләрне хайваннар белән чагыштырам! Менә син үзең дә чагыштырып кара да җавап бирергә тырыш: кайсы ерткычның үз хатынын кыйнаганы яки үтергәне бар да, кайсы ана хайванның туарга тиешле баласын, карыныннан өзеп алып, чүплеккә ташлаганы бар?! Агач ышкып кына яшәп булмый, маңгаеңны да ышкыштыргала бераз...
Давай, тагын бер стакан сал да, китим әле мин... Ләх исереп кайтып, хатынның холкын экспериментлап карыйм әле. Нәрсә килеп чыгар икән?..
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: