Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Авылым, көт мине, кайтырмын!

Хикәя

Автобустан төшеп калдымда, як-ягыма карандым. Мин авылымны танымадым. Инде күп еллар үткән шул, кайтмадым, вакыт тапмадым...

Тукталыш. Хәтта ул да элеке урынында түгел икән инде, авылның уртасына күчкән. Әкрен генә алга таба юл алдым. Балачагым эзләре, тыкрык буйлап, олы юлга чыгардылар. Әйе, нәкъ үзе... Әнә, әтиемнең кулыннан тотканмында, кычкыра-кычкыра нәрсәдер сөйлим. Янәшәдә әнием, үз уйларына батып, әкрен генә атлый. Нәрсә уйлады икән әнием ул чакта? Нинди бәхетле булганмын мин ул вакытта! Янәшәмдә яраткан кешеләрем бит. Эх, кайтарырга иде дә шул мизгелләрне...

Чү, бу нинди тавыш? Авыл клубыннан, тирә-якка моң таратып, Салават абый җырлый. Күңелгә рәхәт булып китте. Татар моңы чишмәдәй челтер-челтер ага! Иртәгә – Сабантуе. Әзерләнәләрдер инде?

Күз карашым Ык буйларына төште. Саеккан, бәләкәй булып калган. Кеше картайгач бәләкәйләнә, әллә ул да картая микән? Кайчандыр чаба-чаба су коенырга төшкән Ыгымны танымадым. Рәхәт тә була иде су керүләре! Әнә малайлар инде Ыкны йөзеп чыгып, каршы яктан кул болгыйлар, ә без бу ярдан. Күңелле иде...

Авыл йортлары әллә ничек сагаеп, үпкәләп караган сыман. Күбесе ятим шул, кайтучылары юк. Әнә теге яшел йорт хуҗаларын исемләп әйтә дә алмыйм, онытканмын. Ә шуларның бакчасыннан, кызык итеп инде, алма урлап йөри идек. Үзебезнең бакчада алма беткәнме?! Юк, менә шул кеше бакчасында үскәне тәмле була да инде! Яшь чаклар, җүләр чаклар, кесә тулы борчаклар...

Кайтып җиткәнмен бит. Исәнме! Сагынып кайттым, каршы ал мине, авылым! Син шул ук икән. Үзең сары, тәрәзәләрең ап-ак, тәрәзә төбендәге чәчкәләр, капкаларың зәп-зәңгәр. Нәкъ балачактагыча, әби-бабай исән вакыттагы кебек. Әнә, капка төбендә көнбагыш чиртеп утыралар. Яраталар инде шул эшне. Алар мине каршы алырга чыкканнар. Ә өйдә җылы аш, яңа пешкән күмәч көтәдер? Хатирәләр,хатирәләр...

Капка төбенә чыктым да, куңелем белән һәр йортны барладым, күбесе юк инде... «Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел», – дип юкка әйтмәгәннәрдер?! Мин авыл башына, зиратка таба атладым. Капка каршында тын калдым... Менә ул кешенең соңгы йорты, соңгы тукталышы. Инде шактый гына чал кергән башыма яулык салдым да, белгән догаларымны искә төшереп, зират эченә атладым. Менә монысы иптәш кызым, апа, абый, әби, бабам, ә болары – күршеләр... Догаларымны укып бетергәч, саубуллаштым да, кайтыр юлга чыктым. Еллар үтсә дә авыр икән. Аларның юклыгына һич тә ышанасы килми... Юк...

Тагын тукталыш. Кич җитә. Автобуска кереп утыргач, уйга баттым. Юк, авыл нык үзгәргән, танып булмый. Аның урамнары, йортлары, кешеләре, хәтта Ык буйлары да икенче инде хәзер. Без дә башка шул инде. Дөнья мәшәкатьләренә чумып, тирә-яктагы булган вакыйгаларны күрбез. Әллә теләмибез шунда? Вакыт җитми, дибез. Чабабыз. Ә чынлыкта ул безнең үз кулыбызда, вакытыбыз белән без үзебез җитәкчелек итәбез. Туган якка, туган йортка, әни янына кайтырга вакытны таба алабыз бит. Әмма киресен эшлибез. Әллә башкачамы?Юк, без вакландык, юкка чыгабыз. Кешедә мәрхәмәтлелек тә, миһербанлылык та һәм ярдәмчеллелек тә юкка чыга бара. Хәтта телебезне дә онытып барабыз. Әгәрдә киресенчә уйлый башламасак, татар кешесе дә һәм татар авылы да юкка чыгачак. Аяныч!..

Шул уйларга батып, үз-үземә нәзер итеп, «Авылым, көт мине, тагын кайтырмын», – дип кул болгадым. Кайтыгыз, соңга калмагыз!

Резедә Зәйдуллина, 25 нче гимназиянең педагог-китапханәчесе

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев