Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Авылны сагынып...

шигырь

Хәзер дә ягыла микән,
Туган нигезнең миче?
Урамга тарала микән,
Пешкән ипинең исе?
Беркайда юк авылымның,
Айлы аяз кичләре.
Авылга гына хас булган
Кара мунча исләре.
Морҗалардан чыккан төтен
Күкләргә агыладыр.
Бәлки әле аулак өйләр
Безне дә сагынадыр?
Битләрем куеп назланам,
Җил иссә туган яктан
Анда югалткан бәхетне
Читтән эзләп кем тапкан.

Никифор Тукмачев

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев