Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Авылның быелгы язы

Шигъри тәлгәшләр

Капка төпләрендә күлдәвек юк,
Кар эреми, чыпчык коенмый.
Көн аралаш буран чыгып тора
Кыш китәргә ахры җыенмый.

Ятим калган өйләр урамнарда
Кар астында изрәп йоклыйлар.
Алар инде көтми беркемне дә,
Киткәннәргә рәнҗеш тотмыйлар.

Тау битләре әле ачылмаган,
Чишмә сукмаклары әле юк.
Инеш суы әле боз астында
Чыгып, ургып агар хәле юк.

Сирәк кенә көн аязып китә,
Кояш никтер бирми җылысын.
Инде, юкса, Нәүрүз килеп җитте
Җылы җилләр кайда йөри соң?

Җырлый-җырлый кышны озаттык без,
Олы бәйрәм итеп, Май чаптык
Озак булдың, инде китәр вакыт,
Кышның символыннан ут яктык.

Кышын яуган карлар һаман ап-ак
Күз нурларын ала карасаң,
Авылның шул карлары да башка,
Язлары да башка, аңласаң

Шәһәрләрдә язлар сизеләдер,
Авылларда әле һаман кыш.
Әрни йөрәк, бөтен нәрсә шул ук,
Тик авыллар гына ярым буш.

Тизрәк язны җиткерәсе килә,
Китерәсе килә яз аен.
Табигать уятмый җир баласын
Ял итсен, дип, ахры бер кавым.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев