Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Авыл үзгәргән

Тагын кайттым авылыма, Кайттым алтын көзләрдә.

Табигате һаман шул ук
Авыл гына үзгәргән.

Гөрләп торган авылыма,
Заман чире кагылган.
Эшләүче дә юк, эш тә юк,
Яшьләр киткән авылдан.

Таулар шул ук, тау астында
Чылтырый чишмәләре.
Болыннарда ишетелми 
Атларның кешнәүләре.

Урам тулып көтү керми,
Кичтән бикле йорт, капка.
Күрше күршегә йөрми,
Кая ул керү ятка.

Кояш баткач, авыл тынды,
Калгандай тормыш туктап.
Таң әтәче кычкырмады,
Чыккан кояшны котлап.

Үскән җирем дип, ялгызым,
Урамнар урап йөрдем.
Танымады авылдашын,
Түбән очта эт өрде.
Никифор Тукмачев
Фото pixabay.com сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев