Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Авылда булган хәлләр

Совет чорында авылда яшьләр күп иде. Клубта кич саен кинолар, "вечер"лар (хәзергечә итеп әйтсәк, дискотека) уздырыла, тик менә авыл егетләренә ул гына аз тоелгандыр инде, алар үз башларына маҗара эзли башлый иде. Кибет инде ябылган булса да, эчәргә теләгән кешегә һәрвакыт табылды. Ул вакытта шунысы яхшы иде, бер авылдагы егетләр...

Совет чорында авылда яшьләр күп иде. Клубта кич саен кинолар, "вечер"лар (хәзергечә итеп әйтсәк, дискотека) уздырыла, тик менә авыл егетләренә ул гына аз тоелгандыр инде, алар үз башларына маҗара эзли башлый иде. Кибет инде ябылган булса да, эчәргә теләгән кешегә һәрвакыт табылды. Ул вакытта шунысы яхшы иде, бер авылдагы егетләр үзара сугышмады, алар башка авылдагылар е белән кыз бүлеште яки сәбәпсез генә тәпәләште. Ничек кенә каты сугышсалар да, үлүчеләр, имгәнүчеләр булмады.

Шулай бервакыт бу авыл егетләре үзләреннән 3 чакрым ераклыктагы күрше авылга кызлар янына китәләр. Тик аларны анда колач җәеп каршылаучы юк. Алай гына да түгел, көчләр тигез булмаганлыктан, "кунак"ларның барысын да яхшылап тәпәләп кайтаралар. Бу хәлне болай гына калдырырга ярамый, әбизәтелне җавап визиты ясарга кирәк. Юкса, егетләрнең генә түгел, авылның да дәрәҗәсе төшәчәк...

Күпмедер вакыт үтеп, кыйналганнарның күз төпләрендәге «фонарь»лары юкка чыккач, егетләр "план захвата" әзерлиләр. Күрше авылга "поход" көнен билгеләп, "сугышчан хәрәкәтләргә" үзләренчә әзерләнәләр, генералларың бер якта торсын. "Налет" уңышлы чыксын өчен, аны яхшы гына "юып", клубта заманча көйгә сикергәли генә башлыйлар. Күпмедер вакыт узгач, бер егет йөгереп керә дә, "күрше авыллар кинобудка каршында безнең фәлән егетне кыйныйлар", дип кычкыра...

Сездә дә шулай булгандыр инде, авыл клубларында арт якта запас ишек тә булып, җәйләрен ул һәрчак ачык тора. Шактый кызган егетләр дәррәү кузгалып кайсы шул запас ишеккә, кайсылары төп ишеккә (кайсысы якынрак) ташланалар. Ә кинобудка ике ишектән дә тигез ераклыкта. Шулай килеп чыга: төп ишектән чыкканнар сул яктан килеп, запас ишектән чыкканнар уң яктан киләләр дә, кемнең кем икәнен карап тормыйча, сугыша башлыйлар. Кайбер өлгерләре чапкан уңайга койма такталарын да каерырга өлгергән була. Кемнең кем икәне ачыкланганчы (кинобудка тирәсе караңгы), үзара шактый тәпәләшергә өлгерәләр...

Икенче көнне авыл халкы көтү куганда, "күрше авылдан 10 машина белән килеп, безнең авыл егетләрен кыйнаганнар" дигән хәбәр тарала. Күргәннәр, бу кыйнашның асылын белгәннәр, дәшми, күрмәгәннәр ышана инде... Ә авыл егетләренең шактые тагын фингал белән йөри. Тик моңа карап кына, клубка чыккач "бәйрәм" ясау гадәте бетми. Күрше авылга "поход" та беразга кичектерелә.

Илһамия ГАФФАРОВА.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев