Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Август көе

шигырь

Алмагачта алма аллана –

Алмаларга өмет баглана.

Өлгереп тә, кирәксезгә калган

Алмалар да күп бу дөньяда...

Алмагачта алма аллана –

Август керсә, күңел моңлана.

Татарлыгым кирәксезгә кала –

Телем белән, дәртем югала.

Татар булу – һаман тышауда,

Кемнәр чыгар хаклык яуларга?

Ни сәбәпле батыр, тырыш халкым

Күндәмлекне тора сайларга?

Затлыбыз ник үсми татарча,

Зыялысы читкә гел кача.

Үз бакчаңда үскән багалманың

Куанычын күрик, ичмаса!

Ана теле – телнең олысы!

Милләт тамырларың ныгысын,

Татарыңа хезмәт итсәң генә,

Югалтуга каршы торырсың!

Асия Сафина

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев