Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Җавап эзлим, баш җитми

Шигъри тәлгәшләр

Җавап эзлим

Уйлап,  очына чыгалмыйм,

Әйтегез, кемнәр белә?

Берәү үксеп елаганда

Берәүләр нигә көлә?

 

Үземнең генә баш җитми,

Әйтегез, кемнәр белә?

Кешеләр ятып үләләр,

Агачлар - аягүрә.

 

Кояш түгел, җил яхшырак,

Киптерә нигә керне?

Яшәгән җир бер булса да

Кылган гамәлләр төрле.

 

Бер-бер артлы килгән көннәр

Ни белән аерыла?

Ник яратып кавышканнар

Ызгышып аерыла?

 

Кемдер кайгы дигәнен дә

Уздыра көлә-көлә...

Күпме сораулар җавапсыз,

Шул менә җанны телә.

рәсем пиксабай сайтыннан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев