Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Җавап эзлим

шигырь

Ак кыш булган урамда
Мин дөньяга туганда.
Алып кайткан мине әни
Балалар тау шуганда.
Толып җиңендә кайтканмын
Ерак бүлнистән өйгә.
Яшәргә омтылган җаным
Карамыйча бернигә.
Яшәүгә булган омтылыш
Белмим, кайсыннан күчкән.
Кая ашыккан бу җаным?
Ай үсәсен, көн үскән.
Ышаныгыз сүзләремә,
Шундый малай булганмын.
Торам менә алдыгызда,
Инде бабай булганмын.
Җиргә туып ни майтардым,
Көткәнме мине Ватан?
Сорауларга җавап эзләп,
Гомер буе баш ватам.
Рифкать Имаев

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев