Туган як

Атлар көлә дә белә икән

Шулай туры килде инде, мин солдатка кыш уртасында ял бирделәр. Әти-әни янында рәхәт: мин аларны сагынган, алар мине. Кичен йоклар өчен әни миңа, каз мамыгы тутырып ясалган түшәк, ястык салып, урын җәйгән. Ел ярым эчендә армиянең каты мендәре һәм матрацына нык ияләшкәнмен, йокыга китә алмыйча, төне буе бөтергәләнеп чыктым.

Иртә белән, хәрби комиссариатка исәпкә басу сылтавы белән (төп сәбәбе – сөйгән ярымны күрү), әтидән ат сорадым. Ул вакытларда кыш көне безнең авылдан район үзәгенә машина юлы юк, юлы булырга – әле  аның машинасы да юк. Әти сугыш ветераны, солдат хәлен бик тиз аңлады. Атын җигеп, чана төбендәге солы салынган капчыгын печән белән каплады да, минем өскә толып кигезеп, кулларыма дилбегәсен тоттыргач: «Атны кума. Кая һәм ничек барасын ул үзе белә», диде.
Кычкыручы әтәчләре, салкыннан сыкранып, анда-санда шыгырдап ачылучы капкалары, мич торбаларыннан өскә күтәрелмичә генә йорт-ихаталар арасына таралган төтеннәре белән авыл инде күптән артта калды. Ат үз көенә генә юырта. Минем уемда сөйгәнем белән очрашачак мизгелләр. Шуңадыр инде, Кашкайның тизлегенә канәгатьсезлек күрсәтеп, сыртына чыбыркы белән сыдыргалап алам. Юк, ‹‹Ниссан Кашкай›› дип уйламагыз. Ат исеме ул. Әти аңа маңгаенда ак кашкасы булганы өчен, колын чагында ук шул исемне биргән. 
Хәрби комиссариатта исәпкә дә бастым, сөйгән ярым белән дә күрештек, яратыштык. Артыгын сөйләп тормыйм, чөнки үзем һәм ат белән булган вакыйганы бәян итәсем килә.
Кире кайтыр юлга чыктым. Көн суык. Салкын үзәкләргә үтә, әйтерсең лә, мин толып түгел, юка халат кына кигән. Ярты чакрымлап юл үткәч, бик нык кысталганлыктан, атны туктаттым. «Пес» итәргә дип, чанадан төштем. Йомышымны үтәп, кире чанага таба атлаган идем, кырын күзе белән генә мине күзәтеп торган Кашкай урыныннан кузгалып китте. Аны-моны уйламыйча, адымнарымны тизләтебрәк чанага утырмакчы булам. Ат та адымнарын тизләтә, мин чанага утыра алмыйм. Инде хәзер бу галәмәткә аптырап, адымнарымны гына тизләтү түгел, йөгерә үк башладым. Солдат – солдат булса да,  ат – барыбер ат икән! Куып җитеп булмады. Итәкләре җиргә тигән тунны сөйрәп чабып, тәмам хәлем бетеп, ял итәргә туктадым. Ни гаҗәп, ат та туктап, кырын күзе белән мине күзәтә. Бераз хәл кергәч, инде булды бу, ниһаять, чанага утырам икән дип кузгалган идем, ат та кузгалды. 
Шулай ял итә-итә, чанага утыра алмыйча, егерме биш километр араны җәяү кайттым. Әти безне тәрәзәдән күреп, капканы ачып каршылады. Атны туарган арада бу хәлне әтигә сөйләгәч, ул «Кашкайга чыбыркы белән суктыңмы әллә?›› диде. Җавабымны ишеткәч, кычкырып көлә башлады. Шулвакыт аңа кушылып  ат та кешнәп җибәрде: «И-һа-һа-а-а!!!»
Бу аның кешнәве түгел, миннән көлүе иде. Нишләптер, миңа бик тә уңайсыз булып китте. Шунда җир тишеге булса, җир тишегенә кереп китәрдәй булдым. 
Менә шулай, җәмәгать, мин үзем белән булып үткән шушы вакыйгадан соң, атның акыллы хайван икәнлегенә тәмам ышандым. Алар елый гына түгел, көлә дә белә икән!
Инсаф КАШАПОВ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: