Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Атам-бабам җире, әткәм-әнкәм теле

Авылда туып үсеп тә, язмыш буенчамы яки язмышның ялгышы беләнме, читтә яшәгән күп кешеләр 40 яшькә җитә башлагач, туган якларына, туганнары яшәгән җиргә тартыла башлый.

Еллар буе чит телдә сөйләшергә мәҗбүр булып, туган теленнән мәхрүм ителгәннәргә тагын да аянычрак, беренче кендек каннары тамган, ата-бабалары күмелгән җирдә гүр иясе буласы килгәннәрен сизәләр, балаларының да үз телебездә сөйләшүен телиләр. 
Менә шуларны уйлап, 40 яшь тулганда без дә, өч баланы ияртеп, гаиләбез белән Түбән Камага кайткан идек. Хәер, бер-берсен бөтенләй белмәгән меңнәрчә кешеләр – бигрәк тә Пермь һәм Себер шахтерлары, запастагы хәрбиләр һ.б. шулай кайткан. 
Афәрин, шәһәребез чиста, матур! Узган гасырның 90 нчы елларында тәртипсезлекләр, сугышулар булса, хәзер алар юк. Шәһәр үзенә генә хас җирле традицияләре белән яши.
Чит җирләрдә йөреп кайткач, ата-бабадан калган мирас җирдә, кешеләре генә түгел, андагы җәнлек-җанварлары да кадерлерәк тоела икән. Сиңа ышанып кулыңнан чикләвек-көнбагыш алып ашарга килгән тиенне рәнҗетсәң яки юлда коелып калган чөгендерне ашарга килгән кыр кәҗәсенә мылтык күтәрсәң, бу кешелеклелек буламы?! Ата-бабаң җирен саклау буламы? Табигать болай да елдан-ел ярлылана бара бит... 
Инде тел мәсьәләсенә килгәндә, үзләренең үк наданлыклары һәм битарафлыклары аркасында, ике сүзне ялгап дөрес итеп русча әйтә белмәгән әбиләребез оныклары белән татарча сөйләшмиләр. Нәтиҗәдә, «я по татарски понимаю, но разговаривать не могу» дип әйтүче, үзенең туган теленнән мәхрүм ителгән телсез буын үсә. Ә аларның балалары каян белсен инде туган телен?!
70-80 нче елларда кибеттә, транспортта, урамда хатының яки балаң белән татарча сөйләшә башласаң, «комсомол юлламасы белән килгән» берәрсе, яки Мәскәүдә пропискага кертмичә монда җибәрелгән «условник» «говорите человеческим языком» дип акыл сата башлый иде. Ә башкалары аны яклап чыга. Менә шуннан соң, мескен әбиләр оныкларын «человеческим языком» сөйләшергә өйрәтмәкчеләр иде. Хәзер, Аллага шөкер, андый күренешләр юк инде. Балалар бакчаларында да «говорите только по русски» дип тукымыйлар. Ата-аналарның акыллысы баласы ике телдә сөйләшсә, фикерләү сәләте югары булачагын бик яхшы аңлый.
Үземне борчыган тагын бер нәрсә турында язмыйча мөмкин түгел. Татарларда бер хәҗәтсез рус сүзләрен кушып сөйләү киң таралган. Горкомнең элекке беренче секретаре Роберт Шәмгунов, кабинетында башка милләт кешесе булмаса, татар белән татар телендә сөйләшә иде. Ә якташым Мөслим районының Мари Бүләр авылы кешесе, Ижау мединституты профессоры, дустым Асылгәрәй Солтангәрәевич (инде мәрхүм, авыр туфрагы җиңел булсын!), милләте буенча мари булса да, русча, марича, татарча чиста сөйләшә, үзе яшәгән җирле халыкка хөрмәт йөзеннән, удмуртча да өйрәнә башлаган иде. Авырулар белән аралашканда, аларның ана телендә сөйләшергә тырыша иде. 
Марилар, безнең халык арасында ничә йөз еллар яшәп, чагыштырмача аз санлы булсалар да, үз телләрен һәм гореф-гадәтләрен, шулар белән бергә үзләренә булган хөрмәтне һәм дәрәҗәләрен дә саклаганнар. Эшчән һәм намуслы халык. Безнең як мариларын Йошкар-Олада «восточные марийцы» дип атыйлар. Алар Уралда, Башкортстанда, Оренбург өлкәсендә күп. Татарча, русча, марича яхшы сөйләшәләр. Шундыйларның берсе, журнал редакторы А.М.Йөзекәй белән Йошкар-Ола шәһәрендә яшәгәндә аралаша идек. Ул татарча акцентсыз диярлек сөйләшә иде. Габдулла Тукайның «Шүрәле»сен мари теленә тәрҗемә итте. 
Татарстанда, Башкортстанда яшәүче марилар балаларын марича укыттылар, үз телләрен саклап калдылар. Зурлары да, балалары да үз телләрендә сөйләштеләр. Мари авыллары халкы Татарстанда, Уралда, бер-берсеннән ерак булсалар да, аралашып йөриләр, гадәтләрен, милли киемнәрен саклыйлар, балаларын үз телләрендә укыталар. Менә бу – үз-үзеңә, үз телеңә хөрмәт! 
Соңгы елларда, белер-белмәс телләре белән, русчаны боза-боза, балаларын русча сөйләштерергә тырышкан милләттәшләрем өчен оят. «Татарча сөйләшсә, ВУЗга керә алмый, укый алмый» дигәннәре дә дөрес түгел. Без гаиләдә 7 бала үстек, җидебез дә югары белемле. Юкса, без дә татар мәктәбен тәмамладык. 
Белер-белмәс көе русча сөйләшеп, рус телен дә бозмыйк. Үзебез белгән татар телендә сөйләшик. Россиядә бөтен милләт кешеләренә уртак аралашу теле булган рус телен чиста көенчә саклыйк. Татарча сөйләшкәндә кирәкмәгәнгә рус сүзләре кушу да яхшы түгел, телебезне чүпләү була. Үз-үзебезне, үз телебезне хөрмәт итмәсәк, балаларыбызны үз телебездә сөйләшергә өйрәтмәсәк, кем булып үсәр соң алар?
Илгиз ХӘЕРКӘЕВ. мәгариф ветераны.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев