Туган як

Ашыккан – ашка пешкән...

Бервакыт Мансур эштән кайтканда, тукталышта инде кузгалырга торган автобусны күреп, йөгерергә тотынган. Янәсе, тизрәк өйгә кайтып җитә.

Яңгыр явып үткән булган... Абынган да, ап-ак күлмәк, ап-ак чалбары белән җыелып торган яңгыр суына барып та төшкән. 
Мансур торган арада автобус китеп тә барган. Икенче автобусны көтәргә туры килгән. Кайтып керсә, җан кисәге күрше хатыны белән чәй эчеп утыра икән. 
– Мансур, ни эшләп соңга калдың? – дип борылып караган да шаккаткан. – Нәрсә булды? Әллә «Мунча  ташы»ндагы дуңгыз караучы сыман ит комбинатына алып бардылармы? – дип, урыныннан ук сикереп торган. 
– Егылды-ы-ым. 
– Аяк астына карап йөреп булмый идемени?  
– Автобуска йөгерә идем дә... Ерактан ук нәрсәдер ятканын күрдем... Килеп җиткәнче онытканмын...  Алдагы «биштәр» аяк астын каплый бит. Анысы ярар, үзем гаепле, автобус шоферына ачуым чыкты, борын төбендә ишекне ябып, утыртмыйча да китеп барды.
Хатыны: 
– Әле ярый икенчесе утырткан, рәхмәт әйт. Үзең ачып кермәгән булсаң, бу кыяфәтеңне күреп, ишек тә ачмаган булыр идем – дигән.
Мирзанур ШӘЙМОРЗИН.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: