Туган як

Ашыкмыйм әле...

Узган атнада авылда яшәүче сыйныфташларымны күрергә кайткач, кем уйлаган диген, кәефем кырылып килде. Кайчандыр гөрләп торган сыйныфтан нибары өчәү - бер егет һәм ике кыз калган. Яшебез җитмешкә җиткәнгә, бу гаҗәп түгел, дип уйлап куйдым. Буш кайтмадым, җыен вак-төяк белән сумкам тулы иде. Егетебез, кулына шампунь тоттыруга: «Мин мондыйны эчмим»,...

Узган атнада авылда яшәүче сыйныфташларымны күрергә кайткач, кем уйлаган диген, кәефем кырылып килде. Кайчандыр гөрләп торган сыйныфтан нибары өчәү - бер егет һәм ике кыз калган. Яшебез җитмешкә җиткәнгә, бу гаҗәп түгел, дип уйлап куйдым.
Буш кайтмадым, җыен вак-төяк белән сумкам тулы иде. Егетебез, кулына шампунь тоттыруга: «Мин мондыйны эчмим», - дигән җавап ишеткәч, аның белән барысы да аңлашылды. Кызларның берсенә бүләккә крем, икенчесенә арзанлы хатын-кыз духие биргәч, үпкәләүдән иреннәре турсайды. «Нәрсәгә ул миңа, инде күп калмады», -диде берсе, ачыктан-ачык, нәрсәгәдер төрттереп.Икенчесе: «Сез шәһәрдә яшәп, чыраегызга шундый юк-бар сөрткәнгә картаймыйсыз. Без фермада утыз-кырык ел тирес исе иснәп эшләдек, шуңа аның безгә файдасы юк», - диде. Җен ачуларым чыкты бу наданнарга. «Сезгә әле җитмеш тә тулмаган, ник үзегезне карамыйсыз? Кая мондагы табиблар, кая УЗИ, кая анализ тапшыру, кая дарулар? Кадерегезне белмисез», - дип кычкырдым. Ник бер керфекләре селкенсен: «Нинди врач, нинди УЗИ, ни сөйлисең син, - диде тегеләрнең берсе бик нык гаҗәпкә калып. -Үзең уйлап кара: районга утыз чакрым, аннан килергә теләмиләр, чирләп киткәндә без барып җитә алмыйбыз, әле ярый зират авыл артында гына, әллә ни мәшәкатьләнәсе юк». Шулчакны бердәнбер егетебез телгә килде: «Бар ул андый табиб, күрше авылда гына яши. Безнең яшьтәге бик шәп мал врачы. Бер яртыңны кыстырып барсаң, анализ, УЗИлардан башка да, бар чиреңне күз ачып йомганчы әйтеп бирә».
Шәһәргә кайтуга, иң әүвәле үземнең дә табиб янында бишбылтыр элек булуымны исемә төшердем. Иң мөһиме - йөрәк, беренче булып шуны тикшертергә кирәк. Кардиограммага күз төшерүгә, яшь кенә табиб: «Әби, мондый йөрәк белән сине космоска җибәрергә була», - дип авызын ерды. «Әкият сатма, нинди космос, миңа җитмеш тулып килә», - дип, тегене бераз оятка китермәкче булдым. Ояла ди, хәзер, мыегының ник бер бөртеге селкенсен. «Таныш хәл: хатынның әнисенә дә җитмеш тулды, дөбер күчереп, бакчада эшләп йөри, икешәр сәгать мунчада чабына. Сезнең буын дару эчеп үсмәде, эшләгән саен ныгый гына барасыз», - дип акыл сата башлады. Тыңлап та тормадым, менә кем мине ныклап караячак дип, хатын-кыз табибына кереп киттем. Әмма монда да шул ук хәл: мыегы да чыкмаган яшь кенә малай утыра. Ул күзенә пыяла нәмәрсә элеп, бер генә карап алды һәм: «Әби, син әле яңадан кияүгә чыгарлык хәлдә», - дип, мине күкләргә чөеп мактый башлады. Оятымнан, рәхмәтемне дә әйтмичә, башка табибка чыгып йөгердем. Күз белгеченең ишеген ачсам, тегендә күзлек кигән олы яшьтәге хатын утыра. Үзе ярым-йорты күргән кешедән нинди өмет көтәргә кирәк ди, шуңа монысына кереп тә тормадым. Шулчакны, туктале, йөрәгем тибә, күзем күрә, колагым ишетә, борыным сизә, нишләп йөрим мин монда дип, чыгар ишек эзли башладым. Бүлнис капкасыннан чыгып килгәндә, күршедә яшәүче Бибисара белән чак кына маңгайга-маңгай бәрелешмәдек. Менә кем аңлый, менә кем хәлемә керә дип шатланырга өлгермәдем, Бибисара каян чыкканымны күреп: «Шомырт төеп, бал белән кушып, лимон согында эретеп эчәргә кирәк», - дигән киңәш бирде. Ярар, рәхмәт, борчылма, ашказаным яхшы эшли дип, тегене тынычландыргандай булдым. Тыңлап та тормады: «Чи килеш алоэ ашап кара әле, бәлкем файдасы тияр», - дигән булды. Шунда гына Бибисараның саңгырау икәнен аңлап алдым. Җитмәсә, күзе дә юньләп күреп бетерми бугай. Ул миннән күпкә яшьрәк булса да, бүлнис юлын тикмәгә таптамый булып чыга түгелме дип уйлап куйдым.
Кичен сериал караганда, гомердә булмаганны, кияү: «Әби, хәлләрең ничек, чирләмисеңме?» -дип сорап куйды. Авылыма кайтып, ни сәбәптән кәефем кырылып килгәнне сөйләп бирдем. Табибларга күренеп, борчуга сабышканымны да аңлаттым. Бот чабып көлде кияү минем сөйләгәнемнән. «Әби, ул турыда уйлый да күрмә! Ике оныгыңны аякка бастырдың, әнә тагын берсе туарга тора, аларны кем кеше итәр? Узган ел яңа машина алдык, аңа әле түлисе дә түлисе, бер айлык түләүгә нәкъ синең бер пенсияң кереп китә. Алдагы җиде-сигез ел эчендә чирләү турында уйлап та карама. Үзең күрәсең, алда күпме эш тора, ашыкма әле, иң кирәк чагың башланды гына!» - диде.
Кияүнең сүзләреннән соң йөрәгемә җылы кереп китте. Авылдагы сыйныфташ кызлар: «Без бетеп киләбез, киләсе елга үзең белән үзеңә генә очрашырга туры килмәгәе», - дип куркытканнар иде. Куркытмый торсыннар әле, әнә кияү дә, ашыкма, синнән башка булмый, ди. Иң ышанычлы кешем шулай дип әйткәч, ник ышанмаска ди. Димәк, вак-төяккә кул селтәп, яшәргә кирәк.
Күңелем сизә: иң кызыгы алда әле....
Илдар ХӘЙРУЛЛИН.l
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: