Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Ашарга пешереп караган

Ирләрнең кайберсе хатын-кыздан да остарак ашарга пешерсә, икенчеләре кайберләре да пешереп ашый белмиләр. Бу язма да шундый бер ир заты турында. Мин кем икәнен әйтеп тормыйм, үзләре турында яки нәкъ менә аның ире турында дип уйлыйлар икән - уйлый бирсеннәр, кешене уйлаудан тыя торган закон юк. ...Хатыны чыгып киткәндә, ир...

Ирләрнең кайберсе хатын-кыздан да остарак ашарга пешерсә, икенчеләре кайберләре да пешереп ашый белмиләр. Бу язма да шундый бер ир заты турында. Мин кем икәнен әйтеп тормыйм, үзләре турында яки нәкъ менә аның ире турында дип уйлыйлар икән - уйлый бирсеннәр, кешене уйлаудан тыя торган закон юк.

...Хатыны чыгып киткәндә, ир дигән кеше диванда кырын ятып калды. Машина белән барып кайтыйк дип авыз да ача торган түгел, чөнки йорт хуҗасының бүген ял көне. Аяк киеме кигәндә хатыны тагын нәрсәдер әйткән иде дә, тик ир ул сүзләрне колак кырыеннан гына уздырып җибәрде.

... Хатын озаклап йөреп, кичке якта өйгә әйләнеп кайтканда, квартирга янган пластмасс, кәстрүл, көйгән ит һ.б. исләр тулган иде.

Хуҗабикә беренче эш итеп кухняга узды. Идәндә күкәй кабыклары һәм янган соскыч ята. Бу нәрсә, дигән сорауга, ирнең җавабы әзер: "Ашарга пешереп китмәгәнсең бит, йомырка кыздырып ашамакчы идем". Суыткычтагы җиде күкәйнең икесе табага, берсе газ плитәсенә, дүртесе идәнгә төшкән. Соскыч нигә эрегән дигәнгә дә җавап әзер, плитә өстендә ябышкан күкәйне кызу килеш кырып алмакчы булган. Ә менә ни өчен идән чүбен җыя торган соскыч белән, монысы инде ирләр логикасына керә. Мөгаен, күзенә беренче чалынган нәрсәне кулына алгандыр. Моннан тыш плитә өстендә тагын ике янган кәстрүл, раковинада бер кочак савыт-саба ята.

Ике күкәй белән тамагы туймаган (аларына да тоз салырга онытылган) йорт хуҗасы макарон пешерергә уйлый. Тамак нык ачканга, кәстрүлгә ярты пакет спагетти салып, бераз гына су өсти дә шул йомырка һәм соскыч калдыклары ябышып калган плитәгә куя. Монысында тоз салырга онытмаска кирәк. Ә тоз кайда? Шкаф эчендәге "соль" дип язылган савыт эчендә лавр яфрагы салынган булып чыга, бәлки "сода" дип язылганы эчендәдер... Юк, монысында бөртекле кара борыч икән. Кайда соң тоз, бармы бу өйдә тоз?! Әһә, табылды, "песок" дип язылган савытта икән. Бер кашык тутырып, макаронга салган иде - шайтан икән, монысы бит, чыннан да, песок! Барысын бутап бетергәч, ник соң песокны гына үз савытына сала бу хатын-кыз дигәнең, ә?. Тоз микродулкынлы мич кырыенда, пыяла банкада булып чыкты. Тик макарон пешерү җиңел кебек тоелса да, чынлыкта бик авыр икән: макаронның яртысы кәстрүл төбенә ябыша, яртысы пешми кала. Җитмәсә, суы кайнап бетеп, быгыр-быгыр ата башлады - әллә плитә янына мотоциклчылар каскасы киеп киләсе...

Хатынына ачуы чыккан ир кәстрүлнең монысына су салып, җебетергә куйды да, үзе икенче кәстрүлдә аш пешерергә уйлады. Ашарга пешерүдә азмы-күпме тәҗрибә тупланды. Макарон белән барып чыкмагач, монысына су күбрәк салырга кирәк дигән даһи уй туа ирнең башында. Тик күп су озак кайный шул, ә тамак ач. Ярар, тизрәк кайнасын өчен суның беразын түгәргә, ә шулпа кайнаганчы бераз ял итеп алырга була...

Ирнең күзе ачылганда, өйдә күз ачып булмаслык төтен. Уяныр-уянмас кына торып, кухняга башын тыкса - плитә өстендә эреп аккан кәстрүл кисәге. Аһ, корт чаккан нәрсә, әле генә яткан кебек иде бит, 2 сәгать вакыт үткән! Бу хатын дигән кеше кайда йөри??? Кайтса, ашарга пешерми киткәне өчен эләгәчәк үзенә...

Ашказаны ашарга сорый, ә хатын һаман юк. Әллә балык пешереп карыйсы инде? Юк, маташып та тормаска, төньяк халыклары чи балык ашый бит, чи килеш ашап карарга кирәк, туңдырылган булуы яхшырактыр да әле. Фу, бигрәк тәмсез нәрсә, моны чукчалар ничек ашый икән?.. Җитмәсә, квартир тулы сасы ис, ашказанында бүреләр улый. Ир заты аптыраганнан чи суган алып, ипи белән суган кимерергә керешә.

Ул шулай җылый-җылый суган ашап утырганда, хатын кайтып керде. Аның беренче эше форточканы, балкон ишеген ачып, бүлмәне җилләтү булды. Иренең, "озак йөрдең, ашарга да пешерми киткәнең" дип чәпчүенә, эндәшми генә идәндә торган кәстрүл капкачын ачып күрсәтте. Бер кәстрүл аш, әле суынып та бетмәгән! Җылы булганга суыткычка тыгып тормыйча, идәнгә куйган һәм бу турыда чыгып китәр алдыннан, "тамагың ачса - аш идәндә" дип иренә әйткән дә булган...

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев