Туган як

Артык ярату да начар

Дөньяда ничәмә-ничә пар аерылыша?! Уйлап карасаң, исең китәрлек. Араларында бер-ике ай яшәүчеләре дә, тәҗрибәләре булганнары да бар. «Бәхетемне таптым» дип өйләнешәсең дә, берзаман елга ярында ялгыз калган кебек тормыш агымына иярәсең.

Хатын-кыз, минемчә, кияүгә «Саклаучым, терәгем, булышчым булыр», дип чыгадыр. Һәр кошның ике канаты булырга
тиеш, диләр. Ә Ризит белән Әнвәрә тормышына, көтмәгәндә, чит хатын килеп керә. Үзгәрешләрне сизсә дә, үтәр әле, дип йөргән хатынның өметләре акланмый. Ир дигәне эштән соңлап кайта, юктан сәбәп табып, кабынып китә, я бөтенләй эндәшми. Әнвәрә күңелен билгесезлек корты кимерә. Ризит киемендә хатын-кыз хушбуе исе, иннек эзе бар. Яраткан кызлары Сәкинә булмаса, мәсьәләне чишү җиңелрәк булыр иде. Әмма баланың ни гаебе бар? Аның йөрәген җәрәхәтләмичә бу хәлне ничек итеп аңлатырга? Әти-әнисенең аерылышырга карар кылганнарын белү белән, кыз өйдән чыгып китә. Сәбәбен дә сорап тормый. 15 яшьлек үсмер салкын акыл белән уйлый беләме соң?!
Бер атна дус кызларында кунып кайткач:
– Мин сезнең һәрвакыт бергә булуыгызны, тулы гаиләдә яшәвемне телим, – дип, үз сүзен әйтә.
Ризит аның сүзләренә игътибар да бирмичә, судка барып, аерылышуга гариза язып кайта да фатирдан күченеп китә. Әнисе дә Сәкинә белән сөйләшеп, аңлатып торуны кирәк тапмый, «Холыклар белән килешмәдек», дип котылмакчы
була. Әмма бу мәнсезлекнең нигә китерәсен белсә иде ул!
Әтисе чыгып киткәч, кыз әнисе белән бөтенләй сөйләшүдән туктый, җай чыккан саен «сатлык җан» дип йөрәген телгәли. Кайтып кергән саен:
– Сатлык җан! Ашарга әзерме? –дип, ишек төбеннән кычкыра. Әни түзә, нишлисең бала бит, кайгыра торгандыр... Күңеле белән әрнесә дә, сиздермәскә тырыша. Ә гомер әкрен генә уза тора. Менә Әнвәрә дә үз тиңен очрата. Баксаң, ир аны күптән яратып йөргән, өйләнмәгән, өметен өзмәгән, әмма араларына кермәгән. Ир чәчәкләр бүләк итә, кафеларга, кинога йөртә.
Моны белгәч, Сәкинә бөтенләй баудан ычкына. Болай да юньләп дәшмичә, кимсетеп яши, хәзер өйдә чәчәк күрүгә, аны вазасы-ние белән тугызынчы каттан ыргыта. Әнвәрә телефоннан сөйләшә башласа, теләсә нәрсә кычкыра. Фатирны туздырып атарга да күп сорамый. Күңелендә дә, уйларында да – гел әшәкелек. Әтисе белән аерылышуда аны гаепли.
– Әтиең аерым яшәсә дә, ул да, мин дә сине барыбер яратабыз, үскәч барысын да аңларсың, тормыш без дигәнчә генә бармый, – дип үгетләп тә карый Әнвәрә.
Кыз тыңларга да теләми:
– Әтинең безне ташлавына син генә гаеп-ле! Сөяркәңнең бар икәнен белеп чыгып киткәндер. Сине күрәалмыйм, сатлык җан! – дип ачыргаланып кычкыра.
Дөресен сөйләсәң дә, бу бала хәзер ышанмас, күңеле яраланыр, дип уйлап Әнвәрә каршы дәшми. Ә Сәкинә әйберләрен җыя да, гадел һәм гаепсез дип санаган әтисе янына китә. «Барып җиттем, барысы да әйбәт», – дип шалтырату юк инде ул!
Әнвәрә Ризитка шалтыратып, кызына барысын да ничек булганын сөйләп бирүен үтенсә дә, ир:
– Юкны сөйләп, булмаганны чыгарып, баланың башын катырма! Кызым минем белән яшәячәк! – дип сөйләшүне төгәлләп куя.
Соңгы өметне Сәкинә телефоныннан килгән SMS-хәбәр өзде. Анда «Миңа башка «кызым» дип дәшмә. Оныт мине. Әти белән аерасың, талаштырасың килә икән. Барып чыкмас! Минем башка әни юк», дип язылган була.
Кешеләрне кызганып, үз-үзеңә начарлык эшләргә кирәкми. Баланы артык ярату да яхшыга китерми, һәрнәрсәнең чамасы булырга тиеш. Бәлки вакыт узу белән, Сәкинәнең дә күзе ачылыр, гаделлек җиңәр? Кем белә...

Кәүсәрия Шәйдуллина
Фото pixabay.com сайтыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: