Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Артист булуыма үкенмим

«Кадер кичәсе»ндә - азанчы, «Тиле яшьлек»тә - бытбылдык, «Шулай булды шул»да - Гамир, «Яра»да - Кәримҗан... Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар драма театры артисты Наил Сәйфетдинов әйтүенчә, ул тамашалар репертуарындагы спектак-льләренең 80-85 процентында уйный. Хезмәттәшләре сүзләренә караганда, актер булу белән беррәттән, ул ышанычлы, хәлгә керүчән, ярдәмчел, кирәк вакытта киңәш бирүче...

«Кадер кичәсе»ндә - азанчы, «Тиле яшьлек»тә - бытбылдык, «Шулай булды шул»да - Гамир, «Яра»да - Кәримҗан... Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар драма театры артисты Наил Сәйфетдинов әйтүенчә, ул тамашалар репертуарындагы спектак-льләренең 80-85 процентында уйный. Хезмәттәшләре сүзләренә караганда, актер булу белән беррәттән, ул ышанычлы, хәлгә керүчән, ярдәмчел, кирәк вакытта киңәш бирүче кеше дә әле.
 
Аныӊ катнашында караган соӊгы спектакльләрнеӊ берсе - «Алпамыш алпавыты». Иршат роле үзенә килешеп тора, дип уйлап куйдым. Тыйнак, җитди, кыюсыз, әмма бик тә моңлы егет, шулай да, сөйгәнен үзенеке итә ала. Тормышта да ул шундый кебек тоелды миңа. Сөйләгәндә, тыныч кына, төпле итеп, уйлап сөйли. Рольләренә килгәндә, кемне генә уйнарга туры килми аңа! Араларында драматик, ачы язмышлы, тормыш сөючән образлар бар.
 
- 55 яшемне тутырсам да, хәзер уйнаган образлар арасында миннән 30-35 яшькә кечерәкләре дә күп, мисал өчен «Алпамыш алпаваты»ндагы Иршатка нибары 22 яшь, - ди Наил абый. - Яшьләрне уйнау бүгенге көндә авырлаша бара. Бәлки, кайчандыр булса, 60-70 яшьлек картлар рольләрен бирерләр.
 
Ул кечкенәдән үк сәнгатькә гашыйк булып үссә дә, үзен артист ролендә күз алдына китермәгән. Дөрес, сәхнәне яраткан, качып-посып китаплар укыган, радиодан спек-такльләр (өлкәнрәк яшьтәгеләр ул тапшыруларны хәтерлидер әле) тыңлап үскән. Г.Камал театрының барлык артистлар исемнәрен дә белгән. 5нче сыйныфта гармун тарта башлагач, мәктәп кичәләрендә катнашкан, буйга җиткәч, уйнап-җырлап туйлар да алып барган. Әмма театрда уйнармын дип башына да китермәгән.
 
Мәктәпне тәмамлагач, Наил абый Казанга мәдәният институтына юл тоткан һәм үзешчән театр коллективы режиссеры белгечлеге буенча укып чыккан. Аннан үз авылында мәдәният йортында режиссер булып эшләгән.
Язмыш аны Түбән Камага 1999 елда китергән. Шул ук елда Наил абый театрга килгән һәм менә инде 18 ел биредәге тормыш белән яши. Баштагы дәвердә 3 ел режиссер Рөстәм Фатыйхов белән дә эшләп калган. Кем ничектер, ә менә Наил Сәйфетдинов яӊа ролен үз иткәнче, байтак вакыт уза икән.
 
- Һәрберсен озак өйрәнәм, - ди ул. - Сүзләрен тиз ятлыйм, образга кергәнче исә 2-3 атна уза. Аны күз алдына китерү аз, тормыштан табу мөһим. Шуңа күрә урамда да күзләп, эзләп йөрим.
 
Аеруча яраткан, бере-геп калганнары арасында Бәчке («Гөргери кияүләре»), Нургали («Син мине күрәсеңме?»), 10 елдан артык уйнаган Гыйльфан («Яшьлек белән очрашу») һәм Кәримҗан («Яра») һ.б. рольләр.
 
Кызык яӊгыраса да, эштән эшләп ял итә ул. Балта остасы, эретеп ябыштыручы, слесарь һөнәрләренә ия булган Наил абый сүзләренә караганда, театрдагы һәр декорациядә аныӊ өлеше тигән. Башта әлеге эшкә акча җитмәүдән алынса, хәзер аныӊ өчен бу - уйнаудан соӊ, иӊ яраткан шөгыле.
 
Һәр кешенеӊ тәкъдире туганчы ук язылып куя, дисәләр дә, Наил Сәйфетдиновныӊ язмышы ике тапкыр тулысынча үзгәрергә мөмкин булган. Институтта белем алганда, ул халык театрын җитәкләүче Шамил Бариевта уйнаган. «Әйдә, егетләр, укып чыгыгыз да, мин сезне театр училищесына үз группама алам», ди-гән сүзләрен Наил абый еш исенә төшерә. Тик, әллә институт белеме белән училищега керергә теләмәвеме, әллә укып туюымы, егет калмаган, авылына кайтып киткән. Аннан, армиядә хезмәт иткән чакта, аңа взвод комадиры булып калырга тәкъдим иткәннәр. «45 яшемдә пенсиягә чыккан булыр идем», дип куя ул. Тик, шулай да, артист һөнәрен сайлавына бер дә үкенми.
 
- Артистныӊ берничә мөһим сыйфаты булырга тиеш - аларсыз ул, гомумән, спектакльдә уйный алмый. Яшьрәк вакытта мин җырлый, бии, берәр музыка коралында уйный белмәгән кеше артист була алмый дип саный идем. Хәзер, вакытлар узу белән, чын актерлык осталыгына ия кеше генә мондый исемгә лаек икәнен тәгаен беләм, - дип фикерләре белән уртаклаша Наил абый.
Ни сәбәпледер, 18 ел буе театрныӊ күпчелек спектакльләрендә уйнаучы Наил Сәйфетдиновныӊ «Халык артисты» дигән исеме һаман юк.
 
Бердәнбер бүләк - «Мәдәнияттә казанышлары өчен» билгесе. Ә ул моӊа борчылмый. Киресенчә, яшәвеннән тәм табып, сәхнәдә уйный алуына шатлана. Үз эшеӊне белеп, яратып башкарсаӊ, тамашачыӊ сине көтеп алса, - шуннан зуррак бәхет бармы ул?!
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев