Туган як

Аракыга сатылган әтиләр өчен

25 ел буе эчкән Самат кинәт эчүдән туктады. Тормышлары ямьләнде, балаларының боек йөзләре ачылды. Самат өйләнеп, бер ел үтүгә, эчүгә сабышкан иде. Ике мәртәбә авариягә очрады, аяк-кулын сындырып дәваханәдә ятты, барыбер, эчүен ташламады. Дөрес, эчкән чакларында тавышланып йөрмәде, тик балаларның ничек үскәнен белмәде, укулары белән кызыксынмады. Эчмәгән нәрсәсе калмады инде...

25 ел буе эчкән Самат кинәт эчүдән туктады. Тормышлары ямьләнде, балаларының боек йөзләре ачылды. Самат өйләнеп, бер ел үтүгә, эчүгә сабышкан иде. Ике мәртәбә авариягә очрады, аяк-кулын сындырып дәваханәдә ятты, барыбер, эчүен ташламады.
Дөрес, эчкән чакларында тавышланып йөрмәде, тик балаларның ничек үскәнен белмәде, укулары белән кызыксынмады.
Эчмәгән нәрсәсе калмады инде гомерендә - ничек ашказаны чыдагандыр да, бавыры түзгәндер! Техник спирт та эчте, дихлофос та кабып карады, ышанасызмы, хәтта ацетон да эчте - шайтаным да булмады, бары тик авыз эче генә суелып чыкты. Шулай күпме дәвам итәр иде, көннәрдән бер көнне эчүен ташлады Самат.
Ул, гадәтенчә, өйгә лаякыл исерек кайтты. Өс киемен дә салмыйча, караватка ауды. Йокылы-уяулы ятканда, 12 яшьлек кызының кул күтәреп, теләк теләвенә колак салып, аптырап китте. Кызы, күз яшьләре белән, Ходайдан әтисенә үлем сорый иде. Самат үз колагына үзе ышанмады! Ә күзләрен йомган кызы пышылдавын белә: «И, Ходаем! Зинһар өчен әтиемне үз яныңа ал. Монда аның белән безгә җүнле тормыш юк. Безнең белән җүнләп сөйләшүче дә юк бит авылда! Без барысы өчен дә алкаш балалары. Абыем озакламый армиягә китә. Аны озатып калырлык кыз юк - «алкаш Самат улы» дип көләләр аннан. Класста миңа да сан юк, мин дә сәрхүш баласы. Укытучылар да кимсетә үземне. Яңа ел бәйрәменә кечкенә сеңлем тагын иске күлмәк киеп барачак инде. Әгәр әти үлсә, сеңлемә матур күлмәк алырга акча булыр иде. Әни дә гел елап йөрмәс иде. Кәнфит ашамаганга да күптән бит инде безнең».
Шул сүзләрне ишеткән Саматны ток тоткандай булды, махмырның тамчысы да калмады. Нишләде ул? Бер дигән механизатор иде, эчкәне, авария ясаганы өчен машинасын алып, тракторга утырттылар. Багананы «сөзгәч», тракторын алып, көтүче иттеләр. Газиз балаңы, үлүеңне тели икән, димәк, туюлары җиткән...
Самат иртәсен башы авыртса да түзде, стаканга ябышмады. Махмыр җиңел генә китмәде, бер атна башы авыртып тилмертте. Алай гына түгел, Саматта «белая горячка» башланды. Анысы тагын да куркыныч - караватта утырганда өстенә түшәмнән әллә нинди ак кортлар коела, өй идәнендә еланнар шуышып йөри! Түзде Самат - кызының сулган йөзе ачылмасмы дип, олы улын армиягә аек килеш, зурлап озатыр өчен, бакчага йөрүче кече кызы хакына түзде.
Озак та үтми, улын армиягә алдылар. Үзләрендә сукыр бер тиен акча булмагач, ялгызы яшәүче Сәхибә карчыктан бурычка барып акча сорады Самат. Әби гомер-гомергә яхшы күңелле иде, аңа ышанып акча тоттырды, эчеп бетермәс микән дип курыкмады. Хатыны ирендәге үзгәрешләргә ышанмыйча, куркып йөрде. Бары тик айга якын вакыт үтеп тә, иренең хәмергә тартылмавын күргәч, йөзенә нур кунды.
Айныган Саматка колхоз рәисе янәдән машина ышанып тапшырырга уйласа да, ир кире какты. Дөресрәге, тагын эчүгә сабышырмын дип курыкты. Шофер кеше авылда иң кирәкле кеше бит, әледән-әле йомышлары төшеп тора. Күбесе акча кызганып, аракы белән түләүне өстен күрә. Ә җәен көтүдә йөргәндә, сиңа бәйләнүче юк, үз малларыңа кышлык печән чабарга да җай чыга. Көтү кергәч, кышын ат җигеп ферма терлекләренә азык кертәсе, аннан да үз мал-туарыңа силосы-фуражы ияреп кайта.
Авылдашлары күпме генә сорап тинтерәтсә дә, эчүне ташлап айнуының сәбәбен беркемгә, хәтта хатынына да әйтмәде Самат. Ничек итеп, үз кызының үзенә үлем теләвен әйтә алсын?!
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: