Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Аптырап калмады

Сез безнең шәһәрдә автобусларның ничек йөргәнен беләсез инде. Тукталышта автобус көтеп торганда тулы бер роман укып чыгарга була. Ә менә көпә-көндез тукталышта талау очрагы шаһиты булырмын дип, күз алдыма да килмәде.

 

Гадәттәгечә, автобус юк, без унлап кеше, һәркайсыбыз ни белән булса да мәшгуль. Мин эшсезлектән тук­талыштагы халыкны күзәтәм. Игъ­тибарым – ике култык таягын яны­на куеп, урындыкта утырган япь-яшь кенә кызда. Аны кызганучы мин генә түгел икән, бер егет шу­лай ук аның ягына күз салгалап ала. Кыз озак автобус көтеп арыган бул­са кирәк, басып, култык таяклары­на таянып бер-ике адым атлады. Тик шул чакта беркем көтмәгән, уйламаган хәл булды. Теге егет бу кызның иңенә асылган сумка­сын тартып алды да, чыгып чап­ты. Бу шулкадәр тиз булды ки, әллә никадәр халык җыелып торсак та, барыбыз аңсыз, хушсыз калдык. Ни­чек бичара инвалидны талап була?! Тик теге кызый үзе аптырап калма­ды, култык таякларын утыргычка сөяп калдырды да, ике сикерүдә ул бәндәне куып җитеп, егып салды да, сумкасын кире тартып алды. Бу хәлгә теге егет аптыраудан ачыл­ган авызын яба алмыйча, шактый ара үрмәләп барды.

Ә чишелеш бик гади булып чык­ты. Баксаң, кызның әнисе урамда егылып, аягын каймыктырган. Ә кызы социаль челтәрләрдәге «Буш­ка бирәм» төркеменнән табып, ва­кытлыча кулланып торырга дип, култык таяклары әнисенә алып кай­тып килүе икән. Автобус озак көтеп арыганнан соң, бу таяклар белән ничек йөриләр икән, дип сынап ка­рамакчыгына булган.

Илһамия Гаффарова

Фото https://pixabay.com сайтыннан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев