Туган як

«Анда кунакчыл халык яши»

Сәмәрканд шәһәреннән кайтуыма берничә көн үтсә дә, һаман андагы тәэсирләр белән яшим. Көнчыгыш архитектурасының кабатланмас корылмалары һәм бизәкләре, сатучыларның базарда һәм кибетләрдә тауарларын мактый-мактый сатулары, урамдагы таксиларның күплеге, кешеләренең кунакчыллыгы сокландырды.

Урта Азиянең данлыклы Сәмәрканд һәм Бохара шәһәрләрендә соңгы тапкыр 9 ел элек булган идек, шушы вакыт аралыгында үзгәрешләр шактый, әлбәттә. Урамнарны бездәге шикелле реклама такталары чуарлаган, заманча биналар калкып чыккан.
Без самолетта очасы көнне, ягъни октябрьнең соңгы якшәмбесендә, Казанда буранлап кар яуды. Ә Сәмәркандта – көз, газоннар ямь-яшел, клумбалардагы аллы-гөлле чәчәкләр күзне иркәли. 
Волгоград вокзалында берничә ел элек булган терактлардан соң, Үзбәкстанда вокзал һәм аэропортларга пассажир билетлары булган юлчыларны гына кертәләр. Озатучылар, каршы алучылар шлагбаумның аръягында калырга тиеш. Вокзал һәм аэропорт алдындагы мәйдан койма белән әйләндереп алынган, полиция хезмәткәрләре паспортны, билетларны тикшергәч кенә пассажирлар алга үтә ала. Бу кануннар башта бераз сәеррәк кебек тоелса да, соңыннан күнегелде (без ике тапкыр тимер юл вокзалында, ике тапкыр аэропортта булдык). Хөкүмәтнең кешеләрнең тормышын кайгыртуына, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәтүне үз өстенә алганлыгына инандык.
Шунысы гаҗәп: СССР таркалып, аерым дәүләт булып яшәвенә чагыштырмача күп вакыт узмаса да, Үзбәкстанда рус телен бөтенләй аңламаучы буын үсеп җиткән. Кайберләре бераз аңласа да, җавап бирә алмый интегә. Музейларда  да, урамда да,  кибеттә дә, базарда да гел туган телем – татар телендә сөйләштем.  Үзбәкстанның беренче Президенты Ислам Кәримов тумышы белән Сәмәркандныкы, вафат булгач, туган шәһәрендә җирләнгән. Шәһәр үзәгендәге бик матур мәйдан аның исемен йөртә. Бу мәйданнан Ташкент урамы буйлап Сиаб базарына кадәрге урам Казанның Бауман урамын хәтерләтә, монда җәяүлеләр генә йөри. Шушы аралыкта йөрер өчен берничә ел элек ЮНЕСКО электромобильләр бүләк иткән. Бу шундый уңайлы, су өстеннән йөзүче пароход төсле тавышсыз йөри, зур да түгел, 10-11 кеше сыярлык кына. Юл бәясе – бер мең үзбәк сумы (безнең акчага әйләндерсәк, якынча 10 сум).
Данлыклы Регистан, Олугбәк обсерваториясе, Биби ханым, Шахи-Зинда, Гур Эмир, төрле гасырларда ачылган мәдрәсәләр, башка тарихи  һәм истәлекле урыннар  турында «Сөембикә» журналында күп тапкырлар язылды инде. Бу турыда кабатлап язу кызык булмас дип уйлыйм. Үзем күргән, күзәткән кайбер күренеш һәм вакыйгаларга гына тукталып китмәкче булам. Беренчедән, шәһәр бик зур, галәмәт зур мәйданны били,  халык саны буенча Ташкенттан соң икенче урында тора. Шәхси йортлар бик күп, заманча проект белән төзелгән күп катлы торак йортлар да бар. Әмма җирле халык элеккечә аерым ихатада, үз йортында яшәүгә өстенлек бирә. Ихата биек таш стена белән уратып алынган, урам ягыннан берни күренми, ишетелми, һәркемнең үз дөньясы. Ихатада 5-6 бүлмәдән торган берничә йорт урнашкан, әлбәттә инде, виноград, җимеш агачлары күләгәсендә җәйге дастарханнары да бар. Гаиләләрдә җирле гореф-гадәтләр сакланып калган. Милли дип язмадым, чөнки иремнең без кунакка барган дуслары үзбәк, таҗик, кырым татары, әрмән милләтләреннән, алар бу традицияләрне дәвам итәләр. Алар шуннан гыйбарәт: берничә буын бергә яши, бергә аралаша; әби-бабай бер йортта, балалар үзләре бер йортта, оныклар өйләнгәч, тагын бер йорт салына, килгән кунаклар өчен җыйнак кына тагын бер йорт бар. Балалар, ничә яшьтә булсалар да, әти-әниләренә  «сез» дип эндәшә.
Көнчыгыш халкының кунакчыллыгы турында язып бетереп булмый, үзең анда баргач кына аңлыйсың... Кайсы йортка барсаң да, дастархан янына иң элек хуш исле чәй чыгаралар, аннары лагман я шулпа, манты, пылау чыга, самса куялар. Авыз итеп кара әле, дип кыстый-кыстый табын яныннан җибәрмиләр, яңа ризыклар өстәлеп кенә тора. Өстәл өстендә җиләк-җимеш, 5-6 төрле чикләвек тезелгән... Үзбәкстанда кунак булган бер атнада пылауның ниндие белән генә сыйламадылар! Ташкентча, Фирганәчә, Андижанча, Сәмәркандча һәм Бохарача... Барысына да  ит, дөге, кишер салып пешерсәләр дә, һәркайсы үзгә тәмле. 
Без кунакка барган гаиләдә бер ай элек кенә улларын өйләндергәннәр иде. Гаилә башлыгы Шухрат – үзбәк, хатыны Нәсибә – таҗик милләтеннән. Безне каршы алган аллы-гөлле киемле кызны күргәч, концертта чыгыш ясарга барган да киемнәрен алыштырырга өлгермәгән икән дип уйладым. Баксаң, яшь килен, туйдан соң 40 көн дәвамында, өйдә шундый матур киемнәр белән йөри икән. Безгә ризыклар ташып йөргән вакытында, ялгыш пычратмаса ярар иде дип, аны кызганып та куйдым әле. Затлы тукымага алтын җепләр белән милли бизәкләр чиккән киемнәр искиткеч зур зәвык белән тегелгән, күз явын алып торырлык. Минем кызыксынганны күреп, кайнатасы белән кайнанасы аның мондый күлмәкләренең бик күп булуын әйттеләр, киленнәре берничәсен киеп тә күрсәтте. Бәяләре дә бик кыйммәт, бер күлмәкне ким дигәндә 6 миллион үзбәк сумына (безнең акча белән якынча 60 мең) сатып алырга була. Киленчәк шушы матур күлмәкләрен бирнә итеп алып килә, туйдан соң гел шуларны кия, урамга чыкса да, кунакка барса да, аларны салмый. 
Кияү белән кәләшнең туйларын видеотасмага төшергәннәр икән, аны да бераз карап алдык. Затлы ресторанга 350 кунак чакырылган. Җырчылар, музыкантлар бар, моңлы милли көйләр яңгырап тора, зур гына сәхнә дә бар. Тамада – мединститут студенты. Туйны үзбәк, таҗик, рус һәм инглиз телләрендә бик оста итеп алып бара. Сүз уңаеннан шуны да искәртим, медицина институтларында укучылар рус телен камил белә, чөнки бөтен дәреслекләр дә рус телендә язылган, укыту шул ук телдә бара. 
Ике көнебез Бохарада үтте. 1990 елларда ике шәһәр арасын төнге поездда 8 сәгать уза идек, хәзер «Афрасиаб» исемле югары тизлек белән йөрүче Ташкент-Бохара поездында 2 сәгать чамасы үтүгә килеп җиттек. Көндез баргач, тирә-яктагы манзараны күзәтеп бардым. Юл буе сыер, сарык көтүләренең күплегенә шаккаттым. Әнием яшәгән туган авылыбызда (Башкортстанның Борай районы Бадрак авылы) сыерлар саны елдан-ел азая, безнең урамда нибары 2 сыер бар. Апам яшәгән урамда, хәтерем  ялгышмаса, берәү генә калган. Апамнан сөт, эремчек, каймак, май сатып алырга теләүчеләр чиратка язылган...
Үзбәкстанда ит, иттән пешерелгән ризыклар бик тәмле. Табигый шартларда җитештерелгән булганга шулайдыр дип уйлыйм. 
Бохара да – бик борынгы шәһәр. Бохара әмире яшәгән урыннарда булдык, Махахаса бакчасына кереп чыктык, данлыклы Аркка да сугылдык. Аркта безгә бер сәгать чамасы бик кызыклы мәгълүмат җиткергән экскурсовод  ханым кайчандыр рус теле укытучысы булып эшләгән. Аның сөйләвенчә, элек гаиләдә кыз бала туса, ата кеше бик хурланган. Кыз баланы бик иртә, 11-12 яшьләрендә үк кияүгә биргәннәр. Аңа бирнәне тугач ук әзерли башлаганнар, туганнары 8 келәм әзерләгәннәр, ашъяулыгы һәм башка өй кирәк-яракларын чиккәннәр.
Бохара әмирлеге Россиягә кушылгач, 1881 елда тимер юл төзелә. Дин әһелләре шәһәр эченә «тимер ат»ны – паровозны керттермиләр, шуңа күрә тимер юл шәһәрдән 20 чакрым чамасы читтәрәк уза. Тимер юл янында аерым бер шәһәр – Каган шәһәре барлыкка килә. 1991 елга кадәр Каганда рус милләтеннән бик күп кеше яшәгән, ә хәзер аларның күбесе Россиянең төрле почмакларына таралган. 
Үзбәкстан үз тормышы белән яши. Күпчелек халкы сәүдә юнәлешендә эшли, кышлакта яшәүчеләр терлек үрчетә, яшелчә, җиләк-җимеш, карбыз-кавын үстереп сата. Мәктәптә балалар саны күп, сыйныфта 45-50 укучы утыра дип шаккаттырдылар. Данлыклы үзбәк мамыгын җыю элеккечә кул көче белән башкарыла. Совет чорында мәктәп укучыларын, студентларны мәҗбүри мамык җыярга җибәргән булганнар. Хәзер төрле оешмаларны эшкә озаталар, махсус ялланып эшләүчеләр дә күп икән. Кемнәрдер Россиядә вакытлыча эшкә урнаша, гаиләсен матди яктан кайгыртып тора. Кемдер гаиләсе белән Россиядә  урнашып та кала. Безнең югары уку йортларында Урта Азиядән килгән студентлар шактый. Шунысы куанычлы: Казаннан Сәмәркандка атнага бер тапкыр самолет оча. Ике  шәһәр, ике ил арасын тоташтыручы очкычларда бер буш урын да булмады...
Әнә шулай итеп, Үзбәкстан минем өчен таныш һәм таныш түгел ил булып күңелемә кереп калды.
Кадрия ГАБДУЛЛИНА.
Фотоларда: Үзбәкстанда тарихи истәлеккә ия булган архитектура биналары бик күп (өстәге фото); кунакчыл гаилә – Шухрат һәм Нәсибә гаиләсендәге табында (астагы фото, уңда язма авторы К. Габдуллина).
Фотолар К. Габдуллинаның шәхси архивыннан алынды.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: