Туган як

Америкалыларны сәясәт кызыксындырмый

Күңелеңә сәяхәт корты бер керсә, гел йөреп торасы килә икән ул. Америкага сәяхәт кылырга җыенабыз. Әмма виза алу шактый катлаулы булып чыкты. Европага визаны туристлык фирмасы вәкилләре хәстәрләсә, тәкәббер янкилар, үзеңне күреп сөйләшмичә, виза бирмиләр. Киттем Мәскәүгә, билгеләнгән көнгә-сәгатькә АКШ илчелегенә барып, чиратка бастым. Ерак юлга ике кулны селтәп чыгып...

Күңелеңә сәяхәт корты бер керсә, гел йөреп торасы килә икән ул. Америкага сәяхәт кылырга җыенабыз. Әмма виза алу шактый катлаулы булып чыкты. Европага визаны туристлык фирмасы вәкилләре хәстәрләсә, тәкәббер янкилар, үзеңне күреп сөйләшмичә, виза бирмиләр. Киттем Мәскәүгә, билгеләнгән көнгә-сәгатькә АКШ илчелегенә барып, чиратка бастым. Ерак юлга ике кулны селтәп чыгып китеп булмый, кулда юл кирәк-ярагы белән сумка. Актарып карадылар. Пыяла савыт, кисә-чәнчи торган әйбер (шул исәптән, энә-булавка да), фото-видеоаппаратура, планшет-ноутбук, электр үткәргеч җиһаз (телефон заряднигы), нинди дә булса сыекча белән керергә ярамый. Кая куйыйм, дигән сорауга да анык җавап юк. Пакетка төреп, урамдагы клумба эченә тыгып куйдым. Телефонны, кергәндә алып калып, чыкканда бирделәр.
Ашыкмый гына тикшерделәр, сораштылар. Күзләрне дә, бармак-учларны да фотога төшерделәр. Ике атнадан җавап килер, диделәр.
Вакыты җиткәч, киттек Мәс-кәүгә. «Ширәмәт» аэропортында безне туристлык фирмасы вәкиле каршы алды, кирәкле кәгазьләрне биреп, 43 кешене регистрация урынына кадәр озатты. Эстония, Швеция, Норвегия, Исландия, Гренландия, Канада өсләреннән очып, Нью-Йоркның Джон Кеннеди исемендәге аэропортына килеп төштек. Туристлык фирмасы вәкиле каршы алып, автобус белән шәһәрнең үзәк районы Манхэттендагы «Пенсильвания» кунакханәсенә алып китте.
Юлдан килгәнлектән, кайнар чәй эчәсе килә. Чәй эчмәсә, татарның башы авырта. Номерда чәйнек юк, үзебезнең сукайнаткычны тоташтырырга розеткасы безнеңчә түгел. Регистрациядән адаптер (переходник) сорап алдык. Әмма су бик озак җылына, чөнки Америкада көчәнеш 110 вольт кына.
Арып-талып, ятып йокладык. Ун сәгать буе самолетта утыру алҗыткан. Кунакханә кафесында ашап-эчтек. Иртәнге аш путевка бәясенә керә, калган вакытта һәркем үзенчә туена. Автобуска утырып шәһәр буйлап киттек. Гид Әнвәр, автобус йөртүче Пулат, русча чиста сөйләшәләр. Чырайларына караганда, Кавказ халкына охшаганнар.
Нью-Йоркта, рәсми мәгълүмат буенча, 8,4 млн. кеше яши. Чынлыкта күпкә артык икән, чөнки теркәлмичә яшәүчеләр күп. Биш район - Манхэттен, Бруклин, Бронкс, Куинс, Статен-Айленд. Кытайлылар, итальяннар, японнар, испаннар, руслар һ.б. бер тирәдә тупланыбрак яшиләр. Безне, бигрәк тә, Брайтон Бич районы кызыксындырды. Кемгә сүз катсаң да, русча җавап бирәләр, белдерү-реклама саф рус телендә. Бер кафега ашарга кердек. Меню - рус телендә, официантлар русча сөйләшәләр. Бик зур «Санкт-Петербург» кибете бар. Анысында да русча сөйләшәләр, бәяләр русча язылган, русча китаплар, газет-журналлар саталар. «Чайнатаун» яныннан үтешли андагы барлык язуларның да иероглифлардан гыйбарәт икәнен күрдек.
Нью-Йорк берничә утрауда урнашкан, материк өлеше дә бар. Су аркылы күперләр салынган, Маяковский шигыре буенча безгә иң мәгълүме - Бруклин күпере. Паромнар да йөри. Шуларның икесе һәр ярты сәгать саен ике утрау арасында йөреп тора: Ирек һәйкәле яныннан пассажирларны түләүсез йөртәләр.
Ирек һәйкәлен французлар бу ил халкына бүләк итеп ясап биргәннәр - Американың Англия бәйсезлегеннән котылу юлындагы көрәше Бөек Француз революциясе лозунгларына тәңгәл килгән өчен, янәсе. Әмма постаментын Америка үзе ясарга тиеш булган. Аның кадәр зур акчаны дәүләт тә, эшмәкәрләр дә чыгарып салырга ашыкмагач, тапкыр эшмәкәрләрнең берсе - зур тиражлы газет хуҗасы, белдерү урнаштырган: хәйрия биргән һәрбер кешенең исемен, биргән акчасының күләменә карамыйча, газет битендә басылып чыгачак, дип. Хәйлә бик уңышлы килеп чыккан. Кирәкле күләмдә акча җыелу гына түгел, газетның тиражы да бермә-бер арткан.
Кечкенә генә Кызыл Мәйдан да бар шәһәрдә. Бер йортның түбәсендә Ленин һәйкәле тора - шәһәр уртасында җир бик кыйммәт. Әлеге йорт хуҗасы ул һәйкәлне, Ельцин заманында бөтен әйберне акчага әйләндергәндә, Россиядән алып кайткан булган. БМО бинасын карап үттек, 193 илнең вәкилләре шушында халыкара мәсъәләләрне хәл итәләр. Җир мәйданы бик кыйммәт булса да, террорчылар шартлаткан Бөтендөнья сәүдә үзәге урынына башка бина төземәскә булганнар.
Өч кич Нью-Йоркта кунгач, Бостонга киттек. Шәһәрне карадык, Гарвард (Кэмбридж) университетында булдык. Лексингтон шәһәренә барып кундык. Салем шәһәрендә убырлар, күрәзәчеләр музеена кердек. Колонистларның беренче шәһәре Плимутта йөрдек. Нью-Йорк штатының үзәге булган Олбани шәһәрендә кунганнан соң, Ниагара шарлавыгына барып җиттек. Тау-таш арасыннан шаулап ага торган Ниагараны Кәҗә утравы (Goat Island) икегә аерган. Канада ягының киңлеге - 800 метр, су 51 метр биеклектән түбәнгә төшә. Америка ягы - 300 метр, анысында су 48 метр биеклектән ташлар өстенә төшә. Ул җирдә чәчрәгән су томанга охшап тора, ә гөрелтесе ерактан ишетелә.
Һәркемгә целлофан плащ бирделәр. Катерга кереп басып, шарлавык астына кадәр бардык. Суда батмас өчен махсус җайланмалар киеп, икенче ябык катерга кереп утырдык һәм икешәр метрлы дулкыннар арасына кердек. Рулевой катерны юри кисәк-кисәк боргалый, ул кап-
ланыр дәрәҗәгә җитә. Хатын-кыз чырыйлап кычкырыша, әмма берсе дә тизрәк ул мәхшәрдән чыгарга ашыкмый.
Арып-талып, кунакханәгә кереп ял иттек тә, иртән Вашингтон ягына кузгалдык. Тамак ачкач, берәр кафега кереп, ашап чыгабыз. Берсендә аш китерүче хатын-кыз, безнең үзара русча сөйләшкәнне ишеткәч, бик сөенеп безгә кушылды. «Мин - Советлар Союзыннан, Грузиядән. Монда унбиш ел яшим. Рус телен бик сагындым, инде оныта да башладым, монда сөйләшер кеше юк», ди.
Кичкә Вашингтонга барып җиттек. Пентагонны урап үттек, Потомак елгасы буйлап Арлингтон мемориаль зиратына килдек. АКШ президентларының берсе Авраам Линкольн мемориалын, Дж. Кеннеди мемориалын, аның каберен, Вьетнам, Корея сугышлары мемориалларын, Мәдәни үзәкне, каравыл алышынуын карадык.
Икенче көнне илчелекләр кварталы, шул исәптән, Россия илчелеге яныннан үттек, Ак Йорт янында басып тордык, Капитолий тирәсендә йөрдек, Милли картина галереясен, авиация-космонавтика музеен карадык.
Ун көндә тугыз штат аркылы үтеп, берничә мең чакрым җир йөрдек. Юллар искитмәле тигез, киң. Каршы килүче транспорт юк, юллар кисешми. Шәһәрләр эчендә генә түгел, юл кырыйларында да бер чүп тә юк. Европа илләрендә тәмәкене җиргә ташлыйлар, монда анысы да юк. Халыкның чырае борчулы түгел, кычкырып сөйләшәләр, кычкырып көләләр. Барысы да ачык чырай белән исәнләшәләр. Россиядән икәнне белгәч, «О-о-о, рашэн!», диеп елмаялар. Гади халыкның сәясәттә кайгысы юк шикелле. Бөтен дөньядан җыелган халыкның милләт аермасына да битараф икәне сизелеп тора.
Кибетләрдә ни теләсәң, шул бар. Бер үк кибеттә, кафеда ризык та, промышленность товарлары да. Һәрберсендә - түләүсез туалет. Кергәндә сумкаларны калдырып кермиләр, чыкканда тикшермиләр. Әмма бәяләр кыйммәт. Гади генә төшке
аш - 15-20 доллар (629-839 сум), ә сигарет 23 (965 сум) доллар
тора.
Илнең җирле халкы индеецлар 5 миллион чамасы, ягъни барлык халыкның 1,5 процентын тәшкил итә. 1924 елда аларны АКШ гражданнары итеп тану турында карар чыкканнан соң, ирекләре чикләнмәгән. Югары уку йортларында укыйлар, эшкә урнашалар. Әмма күпләре, бер гадәтләнгән тормышларын үзгәртергә теләмичә, резервацияләрдә яшәүләрен дәвам итәләр.
Кичке караңгыда гына яңадан Нью-Йоркка килеп кундык, иртән безне аэропортка илттеләр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: