Туган як

«Алтын балык»

Дәрес барышында дүртенче сыйныф укучылары «Алтын балык» әкиятен өйрәнделәр. Бу әсәрнең мәгънәсен ачыклап килүне укытучы өй эше итеп биреп җибәрде. Өстәвенә, ул әкият геройларының бүгенге көн кешеләре белән охшашлыгы турында да белеп килергә кушты. Өйгә кушып җибәргәнне эшли алуда икеләнгән балаларны: «Бу әкиятне укымаган кеше юк, әти-әниегез ярдәм итми калмас», – дип тынычландырды.

Мәктәптән ашыгып кайткан Бәхтикәй, ишектән килеп керүгә, әтисенә бер-бер артлы сорау яудыра башлады. Тумыштан бик кызыксынучан булып үскән бу малайның «Алтын балык» әкияте буенча шактый нәрсә беләсе килә иде.
– Әти, нишләп, ул әби, кер юарга, тагарак урынына, башта ук автомат сорамаган. 
– Дөрестән дә, улым, ник сормады икән? Менә, синең әбиең, авылдан күчеп килүгә, беренче эш итеп, миннән автомат кер юу машинасы сорады. Шундук алып бирдем. Кызы, ягъни әниең белән, чигенергә урын калдырмыйча, почмакка терәгәч, алмый кая барасың?!  
Алга таба бәләкәй Бәхтикәй бу әкиятне дәрестә зур игътибар белән тыңлаганын күрсәтте.
– Китаптагы рәсемдә күрдем, диңгез буенда яшәсә дә, ул әбинең торыр урыны булмаган, шуңа бабайдан коттедж сораган, – диде ул, күзләрен челт-челт йомып.
Әтисе малаеның  соравына җавап таба алмыйча, ни дияргә дә белмәде.
– Бәхтияр улым, үзем белән дә нәкъ шундый ук хәл булды, – диде ул, озак кына уйлап торгач. Әбиең авылдан күчеп килүгә: «Монда урын кысан, кияү, миңа аерым фатир алып бир», – дип сорады. 
– Син алып бирдеңме, ничә бүлмәле, күпмегә төште? – дип кызыксынды Бәхтикәй.
– Әбиең: «Сезнең белән бер фатирда миңа һава җитми», – дип әйткәч, алмый кая барасың. Ул әкияттә генә бабайга алтын балык ярдәм итә, миңа кем булышсын ди!? Әбиең аерым фатирда яшәсен өчен банктан кредит алдым, муеннан бурычка баттым, шуларны һаман түләп бетерә алмыйм. 
Бәхтикәй «Алтын балык» әкияте буенча үзенең бик белемле булуын күрсәтергә теләп, әтисенә чираттагы соравын яудырды:
– Әкияттәге ул әби бик усал булган, бабайдан әллә ниләр сорап,  аптыратып бетергән. Әтием, әйт әле, нәрсә җитмәгән ул карчыкка?
– Белмим шул, нәрсә җитмәгәндер аңа, – дип, малайның әтисе авыр итеп сулап куйды. Әллә кем буласы килгән ул карчыкның! Алпавыт хатынымы анда, патшабикәме тагын, һаман аз кебек тоелган, күрәсең, бик комсыз булган. Синең әбиең дә миңа тынгылык күрсәтми, яшь чагында авыл клубларында җырлап йөргән. Шуңа хәзер: «Кияү, давай, миңа атказанган исеме алып бир», – дип, сорамаса ярый дип, куркып торам. 
Шулчакны атасы белән улының дәрес әзерләвен ишетеп, кухняда, плитә тирәсендә кайнашкан әниләре килеп чыкты. Ул да бу әкиятне балачактан ук бик яхшы белә икән:
– Юкка  борчылма, сорамас, безнең әнинең атказанган исемнәре болай да җитәрлек, – дип, күзләреннән бер көлтә очкын чәчте Бәхтикәйнең әнисе. – Дәрес әзерләргә булышам дип, бала башы катырганчы, үзең турында уйла. Әкияттәге кебек, ярык тагарак янында калырга туры килмәгәе.
– Каласы юк, инде калдым кебек, кичә әниең: «Ялгыз яшәп ардым, яңадан сезнең янга кайтам», – дип шалтыратты.  Бу минем өчен ярык тагарак янында калудан да куркынычрак. Улым, шунысы кызык, әбиең авылда йорт саткан акчасын кая куйды икән? Әниең шул акчага елына ике тапкыр диңгез буен айкап кайтадыр дип шикләнәм. 
Бәхтикәйнең әнисе моны ишетүгә комач кебек кызарды һәм: «Плитәдә нидер яна бугай», – дип, тизрәк савыт-сабасы янына ашыкты.
Әти белән малай озак кына дәшмичә, уйга батып утырдылар. Ниһаять, Бәхтикәй башка чыдар әмәле калмыйча:
– Бу әкиятне тыңлагач, минем дә диңгезне күрәсем килә башлады. Әти, ничек уйлыйсың, әни бер мәртәбә булса да үзе белән диңгез буена алып барырмы икән? – дип кызыксынды.
– Белмим шул, улым, хәзер үзеннән сорап карарбыз, – диде малайның әтисе.
Шулчакны кухняда савыт-саба юып маташкан әниләренең кулыннан ялгыш ычкынып киткән тәлинкә, идәнгә төшеп, челпәрәмә килде. Ата белән улы бер-берсенә карашып куйдылар. Барысы да аңлашылды кебек. Бу тәлинкәнең ватылуы, бая гына биреләчәк сорауларына, алар өчен җавап булып яңгырады.
Илдар ХӘЙРУЛЛИН.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: