Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Аллергия ярдәм итте

Рәхәт, мин – чираттагы ялда әле. График буенча сентябрь аенда гына алырга тиеш булсам да, җитәкчем җәйнең иң матур чорында отпуск бирде дә куйды! Ә сәбәбе – аллергия. Юк, җәйгә дә, тупыл мамыгына да түгел, ә персикка, нектаринга һәм абрикоска.

Июнь аен үзегез беләсез: җиләк-җимешнең чыккан гына вакыты. Бер көнне минем хезмәттәшләр төшке аш вакытында абрикос белән персик алып керделәр. Алып керүләре бер хәл, шунда ук ашарга да керештеләр. Исе чыгуга минем бертуктаусыз күздән яшь ага башлады, борын тыгылды.Тегеләргә «ашамагыз», дип тә әйтү уңайсыз. Югыйсә, минем аллергик икәнне беләләр, ә хәлемә керүче юк. Менә утырабыз шулай: тегеләр шаярып-көлеп персик ашый, мин елыйм.
Шулвакыт җитәкчебез ниндидер йомыш белән бүлмәбезгә керде. Хезмәттәшләрем шым булдылар, ә минем күз яшьләре җитәкчедән куркып кына, тамудан туктамадылар, җитмәсә борын да мышкылдый башлады. Билгеле инде, җитәкчебез минем яныма туктап, елавымның сәбәбен сораштыра башлады. Мин хезмәттәшләрем ягына ымлап, «тегеләр абрикос ашыйлар»,  – дип ычкындырдым. Җитәкчем, бер сүз әйтми, генә чыгып китте. Ярты сәгать вакыт үттеме-юкмы, бу бер пакет персик, нектарин, абрикос күтәреп керде. Мин яшьрәк булгач, башкалар абрикос бирмәгәнгә елап утыра дип уйлап, бер туйганчы ашатырга теләп, шоферын базарга чыгарып, шулкадәр җиләк-җимеш алдырган. Мондый кешелекле җитәкчене тагын кайсыгыз күргәне бар? 
Рәхмәт әйтеп, пакетын кире кертеп бирдем үзенә. Ә ул миңа тагын бер яхшылык эшләде – отпуск бирде! Менә хәзер түшәмгә төкереп, ял итеп ятам. Чит илгә чыгарга кызыкмыйм, рәхәтләнеп бакчада эшлим, Камада су коенам. 
Әле бүген иртән тордым да, чәй тулы чынаягымны тотып, балконнан урамны күзәтәм. Әнә, ике пакет тоткан бер туташмы, ханыммы подъезддан чыкты. 
Үзе телефоннан сөйләшә, пакетының берсен чүп савытына томырды да, машинасына утырып, китеп тә барды. Артыннан ук чүп машинасы килеп, контейнерны бушатып та китте. Мин алдан ук шикләнгән идем, «теге хатын-кыз пакетын дөрес аттымы?» – икән дип, тәки ялгышмадым булып чыкты бит! Бераздан машинасы белән борылып килеп, чүп савыты янына ук тукталды. Ә контейнер буш!
Алга таба ни булыр дип, мин тамаша каравымны дәвам итәм: ахыры ни белән бетәр, кызык бит! Үземнең дә бер тапкыр өр-яңа туфли салынган пакетны буталып, чүпкә атканым бар! Минем кебек диваналар юк түгел икән дөньяда.
Иң кызыгы – әле алда! Хатын-кызның итәге кыска һәм тар, аяк киеме үкчәле. Чүп ташый торган машина биек, менә алырлык түгел. Ул йөртүчегә менәргә куша бугай, сүзләре ишетелми. Кечкенә сумкасыннан акча да чыгарып, тәкъдим итеп карады. Тик шофер, акчага кызыгып, чүптә казынасы итмәде. 
Китте шулай итеп, пакет Сарсаз-Бли авылына. Эчендә нәрсә булганын беләсе килеп, эчем кытыкланып калды.
Энҗе ГАЛИЕВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев