Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Алдан килеп җиткән

Сәгатьләр буе нотык тотуны өлге итеп алган күмәк хуҗалык рәисе бу юлы сүзне кыска тотты: – Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенә бер юллама бар, кемне җибәрәбез? Нинди фикерләр, тәкъдимнәр булыр?

Бу сүзнең асылына да төшенеп җитмәгән зал умарта күчедәй гөжләп алды. Бераз уйланып утырганнан соң, авылның бер хөрмәтле кешесе сүз алды.
 –  Мин үзем, шәхсән, Степан кандидатурасына тукталыр идем. Чөнки ул, – дип башлаган иде.
– Стоп! – рәис, кырт кисеп, аңа каршы төште. 
– Син кайсы Степанны әйтәсең? Бездә өчәү алар, барысы да – механизатор. Кушаматын әйтеп сөйлә. Үзең беләсең, авылыбыз зур, югыйсә, буталып бетүебез  ихтимал.
Сүз башлаган авылдашы, бик җитди төскә кереп, үзе дә сизмичә, кулын селти-селти сөйли башлады.
– Вәт шул, Көртлек Ычтапаныннан да кулай кеше юк. Эчми, тартмый, –диде чәнчә бармагын бөгеп. – Узган ел район сабанчылары конкурсында җиңеп, аякларын сузарга яткан бозау алган зат ич ул. Икенчедән, ярдәмчел. Һәр елны тәүгеләрдән булып, минем бәрәңге бакчасын сукалап чыга. Бушлай, әлбәттә, бер тиен дә алмый.
Озын буйлы, ябык йөзле, эре сөякле, иң башлары салынган рәис залга күз сирпеп алды да:
– Не пойдет! Ул комбайнчы бит. Борын төбендә урып-җыю. Тора салып кем инде аны Мәскәү кадәр Мәскәүгә чыгарып җибәрсен, ди. Күке мие эчмәгән бит әле. Беләсегез килсә, җинаять бу.
– Кәтүк түтине җибәрсәк ни булган? – диде кемдер арадан. – Барсын, шәһәр күреп кайтыр, ичмасам. Сурәте тиктомалга Мактау тактасына менеп кунакламагандыр бит!
– Бармый дигәч, бармый, – диде рәис, күзен дә йоммыйча. – Моның объектив сәбәпләренә тукталсак, мәсәлән, ипи-тозлык русчасы да юк. Кемдер аны озатып йөрергә тиеш була. Ә бездә андый штат каралмаган. Күреп торасыз, кылны кырыкка ярыр чак. Аннан соң терлекләрне җәйге лагерьларга күчерергә җыенып йөрибез. Ә ул – төп фигура...
Ләкин Кәтүк түтине җибәрергә теләүчеләр күбрәк икән шул. Бик озак бәхәсләшкәннән соң, рәис тагын сүз алды:
– Каршы килмәсәгез, мин клуб мөдире Саескан Микулаен тәкъдим итәр идем. Чүтеки муза училищесын тәмамлаган. Сүзгә дә кесәгә керә торганнардан түгел. Урысның үзен сатып җибәрергә может. 
– Бара-бара, – диештеләр залдан кайберәүләр.
Шунда берсе:
– Син, Микулай туган, анда баргач, зоопаркка да кереп чык инде, – дип, искәртеп тә куйды.
Уртача буйлы, киң җилкәле, аксыл ябык чыраена килешеп торган юка кылыч борынлы, юка иренле закон кешесенең дә әйтер сүзе бар икән. 
– Менә сез җибәрәсез, барсын дисез. Үзеннән сорадыгызмы соң? Күңелсез хәлләр килеп туа калса, кем җавап бирер? Мин, мәсәлән, үзем каршы, прокуратура юлын таптар хәлем юк.
Шуны гына көткән диярсең, тырпаеп торган кара чәчле, чикләвек сыман түгәрәк борынлы, елтыр күзле, буйга әллә ни калку булмаган Микулайның челтер тавышы ишетелде.
– Ни сөйлисез сез, авылдашлар!? Барысын да уйлый башласаң, яшәүнең кызыгы калмый. Шайтан таягына кайчан кырау тигәнен күргәнегез бар?
Аның күргәзмәгә Кәтүк түтине җибәрәсе килми, ә үзенең барасы килә иде шул...
Сөйләшү әле һаман да дәвам иткән булыр иде, әмма урамнан ишетелгән машина тавышы җыелышка нокта куйды. Фермага баручы «молоковоз» шоферы Көртлек Күчтәсе хатыны Начтукны алырга тукталган иде...
Икенче көнне рәис Микулайны ялындырып кына кабына торган матае белән тимер юл станциясенә илтеп куйдырды. Көне буе диярлек карасу-яшел күзлек пыялалары аша тирә-юньне күзәтеп барган Микулай башкалага килеп җиткәнен сизми дә калды. Тәүге эш итеп, такси чакыртты һәм иң затлы кунакханәләрнең берсеннән бүлмә ачкычы алды. Югыйсә, метро белән генә барса, күпкә очсызга төшкән булыр иде сәяхәте. Юк, аның үз принцибы. Авыз эченнән генә: «Үзем тапкан мал түгел, әткәйнеке җәл түгел», – дип бараз көйләп тә алды.
Бераз ял иткәч, авылдашларының гозере хәтеренә төшеп, зоопаркка юл алды ул. Халык төркеменә ияреп, тар гына сукмактан зур бер читлек янына килеп чыкты. Анда чып-чын аю тора. Шуны раслагандай, читлектәге җан иясе үкереп куйды. Микулай бер мизгелгә уйга калды. Шулчак Сочида булып үткән кышкы олимпия уеннары аның баш миен бораулап үтте. Талисман буларак, яшь Мишканы тамашачы ул вакытта зурлап озатты. Күз яше тамчыларына манчылмаган кеше калмагандыр, мөгаен. Бүген әнә  ул ничек үскән! 
Шундый уйларга төренгән Микулай, артка чигенгәндә, бер тимер кисәгенә килеп орынды. Борылып караса, читлектән башын тыгып торган маймылны абайлап алды. Шунда аның кыяфәте кемнедер хәтерләткән кебек булды.
– Бәй, Кәтүк түти, син авылда калган идең бит, кай арада миннән алда килеп җиттең әле? – дип ычкындырмасынмы.
Маймыл гаҗәпләнеп куйды, һәм, бераз сикергәләп алганнан соң, күзлеген маңгаена күтәрә төшеп, телен чыгарып күрсәтте. Бу аның Микулайны үчекләве иде.
Федор ЕРМАКОВ. 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев