Туган як

Аңлап бетермәгән

Закирны ничә ел йөргән кызы ташлады. Сәбәбен авыз эченнән генә нидер аңлатты да юкка чыкты. Кызның чиле-пешле сөйләменнән бары "минем бала табасым килә" дигәне генә аңлашылды. Сәбәбен уйлый-уйлый, Закирның башындагы тау битендә үскән кылган кебек сирәк чәчләре тагын да сирәгәйде. Талашу түгел, бер-берсенә авыр сүз дә әйтешкәннәре юк иде бит....

Закирны ничә ел йөргән кызы ташлады. Сәбәбен авыз эченнән генә нидер аңлатты да юкка чыкты. Кызның чиле-пешле сөйләменнән бары "минем бала табасым килә" дигәне генә аңлашылды.

Сәбәбен уйлый-уйлый, Закирның башындагы тау битендә үскән кылган кебек сирәк чәчләре тагын да сирәгәйде. Талашу түгел, бер-берсенә авыр сүз дә әйтешкәннәре юк иде бит. Кемнәр яки нәрсә керде икән арага? Алай гына түгел, яшьтәшләре дә ничектер кырын карый кебек. Кызганалармы соң...

Уйлап-уйлап та очына чыга алмаган иде, күрше Хәлимә карчык ниндидер үлән төнәтмәсе күтәреп кереп, аның нидән файда бирүе турында сөйли башлагач кына, башына барып җитте.

Авылдагы күпләр, сөт, ит ише азык-төлекне сатудан кергән табыш, аны җитештерүгә киткән чыгымны да каплый алмый башлагач, сыер асраудан туктаса да, күрше Хәлимә карчык: "Җаным чыкса гына сыерсыз калам,"- дип үҗәтләнә-үҗәтләнә малкаен асрады, әле дә асрый. Сыер да җан иясе бит, хатын-кыз кебек, даими ир назы теләмәсә дә, елга бер тапкыр үгез белән кавышмаса, сөт тә, бозау кыяфәтенә кертеп ит тә бирми.

Менә, Закирның күршесендәге сыер да үгез сорый башлаган. Сыерлары да бармак белән генә санарлык авылда, каян аласың инде аны? Агрофермада ясалма орлыкландыру белән шөгыльләнүче хатын да, бер атнага ял алып, каядыр китеп барган. Барыбер мал арасында йөри, бәлки рәтен беләдер, дип, Хәлимә карчык, күршесендә яшәүче, авылда "нәчәлник кисәге" булып йөрүче зооинженер Закирга зур үтенеч белән керә дә инде. Колхоз чорында, ясалма орлыкландыручы берәр сәбәп белән урынында булмаса, зооинженерлар аларны рәхәтләнеп алыштыра алса да, американнар үрнәгендә эшләргә тырышучы инвесторлар килгәч, бу хәл, нигездә, мөмкин түгел. Шуңа күрә дә Закир аны:

- Әби, минем вәкаләтләрем кечкенә. Кулымнан килмәс бу, - дип йомшак кына кире каккан иде. Хәлимә әби аны башкача аңлаган шул... "Вәкаләт" дигән сүзне ишеткәне дә булмаган әби аны "әкәлә" дип аңлаган һәм шул нәрсәсе бик кечкенә булганга, йомышны үти алмый, дип уйлаган. Һай, уйлап кына калса бер хәл иде, әби бер ахирәтенә сөйләгән. Анысы инде үзенең ахирәтенә... Шулай итеп, санаулы көннәрдә бу яңалык бөтен авыл халкына барып иреште. Шул исәптән, сөйгән яры Нурфиягә дә.

Ярар, яшьләр сөйләштеләр дә, аңлаштылар. Тик Закирнең кимчелекле булуы хакында әле авылда күп сөйләделәр. Аеруча җәен су коенганда, Закирның үзенә төбәлгән игътибарлы карашлардан җене чыкты. "Инвалид"лык ярлыгы Нурфия белән өйләнешеп, бер-бер артлы өч бала тапкач кына төшеп калды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: