Туган як

Акылга утырткан

(Булган хәл) Мин Башкортстанда туып-үстем. Безнең Юлдаш авылыннан ике чакрым ераклыкта урнашкан Яңа Аю авылында Әдүкәй исемле басу каравылчысы яши иде. Бәлки Әдүкәй дә булмагандыр, дөрес исемен кем белгән инде аның?! Усаллыгы, кансызлыгы белән тирә-якка даны чыккан кеше иде ул. Аралар ике генә чакрым булса да, икесе - ике колхоз....

(Булган хәл)
Мин Башкортстанда туып-үстем. Безнең Юлдаш авылыннан ике чакрым ераклыкта урнашкан Яңа Аю авылында Әдүкәй исемле басу каравылчысы яши иде. Бәлки Әдүкәй дә булмагандыр, дөрес исемен кем белгән инде аның?! Усаллыгы, кансызлыгы белән тирә-якка даны чыккан кеше иде ул. Аралар ике генә чакрым булса да, икесе - ике колхоз. Нишләптер, безнең Юлдаш авылы янына, Аю тавы башына (күрше авылга бара торган юл шуннан үтә, шуңа Аю тавы дип аталган да инде ул) күп вакытта борчак, кукуруз, кишер, чөгендер чәчәләр иде. Ә безгә - малайларга шул гына кирәк тә. Борчак ашарга, кукуруз чәкәненә, кишергә шунда барабыз. Әдүкәй агачлар арасында качып тора да, балачага менүгә, чыбыркысын болгый-болгый, атын чаптырып килеп тә җитә, бер-ике балага «эләктереп» тә ала. Бала-чага, чыр-чу килеп, агачлар арасына кача. Хәтта зурларга да, бер-ике хатын-кызга да эләктереп алган. Аның чыбыркысыннан бик күпләр курка иде.
Аюның председателенә дә барып караганнар. Ул да Әдүкәйне яклап: «Балаларыгызны җибәрмәгез, тыегыз, урлашмаган кешегә берәүгә дә тими ул», - дигән. Өенә барган кешене дә чыбыркы белән куып чыгара икән. Авылда чыбыркы эләкмәгән малай-шалай аз калгандыр. Эләгүчеләр арасында мин дә бар.
Бервакыт шулай Кирам абыйның малаена да эләккән. Кирам абый кызу канлылыгы белән аерылып тора иде. Атын җигеп, Әдүкәйнең «яратып» качып тора торган урынына киткән. Ул барып җиткәндә, Әдүкәй чыбыркысын болгый-болгый балалар куып йөри икән. Кирам абый сикереп торып арбага баскан да, атын камчылый-камчылый Әдүкәй артыннан чапкан, чыбыркысы белән берне эләктереп тә алган. Әдүкәй Аюга таба элдергән. Кирам абый аның артыннан. Кирам абый кулында үшән ат та биеп тора торган иде. Бу юлы да сер бирмәгән. Күрүчеләр сөйләвенчә: «Арбаның тәгәрмәче җиргә тигәндә - тия, тимәгәндә - юк. Арба бер яктан икенче якка сикерә, чайкала, диңгездәге давыл вакытындагы кораб сыман. Кирам абыйның өстендәге «кожанка»сы җилкәндәй кабарган, кулында чыбыркы уйный» икән. Ике чакрымлап араны чабып куып тоткан бит Әдүкәйне.
- Тагын бер генә балага яки Юлдаш кешесенә сугып кара, ишетим генә, өеңә барып җаныңны алам, - дип такмаклый-такмаклый чыбыркысы белән туйганчы ярган тегене.
Кирам абый чыбыркысының файдасы тиде, шуннан соң Әдүкәй басылды, качып торуын ташлады. Ерактан ук чыбыркы шартлатып куа башлады.Ул арада без агачлар арасына кереп качып өлгерә идек.
Мирзанур ШӘЙМОРЗИН.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: