Туган як

Ахирәткәй, тыңла әле

Юмореска

Әлү, Маһирә, ахирәткәем, подъезд каршындагы эскәмиядә көннәр буе ялгыз утырам, ни булды, ник күренмисең? Кичләрен телевизор карыйм да, андагы мәхшәрне күргәч, борчылып синең турыда уйлый башлыйм. Башыңны азрак эшләтеп ал әле, ике көн рәттән урамга чыкмаган кеше турында ни дияргә кирәк. Әле ярый, бер танышың очрап, сотовыеңны бирде.

Ярар, дөресен әйт, ник чыкмыйсың, нәрсә булды сиңа? Ничек, ничек? Бу арада борыным мышкылдап тора, ул-бу булмагае дип, урамга шуңа чыкмый торам дисеңме? И, и, Маһирә, врачлар теге кабахәт чирне шул борын мышкылтаудан башланып китә дип сөйлиләр бит. Соңгы ике көндә уйламаган нәрсәм калмады. Ялгыз торасың, беркемең дә юк, борчылырлык шул. Фатирың өч бүлмәле, чирләп китеп берәр хәл була калса, кемгә калыр ул, шул турыда уйларга кирәк, андый нәрсәнең башыма килгәне юк, әйтә алмыйм дисеңме? Җүләрләнмә, хәзер теге чирнең беренче билгесе күренгәч, ул турыда сөйләшергә вакыт җиткәндер дим.

Ахирәткәем, чит илдә яшәүче кызыңны исәпкә алмаганда, яныңда якын кешең юк. Чит кеше кулына калдырганчы фатирыңны минем исемгә язсаң, монысы иң дөресе булыр дим. Ни дисәң дә, синнән ике яшькә яшьрәк мин, шуңа андый уйның башыма килүе бер дә гаҗәп түгел. Юк, ахирәткәй, өметләнмә дә, борыным әлегә мышкылдамый, башым да авыртмый, градусым да юк. Шуңа фатирымны кемгә калдыру турында әлегә баш ватарга кирәкми. Ни әйтсәң дә, беренче каттагы бер бүлмәленең бәясе әллә ни кыйбат түгелдер дип уйлыйм.

Тик шулай да беркөнне кияүләрем кереп: «Безнең автокредит түлисебез бар, әби фатирыңны кемгә язасың?», – дип сорадылар инде. Ачуым чыгып: «Малайлар, ашыкмагыз, беркая да китәргә җыенмыйм, үз почмагымда ялгызым гына рәхәтләнеп яшим әле», – дип, куып чыгардым тегеләрне.

Ахирәткәй, турыдан әйткәнгә үпкәләмә, телевизор күрсәткәнчә, борының лышкылдый башлагач, яхшы нәрсә түгел инде ул. Уйларга да җитешмәссең, килеп алып китәрләр. Шуңа фатирыңны минем исемгә күчерүне кызулатыйк дим. Аннан иреңнән калган гараж белән машина турында да онытырга ярамый. Дөресен әйткәндә, еллар буе гараж эчендә торган ул машина күптән череп беткәндер, анысы кирәкми. Ә менә гараждагы базың, авылдан алып килгән бәрәңгене сакларга бик тә ярап торыр иде.

Карале, Маһирә, синең бакча җиреңдәге ике катлы будкаң бөтенләй башымнан чыккан. Әле дә хәтерлим, заманында ул будканы җиткергәндә ирең эшләгән урыныннан такта ташып, тырышып күрсәтте инде! Ел саен яз җитүгә ул алты сутыеңны кеше яллап казыткан буласың. Әгәр анысын да минем исемгә күчерсәң, кияүләрем андагы түтәлләрне күз ачып йомганчы актарып атарлар иде. Өстәвенә, шәп кенә мунчасы да бар иде кебек, шулаймы?

И-и, ахирәткәй, элек авылдагыча, каен себеркесе белән чабынып мунча керсәм, яшәреп китәр идем, иеме!? Маһирә, тагын шунысы да бар, синең чит илдәге кызыңны таза тормышта яши дип сөйлиләр, телевизор күрсәткәнчә, алар анда бакчада казынып, яшелчә үстереп азапланмыйлар икән. Дөньялар шулай буталып торганда, ул кызың әллә кайдан очып кайтып, синең иске йорттагы фатирыңны миннән дәгъвалап йөрмәстер дип уйлыйм. Башка мөлкәтең турында сүз боткасы ясап, әйтеп тә торасы юк.

Маһирәттәй, син бу хәлгә калгач, курыкмыйм, яшереп тормыйм, монда күченеп килгәннән бирле тормышыңнан көнләшеп яшәдем. Көнләшерлек шул, ирең зур урында эшләде. Фатирың да минекеннән күпкә зуррак булды. Пенсиягә тикле мең ярымга күбрәк алдың. Куркыта башлады, болай булгач эскәмиядә сер бүлешеп утырырга синнән башка якын кешем булмас инде. Белмим, авылдагы йортын ташлап берәр карчык күчеп килсә генә... Синең яныңа әлегә кермим, чынлап та теге афәт чирне эләктергән булсаң, ни дисәң дә шикләндерә. Йә, җебеп төшмә, берәр нәрсә уйлап табарбыз. Хәзер акчага теләсә нәрсә эшләп була, ахирәтем, без ул нотариус янына барып тормабыз, түләп үзен монда чакыртырбыз, шулаймы!?..

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: