Туган як

Агач үсентеләрен саклыйк!

Карлар эреп беткәч, мин яшәгән микрорайондагы шәһәр белән урман арасындагы корыган үлән белән түшәлгән кырга да җан керә башлады. Әле тегендә, әле монда агач үсентеләре яшәрә.

Болары – узган елгы уттан исән калганнары. Һәр елны шулай: кайсысыныңдыр кулы кычыта да, коры үләнгә ут төртә. Янгын сүндерү машинасы килеп җиткәнче, ут шактый мәйданны ялмап алырга өлгерә. Ярар, коры үләне жәл түгел, агачлар кызганыч. Ни генә булмасын, табигать кышкы йокыдан уянды, агачларның бөреләре шытты, яфрак ярды. Тик сүзем башка иде. 
Берничә ел элек, безнең йортта яшәүче берәү хатынга шушы басуда үсеп утырган наратны Яңа ел алдыннан ничек кисүе һәм, башкалар күзенә чалынмыйча гына, фатирына алып керүе турында сөйләгән. Моның әлләни авырлыгы юк икән, ләбаса: агачны кисеп, бер очы балконда калган бауның икенче очына бәйлисең  һәм акрын гына балконыңа тартып менгерәсең. 
Чыннан да, бәйрәм алдыннан йорттан ерак түгел генә үскән кыска буйлы наратны кискәннәр иде. Аскы өлешендәге бер ботагы исән калган. Көн дә тәрәзә аша шул наратка карап, аны бер канаты сынган җәрәхәтле кошка охшата идем. Ничектер, кышкы бер көндә, чаңгы белән үтеп барышлый, шул ботакны ябалдашына бәйләп куярга булдым. Файдасы тиде бит. Берничә ел наратны күзәтеп йөрдем. Теге «сыңар канат» үсә. Инде ул буй җиткән кызны хәтерләтә. Үткән-сүткәндә янында тукталып, үзе белән «сөйләшеп» алам. Тик тагын берәр «наян»ы кырга шырпы кабы тотып чыкмаса ярар иде  дип, һәр язны эчке борчылу хисе белән каршы алам.
Кешеләргә һәм табигатькә карата миһербанлы булыйк, балалар-оныкларны да шуңа өйрәтик.
Васил КАМАЛОВ.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: